Главные новости Казани
Казань
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30
31

БРИКСта чәкчәк белән кунаклар каршылаган Урмай кызы Рәзилә: «Лукашенко көлдереп тә алды»

0

«Иң истә калганы – Африка Президентының берничә тапкыр: «Бик матур кызлар!» – дип әйтүе иде»

– Рәзилә, Президентлар чәкчәкне авыз иткәндә үзеңә карата игътибар сиздеңме, һәм алар мактау сүзләре әйттеме? Нәрсә әйткәннәре истә калды?

– Игътибар булды, әлбәттә. Минемчә, кыяфәтебезгә дә һәм милли киемнәребезгә дә игътибар иткәннәрдер. Милли киемнәребез бик матур, якты төсләрдә иде. Төрле илләрнең лидерлары комплиментлар ясады, бик шат булдык. Иң истә калганы – Көньяк Африка Республикасы Президенты Сирил Рамафосаның безгә берничә тапкыр инглиз телендә: «Бик матур кызлар!» – дип әйтүе иде.

Көньяк Африка Республикасы Президенты Сирил Рамафоса белән

Фото: Татарстан Рәисе матбугат хезмәте, tatarstan.ru

– Димәк, син берничә тел беләсең?

– Татар, рус һәм инглиз телләрен беләм. Җитәкчеләр, сөйләшкәндә, барыбыз да аңлый торган сүзләр кулланды. Аларны хәтта инглиз телендә сөйләшә белмәгәннәр дә аңлар иде кебек. Аларны аңлавы бик җиңел булды.

– Илебез Президенты Владимир Владимировичны да сез каршы алдыгызмы әллә?

– Юк, аны беребез дә каршы алмады.

Эфиопиянең Премьер-министры Абий Әхмәд белән

Фото: Татарстан Рәисе матбугат хезмәте, tatarstan.ru

– Төрле илләрнең җитәкчеләрен күргәч, бәлки, аларның илләренә барырга теләгең тугандыр?

– Бөтен илгә дә барасы, күрәсе килә. Әмма иң зур теләгем – Азәрбайҗанны күрү. Азәрбайҗаннарның мәдәниятләре кызыклы, матур, үзенчәлекле. Җырлары, биюләре сакланган, милли колоритлары җәлеп итеп тора. Аллаһы Тәгалә насыйп итсә, Азәрбайҗан якларына барып карыйсы килә.

– Модель буларак, сезгә нәрсә эшләргә рөхсәт ителде? Эмоцияләрне тыярга куштылармы? Әзерлек эшләре булмый калмагандыр.

– Әйе, безне җентекләп өйрәттеләр. Мондый җаваплы чараларда катнашканыбыз бар иде – без инде сыналган идек. Гадәттә, рәсми чараларга тәҗрибәсе күп булган кешеләрне чакыралар. Без чәкчәк, каравай белән бик күп чараларда кунакларны каршы алганыбыз булды. Беренче тапкыр гына катнашуыбыз түгел: «Киләчәк уеннары» («Игры будущего») – цифрлы технологияләр, киберспорт һәм классик спортны берләштергән яңа турнир, «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit» кебек дөньякүләм чараларда да катнаштык. Әмма БРИКС саммиты – иң күләмлесе иде. Казанга килгән Президентларны беренче тапкыр якыннан күрүем һәм каршы алуым булды. Катнашыр алдыннан җитәкчеләребез безгә һәрчак барлык нечкәлекләрне аңлата.

Эмоцияләргә килгәндә, үзеңнең бик тә кызыксынганыңны күрсәтү кабул ителмәгән. Әлбәттә, алар – зур кешеләр, аларны күрү – безнең өчен зур мәртәбә. Әмма аларга күзләрне тутырып, зурайтып карамыйбыз – бу гадәти этикет нормалары. Тыныч кына, тыйнак кына булдык. Мәсәлән, Беларусь Президенты Александр Лукашенко кызык сүзләр сөйләде, көлдереп тә алды – бу вакытта стенага караган кебек басып торып булмый, аның сөйләгәненә карата тыйнак кына итеп без дә елмайдык, кунакчыллыкны белгерттек. Кайсы вакытта нәрсә яраганлыгын-ярамаганлыгын сизәргә, тоярга кирәк.

«Көне-төне эшләдек...»

– Чәкчәк турында сорамыйча кала алмыйм. Кайбер җитәкчеләр, мәсәлән, Һиндстанның Премьер-министры Нарендра Моди чәкчәктән дә, икмәктән дә авыз итмәде. Аннан соң да башка Президентлар килә торды. Бу очракта сезгә чәкчәкне алмаштырып тордылармы?

– Әйе, әлбәттә, һәр илнең җитәкчесе килгән саен яңа чәкчәк чыгардылар. Җитәкчеләр аны кабып карамасалар да, яңа чәкчәк чыгара иделәр.

Мисыр Президенты Абделфәттах Сәид Хөсәен Хәлил Әс-Сисси белән

Фото: Татарстан Рәисе матбугат хезмәте, tatarstan.ru

– Чәкчәкне тәкъдим итү татар халкының бер йоласы элементы буларак булдымы, бу моментларны аңлату булдымы сезгә?

– Шәхсән мин чәкчәкнең татар халкының милли ризыгы булуын, аны кунакларны каршы алганда тәкъдим ителүен болай да белә идем. Ул безнең каныбызга сеңгән дип әйтә алам, чәкчәк белән каршы алуны беренче генә күрүебез түгел. Китаплардагы рәсемнәрдән, фото һәм видеолардан бик күп күргәнем булды.

– Эш режимы нинди иде? Иртә таңнан да, төнлә дә килгән җитәкчеләр булды. Нинди шартларда эшләдегез?

– Мин 3 көн эшләдем. Күп дигәндә, 5 сәгать кенә йоклаганмындыр. Төп составта 6 кыз иде. Без каршы алганда тагын кем дә булса килә калса, аларны да каршы алыр өчен әзер торган кызлар бар иде. Алар запаста булды. Без, төп составтагы кызлар, көне-төне эшләдек. Иртәнге 4.00 сәгатьтән торып китә идек, төнге 01.00-02.00 сәгатькә кадәр эшли идек. Кайтып, өс киемнәрне алмаштырырга гына вакыт кала иде, дөресен әйткәндә.

Костюмнарыбыз тыгыз тукымадан, җылы иде. Эчтән юка курткалар да кидек, урамда басып торганда туңмадык. Колакларыбыз гына бераз өшеде.

Җитәкчеләр килмәгән вакытта ял итеп тордык. Аэропорт эчендә көттек. Вакыт килеп җиткәч, әйтә иделәр дә, һәм без әзер булып тора идек.

Иран Республикасы Президенты Мәсуд Пезешкиан белән

Фото: Татарстан Рәисе матбугат хезмәте, tatarstan.ru

– Белүемчә, сез барыгыз да «Мисс Татарстана» конкурсында катнашкан кызлар. Барыгыз да җиңү яулаган идеме анда?

– Әйе, без барыбыз да – әлеге конкурста төрле елларда катнашкан кызлар. Кайберләребез финалист, кайберләребез номинациядә җиңү яулаган яки җиңүче. Мәсәлән, мин 2017 елда катнашып, финалга чыккан идем. Һәм безне шундый чараларга алга таба да чакырып торалар. Ни өчен нәкъ безне сайлап алдылар дигәндә, безнең тәҗрибәбез күп җыелган һәм үзебезне җаваплы яктан күрсәтә алганбыздыр дип уйлыйм. Җитәкчеләребез безнең ничек эшләгәнне күрә, белә. Алар кызларны үзләре сайлап ала.

– Модельләрнең билгеле бер стандартлары була дип беләм.

– Кунакларны без – 3 кыз каршы алдык, безнең буйларыбыз да бер чамада иде. Беребез озын, беребез кыска буйлы түгел. Мәсәлән, мин буем – 1,74 м. Өстәвенә, барыбыз да бертөрле үкчәле аяк киемендә идек.

– Сезнең хезмәтегез бәяләнгәндер бит?

– Әлбәттә, бәяләнә. Барлык эшләгән кешегә хезмәт хакын түлиләр.

Фото: Татарстан Рәисе матбугат хезмәте, tatarstan.ru

«БРИКСның йөзе – чәкчәк булды»

– Рәзилә, сине туры трансляциядән видеолардан, ә аннары фотолардан күреп, сокланып тордык. БРИКСның йөзе булдым, дип әйтә аласыңмы?

– БРИКСның йөзе дип, чәкчәкне әйтә алам. Ә мин аны тотып тордым, миңа бәхет елмайды (елмая).

– «Мисс Татарстана»мы яки дөнья күләмендәге Президентларны каршы алу шәбрәкме, ничек уйлыйсың?

– Миңа калса, икесе дә бик шәп. Әмма БРИКС саммиты кебек чарада катнашу кызыклырак.

Фото: Рәзилә Серенееваның шәхси архивыннан

«Югары үрләргә ирешүдә Фәрит абый Гыйбатдиновның өлеше дә бар»

– Син тумышың белән Чувашиядән, Урмай кызы. Матурлык өлкәсенә ничек кереп киттең: Чувашиядә модельләрне әзерләү мәктәбе бармы?

– Безнең якта модельләр әзерләү мәктәбе юк. Үз-үзеңне ничек күрсәтергә, сәхнәдә ничек тотарга һ.б. – боларның барысына да Фәрит абый Гыйбатдиновның ансамблендә өйрәндем. Безне Фәрит абый кеше белән сөйләшү, үз-үзеңне тоту һәм башка серләргә өйрәтә иде. Мин аның ансамблендә кечкенәдән үк солист буларак чыгыш ясый идем. Монда аның өлеше дә бар, рәхмәтлемен, урыны җәннәттә булсын!

Фәрит Гыйбатдинов белән

Фото: Рәзилә Серенееваның шәхси архивыннан

«Мисс Татарстан» конкурсына инде соңрак – Казанга укырга килгәч, үземне сынап карыйм дип, барып карарга булдым. Үземнең кызыксынуым иде ул. Мин Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен тәмамладым, хәзерге вакытта балалар музыка мәктәбендә татар фольклоры укытучысы булып эшлим. Балаларга вокал, татар халык уен кораллары, ансамбль юнәлешләрендә укытам.

Фото: © Рәзилә Серенееваның шәхси архивыннан

– «Татар кызы» конкурсы да халыкара дәрәҗәдә үтә. Анда катнашмадыңмы, бәлки катнашырга теләгең бардыр?

– Минем анда катнашканым булды. 2019 еллар иде микән ул, төгәл хәтерләмим. «Татар кызы»нда да катнашу ошады, шулай ук, бик кызыклы конкурс.

Фото: © Рәзилә Серенееваның шәхси архивыннан