Главные новости Казани
Казань
Декабрь
2024
1 2 3 4 5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

«Һөнәр» фестивале мичкәсенә «дегет» түгел, шулай да читтә калган дебютлар турында

0

Казанда «Һөнәр» бөтенроссия яшь режиссура фестивале старт ала. Фестивальдә шул ук Илгиз Зәйниев, шул ук Айдар Җаббаров һәм, бөтенроссия фестивале булгач, Россия шәһәрләреннән берничә коллектив: Чиләбе (5 декабрь, 18.00, Кариев театры), Псков (8 декабрь, 16.00, «Әкият»), Лысьва (4 декабрь, 19.00, Камал театры) һәм Туймазы театрлары. Минем өчен фестивальнең матур мизгеле – аның «Булат көне» белән башлануы, әйе, Кариев театры директоры Илнур Гайниев 3 декабрьне шулай дип атады. Чөнки ул көнне көндез Буа театры Тинчурин театры залында Булат Гатауллин куйган «Гөлҗамал» спектаклен күрсәтсә (13.00), кичен (18.30) Кариев театрында премьера (шул ук вакыт фестиваль ачылу тантанасы да) – Булат Гатауллинның, татар халык әкиятенә нигезләнеп, Ләйсән Фәизова инсценировкасы буенча куелган «Шайтан. Егет. Кыз» спектакле.

Фестиваль программасында, шулай ук, Лилия Нурельның Демидов утарында куелган «Табу» спектакле дә (5 декабрь, 20.00), Бөгелмә театрының «Женитьба»сы да (6 декабрь, 12.00, Тинчурин театры), Казан ТЮЗының «Барышня-крестьянка»сы (7 декабрь, 12.00, Камал театрының Кече залы). Чаллы курчак театры, традиция буенча, быел да Илгиз Зәйниев куйган спектакльне алып килә (4 декабрь, 16.00), гәрчә репертуарында башка спектакльләре булса да. Ә «Әкият» курчак театры үзе Наталья Егорованың «Кошкин дом» спектаклен тәкъдим иткән – афәрин, үз артисты куйган спектакльне күрсәтә (4 декабрь, 11.00).

Татарча спектакльләр әлеге дә баягы Илгиз Зәйниев (7 декабрь, 17.00 – Тинчуринда «Туган-тумача»), Айдар Җаббаров (5 декабрь, 14.00 – Камалда «Тукай Казанга кайткан») һәм Булат Гатауллин белән чикләнә. Илсур Казакбаевның Кариев театрында куелган «Куркак батыр»ы (Лилия Гыйбадуллина инсценировкасы) бар (8 декабрь, 18.30) икән. Шуның белән шул!

Ягъни быел, төрле сәбәпләр белән, республика театрлары фестиваль программасына аз кертелгән: кайсының үз кызыксынуы булмаса, кайсылары өчен Казанда сәхнә табылмаган булырга да мөмкин, һәм башкалар, һәм башкалар.

Афиша турында кыскача шулар. Программа директоры – театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов. Шуңа да катнашучы спектакльләрнең сыйфаты шик тудырмый, зарланып кайтып китәрлек түгелдер, дип ышанам.

Алга таба мин спектакльләрнең программада булганнары турында түгел, булмаганнар, әмма булырга мөмкин булганнар турында язам. Болар – нигездә, театрның үзе эчендәге дебютлар, шулай ук, режиссерлык тәҗрибәсе зур булмаган профессионаллар куйган спектакльләр. Димәк, «Һөнәр» яшь режиссура фестивале нигезләмәсенә 100 процент туры килгән спектакльләр.

Һәр дәүләт театрында баш режиссер, куючы режиссерлардан тыш, куючы актерлар бар. Баш режиссерлар театрны киләчәккә алып бара торган, аның концептуаль үсешен күрсәткән спектакльләр чыгарса (һәрхәлдә, шулай тиештер дип уйлыйм), куючы актерлар алдында, әлбәттә, андый максат тормый. Кайберләре яңа ел тамашаларыннан, интермедияләрдән башласа, икенче берәүләргә «Пушкин картасы»на күрсәтелә торган спектакльләрне яки зур булмаган бюджетка куелган халыкчан җиңел спектакльләр куюны тапшыралар. Куючы актер, беренчедән, аудиторияне тирән тоеп эшли – бу аның зур плюсы. Шуңа да ул куйган спектакльләр гадәттә уңышлы бара. Икенчедән, кую өчен дә, гонорарлар мәсьәләсендә дә зур бюджет соралмый.

Миңа калса, театр актерлары куйган спектакльләр «Һөнәр» фестиваленең нигезе була алыр иде. Алар фестивальнең шартларына туры килә – дебют спектакльләр. Әмма театрлар гадәттә аларны түгел, режиссер чакырып куйдырткан спектакльләрен фестивальгә тәкъдим итә. Ягъни, «двойной стандарт»: тамашачыга бер спектакль күрсәтелә, театр тәнкыйтьчеләренә – башкасы. Әлбәттә, зур фестивальләрдә күрсәтелә торган спектакльләр турында сүз бармый. Үзебездәге «яшь режиссура фестивале» режиссурага яңа басканнарга юл күрсәтүче була алмас идемени?

Фото: © Абдул Фархан

Камал театрында ГИТИС тәмамлаган Аскар Галимовның Гадел Кутуй әсәре мотивлары буенча куелган «Тапшырылмаган хатлар»ы чыкты. Әйе, спектакль журналистлар тарафыннан зур бәя алмады (театр тәнкыйтьчеләре бәясе бөтенләй күренмәде), ләкин бит ул тамашачыга тәкъдим ителә, һәм һәр тамашачыныэ үз зәвыгы. Ул фестиваль программасына керсә, татар әдәбияты буенча куелган спектакль турында тәнкыйтьчеләр фикерен ишетер идек. Миңа калса, бу – мөһим.

Фото: © Абдул Фархан

Тинчурин театрында Зөлфәт Закировның Фәтхи Бурнаш пьесасына нигезләнгән «Таһир-Зөһрә» спектакле бара. Театр аны «Пушкин картасы» буенча бөтен Татарстан буенча йөртеп чыкты бугай. Күпме яшь тамашачы күңелендә татар театрына, аерым алганда Тинчурин театрына, шушы «Таһир-Зөһрә» аша ярату бөреләнәчәк. Шушы спектакль аша профессиональ театр белән танышкан яшь кеше алга таба театрның даими тамашачысы булыр дигән ышаныч бар. Нәкъ менә яшьләр өчен нәкъ менә яшьләр телендә нәкъ менә яшьләр тарафыннан куелган менә дигән спектакль!

Чаллы театрында театр актрисасы Зөлфия Галиуллина Флорид Бүләков пьесасы буенча «Сөясеңме, сөймисеңме?» спектаклен чыгарды. Театр репертуарында Марсель Мөсәвиров чыгарган «Бик сагынсаң әгәр...» мюзиклы да бар. Театр җитәкчелеге татарның күренекле шәхесләрен күрсәткән «Хәл бу ки...» проекты спектакльләрен куюны да артистларына ышанып тапшыра. «Хәл бу ки...» проекты спектакльләренең берсе – Муса Җәлил иҗатына багышланганын карарга насыйп булды. Бөек шәхесебез турында аның бөеклеген танып һәм кешелеклелеген тоеп ясалган спектакль (драматург – Айгөл Әхмәтгалиева, режиссерлар – Чулпан Әскәрова, Энҗе Шиһапова).

Фото: © Татьяна Афонина, Әлмәт театрының матбугат үзәге

Әлмәт театрында Александр Далматов һәм Татарстанның атказанган артисты Динар Хөснетдинов Равил Сабыр романы буенча «Бер хыянәт тарихы» («Фәхрине үтереп ташладылар») киноспектаклен чыгарды. Миңа калса, бу киноспектакль – татар театрында яңа сүз. Аны ничек тә Казан тамашачысына китереп күрсәтү җае табылсын иде.

Динар Хөснетдинов (режиссер) белән Резеда Хәертдинова (драматург) «Киңәш кирәк» комедиясен чыгардылар. Үзенчәлекле интерактивлы җырлы-биюле комедия. Гади генә кебек, ниндидер глобаль проблемалар да күтәрми, әмма ихласлыгы белән алдыра. Тамашачы, спектакль персонажларына киңәш биреп, үзен спектакльнең әһәмиятле бер кисәге итеп тоя башлый, чын әгәр.

Әлмәт театры – гомумән, үз актерларына төрле проектлар белән үз көчләрен сынап карарга мөмкинлек бирүче театр. Аларның арт-пространство мәйданчыгында театр актерларының төрле жанрдагы әсәрләре булып тора. Мин аларны фестиваль өчен димим, чөнки алар – үз мәйданчыгы өчен көйләнгән кече форматлы әсәрләр. Әмма алар бар – иң мөһиме шул.

Фото: © Рәмис Нәҗмиев, Минзәлә театрының матбугат үзәге

Минзәлә театрында театрның директор урынбасары, профессиональ актер Ильяс Закиров куйган (үзе язган да) «Әни» мелодрамасы һәм Н.В. Гогольнең «Өйләнү» пьесасы буенча режиссер, артист һәм шоумен Марсель Мәхмүтов куйган «(с)Өйләнү» заманча комедиясе бар. Традицион куелыштагы «Әни» мелодрамасы традицион тамашачыны мышык-мышык елатырга сәләтле булса, «(с)Өйләнү» заманча комедиясе – яшьләрне театр дөньясына алып керү өчен менә дигән әсәр. Сәхнәдәге артистлар ритмына кушылып, дөньяны онытып карарлык инде менә – мин шулай карадым. «Һөнәр» фестиваленең бизәге булырлык иде кебек.

Түбән Кама татар дәүләт драма театры артисты Юрий Павлов та үз театрында спектакльләр чыгара. Хәзерге вакытта театр репертуарында аның Резеда Зарипова әкиятләре буенча куелган «Замана әкиятләре» нәниләр спектакле, «Камыр батыр» әкияте мотивлары буенча куелган «Әкияттә кунакта» спектакль-шоуы бар. Уйлый белә торган актердан алга таба кызыклы проектлар көтә алабыз.

Фото: © Рәмис Нәҗмиев, Әтнә театрының матбугат үзәге

Әтнә театры ГИТИС белән хезмәттәшлек итә – ел саен биредә ГИТИС чыгарылышы спектакльләр чыгара. Театр репертуарында, шулай ук, ГИТИС чыгарылышы Гөлназ Минкинаның диплом спектакле – Әмирхан Еникиның «Йөрәк сере» мелодрамасы да бар. Сүз уңаеннан, театр артисты Дамир Сидеев та ГИТИСта режиссерлык буенча белем ала. Әлегә репертуарда аның спектакльләре күренми.

Казанда коммерция проекты буларак туристлар өчен күрсәтелә торган бер спектакль бар. «Иске татар бистәсендә – Мәрҗани мәчетенә якын гына урында тирмә корып спектакль эшләдек. Мәрҗани исемендәге Тарих институты галимнәре белән киңәшеп сценарий яздым, 1 сәгатьлек «Зов предков. Мгновение Ашины» спектакле туды», – дип сөйләгән иде Камал театры артисты, педагог һәм хореограф Артур Шәйдуллин интервьюсында. Миңа калса, фестиваль өчен менә дигән проект иде.

Фото: © Владимир Васильев

Казан федераль университетның «Мизгел» татар театры Һади Такташның «Җир уллары» трагедиясен сәхнәләштерде. Театрның сәнгать җитәкчесе һәм спектакльнең режиссеры – Татарстанның атказанган артисты, Тинчурин театры актеры Илфак Хафизов. Миңа калса, бу – фестиваль өчен бик лаеклы әсәр булыр иде.

Республиканың театраль киңлекләрендә Тинчурин театрының баш режиссеры Туфан Имаметдинов кураторлыгында ГИТИСта укучы егетләрнең-кызларның эшләре күренмәве дә борчу тудыра. Алдагы елларда ГИТИС студентлары Камил Гатауллин белән Илнур Гарифуллин спектакльләре Тинчурин театрында күренгәләде күренгәләвен, хәзер күренмиләр.

ххх

«Һөнәр» яшь режиссурасына багышланган матбугат конференциясендә республикадагы дебют спектакльләренә кагылган соравымны бирдем. Биредә Нияз Игъламовның җавабын тәкъдим итәм:

Нияз Игъламов: «Монда аларның катнашмавының төрле сәбәпләр бар. Минемчә, кайсыларының сәнгать дәрәҗәсе һөнәргә кертү өчен җитенкерәми. Фестивальдә «Избиение младенцев» күрәсе килми. Чөнки кайберләрен килгән тәнкыйтьчеләр ташланып бетере ата, өметләрне өзә алалар. Аларның кайберләре әле фестивальләргә катнашырга әзер түгел, күбесе «җирле шатлык». Миңа калса, дебют спектакльләреннән иң кызыгы Тинчурин театрында чыккан «Таһир-Зөһрә» иде. Ләкин театр үзе фестивальгә тәкъдим итәр өчен «Туган-тумача»ны сайлады. Чөнки безнең шартлар буенча әле Илгиз Зәйниев та яшь режиссер санала. Театр шулай хәл иткәч, без каршы килмәдек».

хххх

Азактан искәртеп үтим: монда, мисал буларак, бары тик татар проектлары турында гына сүз алып бардым. Чөнки «Һөнәр» фестиваленең колачы киңәйсә дә, ул – татар театрында бара торган һәм кайчандыр татар телле спектакльләр белән башланган фестиваль иде. Башлангычына кайтсын, диюем түгел, әмма нигезен кызыклы татар спектакльләре тәшкил итсен иде. Дөресрәге, фестивальнең нигезен тәшкил итәрлек яхшы татар спектакльләре күп булсын иде.