Главные новости Казани
Казань
Ноябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

«Гашыйклар тавы»: Сәет белән Мөнирә (Ясминә) бергә матур картлык кичерә - ышанасызмы?

0

Салават Юзеевның «Гашыйклар тавы» фильмы Татарстан кинотеатрларына чыгачак. Ә прокат таныклыгы алгач та ул ил буенча күрсәтелер дип көтелә.

Фильм иң элек «Алтын мөнбәр» халыкара кинофестивальдә күрсәтелгән иде, ниһаять, премьерасы гаять тыйнак шартларда «Мир» кинотеатрында үтте.

«Гашыйклар тавы» – халык шагыйре Илдар Юзеевның иң популяр әсәрләренең берсе. Әлбәттә, аны популярлаштыруда театрның роле зур – әсәр Тинчурин һәм Чаллы театрларында уңышлы куелган. Быел гына аны Уфа «Нур» татар дәүләт театрында Айдар Җаббаров сәхнәләштерде.

Фильмның алтарихы болайрак. «Гашыйклар тавы» әсәре буенча нәфис фильм төшерү идеясе белән Миләүшә Айтуганова Салават Юзеевка чыга. Салават киносценарий яза. Фильм өчен «Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы буенча 4 млн 700 мең сум акча тәгеанләнә. Фильмның кастинглары 2023 елның җәендә башлана. Аннары Татарстан Хөкүмәте тарафыннан кинематографистларга кино төшерү өчен бирелә торган субсидиянең «Тулы метражлы нәфис фильм» номинациясендәге 2 млн. сум да тапшырыла. Ә инде 2024 елның башында фильмны төшереп бетерү өчен 50 млн. сум субсидия бирелә.

«Ун еллап Мәскәүдән кино төшерергә акча алганыбыз юк иде. «Гашыйклар тавы»на Россия субсидиясен алдык. Без Мәскәү партнерлары белән бергәләшеп эшләдек. Бу кино өлкәсендә 2023 елның бик яхшы нәтиҗәсе», – дигән иде «Татаркино» оешмасы директоры, кинопродюсер Миләүшә Айтуганова.

Фильм кастингыннан бер күренеш

Фото: © Рузилә Мөхәммәтова

Боларны кушып санасак, киноның бюджеты 56 млн 700 мең сум чыга. Бу бит әле Белоруссиягә барып төшерелгән сугыш күренешләре белән бергә.

Илдар абый Юзеевның рухы шат булсын, әсәре өчен дә, улы өчен дә сөенерлек - фильм әйбәт килеп чыккан.

«Гашыйклар тавы» әсәренең эчтәлегенә килгәндә, беренчедән, хатын-кыз мәхәббәтенең чиксезлеге, шушы мәхәббәтенә тугры булып яшәве булса, икенчедән, табигатьне саклау проблемасы калку итеп күрсәтелә, һәм, әлбәттә, туган якны сагыну, җирсү темасы калкып чыга. Болар барысы да тагын күп проблемалар белән төенләнеп, Илдар Юзеевның шагыйрәнә теле аша гаҗәеп бер әсәр барлыкка китергән.

Салават Юзеев – Илдар Юзеевның бердәнбер варисы. Шуңа да ул әсәргә курыкмыйча алынган һәм аның буенча, дөресрәге, аның мотивлары буенча үз фильмын төшергән. Әйе, фильмда Илдар абый сюжеты бик аз калган, сюжеты гына түгел, хәтта аның шигъри теле дә сүзсез ымнарга алыштырылып бетерелгән дияргә мөмкин.

Илдар Юзеев әсәрендә Мөнирә исемле яшь кыз бала Сәет исемле гармунчы һәм урманчы егеткә гашыйк була, үзе мәхәббәтен аңлата, матур мәхәббәт башлана, аларның матур мәхәббәтен сугыш аера. Яшь пар Гашыйклар тавында хушлаша, егет сугышка китә. Ул аннан авылга әйләнеп кайтмый, читтә үз тормышын кора. Авылда аның улы үсә... Авылга – Сәет белән Мөнирәнең улына Сәетнең амәнәтен – аның сагыну җырын журналист-язучы гына кайтарып җиткерә.

Салават Юзеевта бу темалар барысы да штрихлар, җиңелчә эскизлар белән бирелеп, алгы планга ата белән ул мөнәсәбәтләре чыккан. Салават фильмында бер генә төп герой бар – ул да булса, Сәетнең улы, ялгышмасам, геройның исеме Азамат. Әлеге персонажны Әлмәт театры артисты, Татарстанның халык артисты Рафик Таһиров башкара. Без бу геройның атасына булган битарафлагының төрле хисләр йомгагына әверелеп, нәфрәттән мәхәббәткә күчә баруын күрәбез. Белмим, Салаватка моның өчен нинди көчләр түгәргә туры килгәндер - актерның бер генә хәрәкәтендә һәм ымында да бер генә фальшь та юк. Мин аның башта әтисенә битарафлыгына да, аннары туган нәфрәтенә дә, ниһаять, аны гафу итүенә дә ышанам. Шушыны аңлау аңа көч бирә һәм ул әти-әнисен кушылдырган, аларга хәер-фатиха биргән Гашыйклар тавын якларга баса һәм саклап кала ала.

Салават Юзеев сюжетның күп өлешен кыска-кыска, өзек-өзек монологларга сыйдырган – юл буе атасы улына тормыш хатирәләрен сөйли – аклана хыянәтче ата.

Илдар Юзеев үз әсәрендә Мөнирә белән Сәетне кавыштырмый – аларның берсе мәхәббәтен көтә-көтә, икенчесе читтә үз дөньясын көтеп вафат булалар, Мөнирә белән Сәетнең улына әтиләренең соңгы әманәте булган җыр гына килеп ирешә.

Салават Юзеев әсәрендә улы атасын Таллыкүлгә алып кайта һәм әнисе белән очраштыра. Рус әкиятләрендәгечә «И я там был, мед-пиво пил, по усам текло, да в рот не попало» (»Туйларында мин дә булдым, бал эчтем, мыек кына чыланды») диясе генә кала ахырда. Шулай итеп, үлергә кайткан бабай яшьлек сөйгән яры белән тагын биш ел матур гомер кичерә. Бу юлы? татар әкиятен искә төшереп: «Үлoргә киткән түтекәй баеп кайта түгелме», диярсе килә.

Фильмнан соң булган фикер алышуда мин Салаватттан: «Финалын нигә шулай бетерергә уйладыгыз? Бу бабай бәхеткә лаек идеме?» дип сорадым.

«Әтинең әсәрендә алар үлә. Ә мин алар үләргә тиеш түгел дип хәл иттем. Тамашачы үзе өчен үзе хәл итсен – Сәет бәхеткә лаекмы, аның мондый финалга хакы бармы? Аны кичереп буламы? Мин ул кичерелергә лаек дип санадым. Без аны аңларга тиеш», дип җавап бирде Салават Юзеев.

Кичерелгән икән, кичерелгән инде, иң мөһиме, аны улы белән сөйгән яры Мөнирә кичергән бит... шулай да Салават героиняны Мөнирә дип атамаган, Ясминә дигән. Бу аның татар хатыны Мөнирәне аңлап бетерә алмавыннанмы икән әллә?.. Шуңа, әтисе белән күңеленнән бәхәскә кермәс өчен, Ясминәгә әйләндергән.

Хәер, болар барысы да икенче планда. Беренче планда, әйткәнемчә, Сәетнең әтисез үскән улы Азамат.

Сүз уңаеннан, Азамат – башкортта киң таралган исем. Бу авторның башкортларның Куштауны саклап калуларына нечкә ишарәдер һәм, әлбәттә, хөрмәте билгесе дип аңлыйм.

Азаматның әтисен эзләп табарга алынуы да бик халыкчан хәл ителгән – хатыны кушуы буенча күрәзәчегә бара да, ул аңа атасын эзләп табарга куша. Моңарчы әтисенең исәнлеге ике ятып бер төшенә кермәгән ир уртасы кеше аны эзләп китә. Каян белә ул аның кайда яшәвен, кайдан таба адресларын – киносценарий авторы (Салават Юзеев үзе) аларны аңлатып мәшәкатьләнми. Азамат машинага утыра да чыгып китә, чыгып китә дә ниндидер бер шәһәрдәге картлар йортына барып төшә, барып төшә дә әтисен күрсәтәләр. Әтисе «Таллыкүлгә алып кайт», дигәч, хатыны да шундый киңәш биргәч, алып кайта ди китә. Болар барысы да прологтыр инде, фильмның иңмәгънәви өлеге - ата белән улның мөнәсәбәтләре шушы юлда башлана. Юлда Азамат атасын ташлап та калдыра, аннары кабат борылып килеп ала. Шул ук алымны ата да куллана – улын калдырып, рульгә утырып әйләнеп килә. Ә инде юлда бер машинаның һәлакәткә очрап әйләнеп капланганын күрүләре һәм аның эченнән хатын-кызны тартып чыгарып «Ашыгыч ярдәм» табипларына тапшырулары аларны берләштерә, Азаматның тормышка карашын үзгәртә – ул инде үзенең дә уллары белән булган аңлашылмаучанлыкларын атасына сөйли алырлык кешегә әйләнә. Салават киносценарий авторы буларак бу очракта атадан улга ниндидер зирәк акыллы киңәшләр уйлап тапмаган – аларның тәгаен дуслашырга тиешлеген генә әйттергән.

Шулай итеп Мөнирәнең гомере финалында бүләк булып хыянәтче Сәет кайтып төшә, Азамат ни сәбәпләдер талашкан уллары белән дуслаша. Хэппи-энд, бар да бәхетле. Әйе, тауны саклап калалар.

Булат Гатауллин һәм Эльза Кәримова. Оператор – Карлос Оливейра

Фото: © «Татаркино»ның матбугат үзәге

Фильмның зур уңышы – оператор эше. Кинооператор – Казан дәүләт мәдәният институтында Салават Юзеев остаханәсендә белем алган Ангола егете Карлос Оливейра. Сүз уңаеннан, ул Әлмәт театры чыгарган «Фәхрине үтереп ташладылар» киноспектакленең кино өлешен дә төшергән иде. Хәзерге вакытта инде ул укуын тәмамлап Африкага кайтып киткән. Талантлы егет Ангола кинематографиясен үстерәдер. Киләчәктә без аның фильмнарын «Алтын мөнбәр» фестивалендә күрербез дип өметләнәм. Бу гаҗәеп талантлы егет Татарстан кинематографиясендә якты эз калдырып үз дөньясына китеп югалды булып чыга. Эх, безнең оператор егетләргә аңа җитәргә ерак әле!

Артистлар турында берничә сүз. Кино өчен 50 миллион сум алынган көннәрдә бер рольгә Сергей Шакуровны чакыру уе да бар дигәннәр иде. Карт Сәет роле булгандыр инде, күрәсең. Әмма без бу рольдә иң кинематографик актерларыбызның берсе – Камал театры актеры, Татарстанның халык артисты Илдус Әхмәтҗановны күрдек. Яшь Сәет – Кариев театры йолдызы Булат Гатауллин. Салават Юзеев Сәет персонажын Илдар абый язганга караганда юньсезрәк итеп тасвирласа да, бу рольгә эчендә пычрагы булмаган, чиста күңелле артистларны сайлаган. Булат Гатауллинның һәм Илдус абый Әхмәтҗановның ихлас күзләре тамашачыдан аны гафу иттерәчәк. Мөнирә, ай, гафу, Ясминә роленә тамашачыга таныш түгел артистлар билгеләнгән. Эпизод булып кына күренгән карт Ясминә дә таныш түгел, яшь Ясминә дә студент кыз – Казан театр училищесында Низамиевлар курсында укучысы кыз бала – Эльза Кәримова.

Бераз читкә китеп, премьерада тамаша залында сорау өстенә сорау, реплика арты реплика әйтеп утырган актив ханым Эльзаның әнисе булып чыкты. Ханымның колагына гына киңәш бирәсем килә: талантлы балагызга ачылырга комачауламагыз, зинһар, күп сөйләшмичә аның уңышына эчтән генә сөенеп утырсагыз дөресрәк булыр кебек.

Әлбәттә, бу минем проблемадыр – күптән түгел генә «Нур» татар дәүләт драма театрында «Гашыйклар тавы»ның Айдар Җаббаров куйган вариантын карап кайткан идем – андагы яшь Сәет белән яшь Мөнирә күңелдән китми. Андагы Мөнирә искиткеч терекөмештәй тере кызчык иде һәм әлбәттә, анда яшьләр алгы планда иде. Биредә режиссер яшь парны икенче планга күчергән.

«Нур» театры спектакленнән күренеш. Алгы планда – Сәет белән Мөнирә яшьлеге. Арткы планда – карт Сәет һәм карт Мөнирә

Фото: © Рузилә Мөхәммәтова

Илдар Хәйруллинның эпизодик ролен әйтми кала алмыйм – мастерның нәни генә эпизоды да артистларга мастер-класс инде. Илдар абый татар кинематографиясендә үз йөзен «әчтер-печтер» сериалларга сатып тиражлап бетермәгән, үз югарылыгында калган, үз бәясен белеп иҗат итүче гаҗәеп кинематографик йөзле актер.

Язманы Салават Юзеевка мактау сүзләре белән тәмамлыйсым килә. Минемчә, бу – аның беренче чын милли фильмы. Кинорежиссер фильмын татар менталитетын тирән тоеп төшергән. Әлбәттә, бу, беренчедән, фильм нигезендә халык шагыйре Илдар Юзеев әсәре ятуы булса, икенчедән, генераль продюсеры Миләүшә Айтуганова булудан да киләдер. Руслар «Звезды сошлись» дияр иде, мин татарча итеп «Фәрештәләрнең «Амин» дигән сәгатенә туры килгән» дия алам. Шушы татар менталитетын тоелган әсәр хакына киносценарийдагы аңлаешсыз урыннарына күз йомып, барыгызны да бу фильмны карарга чакырам.

Азактан әсәр тарихын бирергә рөхсәт итегез. Чөнки премьераны караганнан соң ишетелгән репликалар фильм нигезендә яткан әсәрнең барлык тамашачыга да таныш булмавын күрсәтте. Илдар Юзеевның биштомлыгының II томында «Гашыйклар тавы»ның язылу тарихын Илдар абый болай аңлата: «1977 елның сентябрь аенда без Туфан Миңнуллин белән бергә, шәһәр советының чакыруын кабул итеп, Кемерово өлкәсенең Юрга каласында булган идек. Анда безне Хәнәфи ага каршылады... Җыр ансамблендәге яшьләр белән таныштык... Кайтышлый, әти-әниләрнең хәлен белергә, үзебезнең Яңавылга да кердем. Әсәрнең башы шушы күренешләрне документаль төгәллек белән күрсәтә.

Гашыйклар тавы – ул безнең Ямадыга якын гына урнашкан, ерактан ук күренеп торган Йөгәмеш тавы. Аның кыр үрдәген атып казанга салган аучы турындагы риваяте бар. Әсәрнең нигезенә шушы легенда алынды.

Татарстан Язучылар берлеге идарәсендә эшләгәндә, минем кабинетка өлкән яшьтәге бер ханым килде һәм үзенең фаҗигале хәлен сөйләде. Ул яраткан иренең сугыштан кайтуын бик озак көткән, үлем хәбәре килгәннән соң да көткән... Инде өметен өзгәч кенә, читтән кайткан авылдашы аның иренең исәнлеген, икенче бер хатын белән яшәп ятуын, ярты гәүдәсенең хәрәкәтләнмәвен әйткән. Үз гаиләсенә кайтмавын хатынына бәла булырга теләмәвеннән дип аңлаткан. Шундый хәлгә калган хатын, нишләргә дип, миннән ярдәм сорый...

Әсәрне язарга этәргән тагын бер вакыйга. Балтач районына таба барганда, дулкынланып үскән арыш басуына карап, икенче бер апа турында сөйләделәр. Авылны күчергәннәр, күпме генә тырышсалар да, бер апаны урыныннан кузгата алмаганнар. «Сугыштан кайтмый калган ирем кайтыр да мине таба алмый йөрер», – дип көтә дә көтә, күчеп китергә теләми икән. Шунда берүзе яшәп соңгы сулышын алгач кына бу җирләрне дә сөреп, арыш чәчкәннәр икән».

Фильм Гашыйклар тавына күтәрелүче бүгенге яшьләр белән тәмамлана

Фото: © Рузилә Мөхәммәтова