Главные новости Казани
Казань
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27
28
29
30
31

«Закуан абый Нуретдинов, милләтебез горурлыгы булып, тарихта калыр»

0

Өлкән кешенең җаны мәңгелеккә күчүе табигый булса да, Закуан абыйның арабыздан китүенә күңел әле ышанып бетми. Күп кенә үзләрен журналистика белән бәйләүчеләрнең балачак хыялы, максатлары, дулкынлану, канатланулары, олы юлга аяк басулары Закуан абый ярдәме белән гамәлгә ашырылды. Милләт өчен дип күтәрелеп зур эшләр башкару, алга бару, олы җиңүләр яулауны чордашлары аның исеме белән бәйли. Бик актив, тынгысыз, идеяләргә бай, таләпчән кеше иде ул. Бер максатка ирешү белән үзенә һәм хезмәттәшләре алдына икенчесен әзерләп куя һәм аны гамәлгә ашыруның әллә нинди юлларын таба иде. Һәм менә шушы кешенең тын гына арабыздан китеп баруын табигый хәл дип кабул итеп буламы соң?

Закуан Фәттах улы Нуретдинов 1937 елның 2 февралендә туган. Ул әти-әнисен хәтерләми: малай 2 яшендә чакта әтисе Фин сугышында һәлак була, әнисе икенче кешегә кияүгә чыгу сәбәпле, әби-бабасында тәрбияләнә. Шуңа да карамастан, Казан университетының журналистика факультетына укырга керә. Татарстан, Башкорстан, Удмуртия басмаларында эшли.

Удмуртиянең Татар иҗтимагый үзәге җитәкчесе Мәсгут Гаратуев аны татар газетасы чыгара башларга «котырта». Беренче номер «Яңарыш» фронтта чыккан «боевой листок» рәвешендә генә була – 2 битле соры кәгазь, ә шунда кул белән язылган «Уян, татар!», «Яңарыш юл ача!» сүзләре була. 2000 тиражлы бу басманың гомере озын булып чыга. 1991 елда «Яңарыш» газетасы чыга башлый. Шул чорда ачылган 21 татар газетасының хәзер 5се генә исән, калганнары инде юкка чыккан…

Зәкуан Нуретдиновның хатыны Венера ханым берничә ел элек вафат булды. Аларның уллары һәм кызлары бар иде. Уллары Рөстәм дә инде вафат. Зәкуан ага гомеренең соңгы елларында улының улы тәрбиясендә булды.

Аның, бармагы белән ишарәләп: «Журналист кеше башка кешеләрдән 3 адым алда барырга тиеш», «Җитәкченең эше әллә кайдан ялтырап, «Минем кебек эшлә!» дип әйтеп торсын!», «Чын журналист, ишектән кертмәсәләр, тәрәзәдән керә», «Журналистның тәүлеге – 25 сәгатьтән тора», – дип бик еш кабатлавы әле бүгенгедәй күз алдымда. Менә шундый кисәтүләрдән соң «Булмады» яки «Җитешмәдем» дип әйтеп кара син! Вакытны, эшне алдан планлаштырырга да, кирәк чакта усал, үткен булырга да, тәнкыйть сүзен курыкмыйча әйтергә дә өйрәтте ул безне.

Редакциядә. Сулдан уңга – Рәмзия Габбасова, Гыймран Сафин, Закуан Нуретдинов, Эльмира Нигъмәтҗан.

Фото: © «Яңарыш» редакциясе

Күптән түгел редакциядә эш кәгазьләрен тәртипкә китергәндә, Закуан абыйның кулы белән язылган бер язмага тап булдым. Берәр мәкаләсеме, дип карасам, план сыман үз алдына билгеләп куйган эш нигезе булып чыкты. Кешенең холкы язуында чагыла, дип, юкка гына әйтмиләр, күрәсең, шактый вакыт үткәнлектән кәгазе саргаеп бетсә дә, тип-тигез, матур, ачык итеп язылган почерк, Закуан абыйның үз-үзенә нык ышанганлыгын, төгәллеген, ачык һәм тәвәккәл эш итә белә торган кеше икәнен күрсәтеп тора сыман. Кулъязманың беренче юлына «Яңарыш» газетасының милли басма буларак кыйбласын саклау өчен нәрсә эшләргә?» дип язып куйган ул. 2000 елда язылган булса да, бүген дә һәр матбугат чарасын борчыган сорау бу. Шуңа да әлеге кулъязманың бер сүзен дә төшереп калдырмыйча, үзгәртмичә бирергә булдым.

«Яңарыш» газетасының милли басма буларак кыйбласын саклау өчен нәрсә эшләргә?»

*Һәр журналист үзенә йөкләнгән тематика буенча (полоса) планын төзеп, ул редколлегия җитәкчелек тарафыннан хуплау табарга тиеш.

*Ил, республикада барган үзгәрешләр турында язмалар әзерләгәндә, беренче чиратта татар милләтенең киләчәге күз уңында тотылырга, шушы фикер киң катлам укучыларда кызыксыну уятырга тиеш.

*Газета битләренең кимендә 60% газета укучылар язмаларыннан торуы, аларның актуаль булуы зарур.

Моның өчен:

- Һәр журналист үзенә йөкләнгән тематика (поласа) буенча киң катлам хәбәрчеләр челтәрен оештырырга бурычлы.

- Үзеңнең осталыгыңны камилләштерү – бурычларның бурычы.

- Атна саен үткәрелгән «летучка»ларга (атналык эшне планлаштыру сәгате) ныклы әзерлек белән килергә, чыгышың уйланган, тәкъдимеңдә яңалык яңгырасын. Эшлекле тәнкыйть – алга барышыбызга этәргеч, бүгенге көндә иң кирәкле дару.

- «Летучка»-киңәшмәбездә яңгыраган күпчелек тарафыннан әйтелгән фикерләр стенага сибелгән борчакны хәтерләтмәсен, көндәлек эшебездә кулланыш тапсын.

- Журналистның девизы: «Мине аяк туйдыра», «Тәүлектә 25 сәгать».

Тиражны ничек сакларга?

*Иң мөһиме: газетаның эчтәлегенә бәйле. «Яңарыш»ны гаилә газетасы дибез икән, анда сабыйлардан башлап әби-бабайларга кадәр һәрберсе җан ризыгы тапсын, татарлыгы белән горурлансын.

Моның өчен:

а) Удмуртиядә эшләп килүче төрле милли оешмалар (мәчетләрне дә кертеп) белән («аклар»га, «кызыл»ларга бүлмичә) белән ныклы элемтә урнаштыру зарур.

б) Иҗат төркеме (язучыларыбыз бүлекчәсе) «Әдәби сәхифә»не үз карамагында тотарга, анда басылачак шигырь, хикәя һәм башка язмаларга хәер-фатихасын бирергә бурычлы.

в) Хәбәрчеләребез челтәрен киңәйтергә кирәк. Хәбәрчеләребез белән даими очрашулар эшебезнең нигез ташын тәшкил итүен онытмыйк.

г) Матбугатка язылу чорында укучыларыбызны кызыксындыру чаралары үтемле, максатыбызга яраклы ысуллардан торырга тиеш. (Иҗат ярышы, активистларыбызның газетабызны халык арасында таратуда керткән өлеше, нинди юллар кулланыла һ.б.)

«Яңарыш»ыбызның татар рухлы басма булып саклануы Әгерҗе төбәгендә яшәүчеләргә бәйле.

Моның өчен: а) 2009 елның беренче яртысында – 1 гыйнвардан газетаны алдыручылар саны кимендә 1000 булып, элекке санга кайтырга тиеш.

Әгәр шулай булмаганда, газетабызның рухи ныклыгы күзгә күренеп кимиячәк.

Ә менә укыту-тәрбия эшенә багышланган 10нчы бит, бигрәк тә «Алтын йомгак» сәхифәсенә, гомумән, югалу куркынычы яный.

Нәрсә эшләргә?

а) Зоналарга бүлеп, хәбәрчеләребез белән очрашулар уздыру кирәк. (Район җитәкчелеге, «Әгерҗе хәбәрләре» , элемтә бүлекләре катнашуын тәэмин итеп).

Элеккеге традициябезне дәвам итеп, һәр урта мәктәп укучылары, ата-аналары белән очрашу графигын төзергә. Бу эш октябрь башыннан ук оештырылса, максатыбызга яраклы булыр.

б) Редакциябезнең барлык хезмәткәрләре диярлек Әгерҗе авылларыннан. Аларга үз төбәкләрендә язылу барышына күзәтчелек итүне, оештыруны йөкләү дә файдалы булыр.

в) Быел Әгерҗе хакимияте белән Ижауның Ленин районы хакимияте арасында үзара хезмәттәшлек итү турында килешү төзелүгә 10 ел тула. Бу датаны максатыбызга яраклы итеп үткәрергә кирәк.

«Яңарыш» – җәмәгатьчелек тарафыннан милләтебезне берләштерүче орган буларак танылган басма. Барлык эшләнгән һәм эшләнәчәк гамәлләребез шуңа багышланса – югалмабыз, яшәрбез, үсәрбез.

Телевидениедә хезмәт итүче хезмәттәшләребез читтән күзәтүче булмасыннар иде. Нигә атнага бер мәртәбә «Яңарыш»ка күзәтү яңгыратмаска һ.б.

Закуан абый «Яңарыш»ны үстерү өчен ниләр эшләргә кирәклеген үзе яттан белә иде. Бу язма, мөгаен, журналистлар өчен язылгандыр. Бер аяк басмаган авылга барып, анда халыкны җыярга һәм газетабыз турында сөйләргә, язылу оештырырга, алга таба да бу эшне башкарырга җаваплы кешесен билгеләп калдырырга да сәләтле иде ул. Аның чыгыш ясау, үз фикеренә инандыру осталыгына исем китә иде.

«Закуан ага Нуретдинов бакыйлыкка күчте...» Бу хәбәр тиз арада таралып өлгерде. Аның белән бергә эшләгән дуслары, шәкертләре – Ижаудан, Әгерҗедән дә – барысы да Закуан абыйны соңгы юлга озатырга җыелды. Әлеге мәрәсимгә килеп, мин үземне 20 елга кире кайткан кебек тойдым. Закуан абый белән бергә эшләгән, инде лаеклы ялда булып, күптәннән бер-берсе белән күрешмәгән кешеләр очрашты, кочаклашты, елашты. 20-30 ел элекке вакыйгалар яңарды, Закуан абый белән бәйле хатирәләр искә алынды. Һәркемнең аның белән бәйле үз тарихы, үз үткән юлы бар иде.

Шушы урында Закуан абыйның шулай ук еш кабатлый торган бер сүзе исемә төште. Ул аны редакциядә генә түгел, үзенең чыгышларында да еш әйтә һәм үзе дә аның дөреслегенә бар җаны белән ышана иде: «Оҗмахка эләгим дисәң, «Яңарыш» белән бергә бул! Оҗмахка юл – бары «Яңарыш» аша!»

Остазымның урыны оҗмахта булсын!

Сулдан уңга: Ирек Шәрипов, Закуан Нуретдинов, Рәмзия Габбасова, Амур Фәләхов.

Фото: © «Яңарыш» редакциясе

Рәмзия ГАББАСОВА (»Яңарыш» газетасының баш мөхәррире, Удмуртия татарларының милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе):

«Бездә зур югалту. Гомумән, соңгы вакытта татар дөньясы өчен бик авыр, кайгылы көннәр булды. Закуан абыйның Фән Вәлиәхмәтов, Ринат Таҗетдинов кебек зур шәхесләрдән соң китүе үзенә күрә мәгънәгә дә иядер, чөнки Закуан абый Удмуртия татарлары өчен зур шәхес иде. «Яңарыш» газетасына нигез салучыларның һәм Удмуртия татарларының милли хәрәкәтенең башында торучыларның берсе иде. Ул гомерен «Яңарыш»ка багышлады. Газета чыга башлаганнан алып 2008 елга кадәр хезмәт куйды. Гомере буе татар халкы дип яшәде.

Закуан абый һәрвакыт шат күңелле, юк кына әйбердән дә бер мәзәк чыгарып куяр иде. Бик игътибарлы иде. Ул безгә кызлары, үз балалары кебек якын итеп карады. «Яңарыш»ның һәр хезмәткәре аның мәктәбен үтте, дисәк тә, һич арттыру булмас. Хәзер инде күпләребез аның кебек «атказанган журналист» исемен йөртәбез. Монда аның өлеше зур.

Остазыбыз һәрвакыт: «Кешелекле, мәрхәмәтле булыгыз», – дип әйтә, кайсы гына язманы алма, «Менә шушы фикергә китереп, борып куй әле», – дип киңәшләр бирә иде. Бүгенге көндә бу кешелеклелек, мәрхәмәтлелек дигән тема бигрәк тә актуаль һәм шулай булып калыр да. Берничә адым алдан күрә торган иде ул.

Закуан абый янына барып йөри идек. Барган саен һәрберебезнең эше белән кызыксынды. Газетаны укып бара, кайбер мәкаләләрдәге җөмләләрнең астына сызып-сызып куя иде. «Менә бу язмагыз бик уңышлы булган, укып сөендем», «Менә бу фикерегез белән килешмим», – дип, үз карашын белдерер иде.

«Яңарыш»ның юбилеена чыгарылган «Яшьнәп яшәгән дәвер» китап аның өстәл китабы булды. Ул аны көн саен укып, битләрен таушалдырып бетергән иде. Гаиләбезнең, балаларыбызның уңышлары белән кызыксынып торды. Шуңа күрә без аңа әтиебезгә караган кебек карадык. Ул «Яңарыш»ыбызның гына түгел, газетада эшләүче һәрбер хезмәткәрнең әтисе кебек булды. Ул «Яңарыш» дип яшәде. Закуан абыйның урыны оҗмахта, тар кабере киң булсын!»

Ирек ШӘРИПОВ («Яңарыш» газетасының 2000-2011 елларда баш мөхәррире, 2023 елның сентябреннән – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе):

«Закуан Нуретдинов ул – Удмуртиядәге татар журналистикасында гына түгел, күтәрелеш чорында татар милли журналистикасында эз калдырган кеше. Удмуртия татарлары шул чорда һөнәри белеме һәм эш тәҗрибәсе булган Закуан абый булу белән отты. «Яңарыш» газетасының бүгенге көндә татар милли матбугаты каршында үзенең тоткан урыны бар. Ул нәкъ менә газетаның һәр яктан дөрес төзелгән, җитлеккән булуы, төрле жанрларда эшли белүе белән аерылып тора. Бу – Закуан абый нигез салган юнәлешләр. Вакыты-вакыты белән үтә кырыс булса да, ул эшкә бирелгәнлеге, оештыру сәләте белән хөрмәт казанды. Күп кенә иҗат кешеләренә канат куйды. Аның тырышлыгы белән Удмуртиядә күп кенә китаплар дөнья күрде. Милли нәшрият үрнәкләре барлыкка килде һәм Татарстанның Язучылар берлеге белән эшләү дәверендә Удмуртиядә иҗат әһелләре дә берләштеләр, хәтта Язучылар берлегенең бүлекчәсе барлыкка килде.

Мин Закуан ага Нуретдинов белән бергә озак еллар хезмәттәшлек итүемә язмышыма бик рәхмәтлемен. Бер-беребезне тулыландырып эшләдек, дип уйлыйм, һәм менә шундый тулы канлы зур коллектив тупланды. Аның якыннарының тирән кайгысын уртаклашам. Закуан абыйны һәрвакыт җылы итеп искә алам».

Закуан Нуретдиновның улы Рөстәм (хәзер инде мәрхүм)

Фото: © «Яңарыш» газетасы редакциясе

Людмила ПРОКОШЕВА (Удмуртия Язучылар берлегенең элеккеге рәисе):

«Закуан Фәттах улы үз вакытында иң мөһим эшне башкарып калды – дуслары белән бергә «Яңарыш» газетасын барлыкка китереп, аны тиешле югарылыкка күтәрә алды. Олы яшьтәгеләр генә түгел, яшь буын да үз теле, гореф-гадәтләре белән кызыксынсын өчен бу – бик мөһим адым иде. Газета өйгә килә икән, аны өлкәннәр генә укып калмый, яшьләрнең, балаларның да күзе төшә, алар да кулларына ала. Бу – иң мөһиме!

«Яңарыш» газетасында эшләп, аның юлын дәвам иттерүчеләр Закуан Нуретдинов исемен беркайчан да онытмас, тоткан юнәлешенә тугры калырлар дип өметләнәм. Шулай булганда, аның да күкләрдә җаны тыныч булыр».

Рәмзия ЗАРИПОВА («Әгерҗе хәбәрләре» газетасының элеккеге мөхәррире):

«Закуан абый «Яңарыш»ны гына түгел, «Әгерҗе хәбәрләре»н дә якын күрде. «Без сезнең белән конкурентлар түгел. Кошның ике канаты булган кебек, бу газеталар да шушы ике төбәктә милләтнең ике канаты», – дип әйтә иде. Безнең редакциягә бик еш килә иде. Без әле ул чакта яшьрәк идек. Ә ул журналистика мәктәбен узып, зур тәҗрибә туплаган кеше, безгә киңәшләрен бирә, кирәк чакта, үпкәләтмичә генә, газеталардагы хаталарыбызны әйтә иде. Бик тату яшәдек, сөйләшер сүзләребез, хәбәрчеләребез уртак иде. Хәбәрчеләр белән очрашуларны оештыруда да ул гел башлап йөрде. Дөрестән дә, «Яшьнәп яшәгән дәвер» – аның «Яңарыш»та үткән гомере ул. Закуан абыйның авыр туфрагы җиңел, җаны җәннәттә булсын!»

Фәүзия ФӘЛӘХОВА ( 1992-1999 елларда «Яңарыш» газетасы журналисты):

«Һәркемнең үз Закуан Нуретдиновы... Ә минеке... туры сүзле, кыю йөрәкле, гадел, идеяләр генераторы, кырыс та, нечкә күңелле дә... Шаян сүзләрдән, кызыклы вакыйгалардан Закуан абыйнының рәхәтләнеп, бот чабып көлүе күз алдыннан китми. Без, тормыш иптәшем Амур белән (беребезгә – 22, икенчебезгә 23 яшь иде) бер белмәгән Ижау каласына килеп урнашкан яшь гаилә өчен Закуан абый әти кебек булды... Күпләр аны «остазым булды» диярләр. Мине дә үз вакытында редакциягә журналист итеп эшкә чакыручы Закуан абый иде.

Такташка ияреп әйтсәк, Закуан абый күпме кешегә

«Иптәшләрчә үткен каләм бирде:

– Мә, яз инде, – диеп кулларга».

Тормыш дәресләрен дә күп бирде ул безгә. Икебез генә белгән «хәйлә»ләр дә булды...

Кеше ике тапкыр үлә, диләр, берсе – җаны тәненнән аерылгач, икенчесе аның турында онытсалар. Ә Закуан абый милләтебез горурлыгы булып тарихта калыр, безнең һәм бездән соңгы буыннарның күңелендә якты нур булып, бик озак яшәр. Урыны җәннәт түрләреннән булсын...»

Әхәт ФАРРАХОВ («Яңарыш»ның актив хәбәрчесе, рәссам):

«Ижауда татар телендә чыгучы «Яңарыш» газетасын күргәч, илебез өчен иң авыр көннәрдә газета чыгаруны оештыра алган энтузиастларга сокландым, һәм күңелне чиксез рәхмәт хисләре биләде. Аңа язылу өчен газета редакциясенә мөрәҗәгать иттем. Мине Закуан Нуретдинов каршы алды. Таныштык. «Газета укучыларына кызыклы булсын өчен син нәрсә тәкъдим итәсең?» Аның беренче соравы шушы булды. «Мин газетаны җанлы, юморга бай һәм гади халыкны ярата торган итеп күрәсем килә», – дип җавап бирдем. «Әйдә, малай, бергә эшлик әле», – диде ул. Аннары очрашулар күп булды. Аның эшчәнлеген күзәтү, холкын белү өчен мөмкинлекләр күп булды. Газета аның яраткан баласы кебек иде, ул һәрвакыт аның турында кайгыртты. Уңышсыз материал өчен борчылса, газетаның үсешен күреп, чиксез сөенә иде. Аның холкы шактый кырыс, һәм ул һәрвакытта да туры сүзле булды. Ялагай, икейөзлеләрне өнәмәде ул, андыйлар турында «койрык болгаучылар» ди иде.

Яшь кадрларны зур таләпчәнлек белән өйрәтте, аларны газетаның киләчәге итеп күрде. Аның үзсүзле, үткен холкы ярдәмендә ул чагында җирле шагыйрьләребезнең китапларын бастыру мөмкинлеге туды. Ул үзе башкарган эшнең туган телне саклап калуда мөһимлеген бик яхшы аңлый иде. Ул «Яңарыш» газетасы чыгуга бәйле бер чорны үзе белән алып китте.

«Яңарыш» газетасы Закуан Нуретдинов истәлеге буларак яшәячәк, без аны яшәтергә, сакларга, якларга, аның белән элемтә тотарга, тиражны арттырырга ярдәм итәргә тиеш».

Фәйрүзә Баһавиева (1995-2008 елларда эшләгән «Якташлар» татар җәмгыяте рәисе):

«Милли күтәрелеш дәверендә Закуан Нуретдинов – Удмуртия татарлары тормышына «Яңарыш»ны алып килгән шәхес. «Яңарыш» катлаулы, шул ук вакытта мактаулы һәм данлыклы юл үтте. Һәр халык үзен-үзе якларга, сакларга тиеш. Моның өчен барча милли көчләр берләшеп, кулга-кул тотынышып, мәсьәләләрне бергә хәл итеп яшәве шарт. Шуны истә тотып, милләтебезнең киләчәге өчен җанатып йөрүче Закуан абый бик күп татарларны «Яңарыш» тирәсенә туплады. Ижау шәһәренең «Аксакаллар шурасы», «Якташлар» татар җәмгыяте һәм башка милли оешмалар, халыкка рухи азык, юнәлеш бирүне максат итеп алган «Яңарыш» газетасы белән бергә эшләделәр. «Яңарыш» милли хәрәкәтнең штабы булды. Бик күп чаралар үткәрелде.

«Якташлар» татар җәмгыятенең эшчәнлегенең зур өлеше Әгерҗе районы белән турыдан-туры бәйле булды. Ике арада ныклы элемтә, дуслык күпере урнаштыру аның төп максаты иде. Закуан абый: «Яңарыш»тан милли тормышны аерып карап булмый», – ди иде һәм үзе дә милли оешмаларны үзара бәйләп торучы, идеяләр бирүче шәхес булды.

Әлфирә НИЗАМОВА (шагыйрә, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы):

«Адәм баласы мәңгелек түгел. Гомер кылы бер көнне өзелеп, тормыш җыры тыначак... Акыл кабул итә дә кебек, чөнки табигый хәл, барыбыз да шунда барасы... Күңел генә үкси, йөрәк риза түгел... Ничек инде тормышка гашыйк, бөтен барлыгы белән дөньяны матурларга, дөресләргә, җылытырга туган кешеләр китеп бара?! Бу көннәрдә гел шундый кайгылы хәбәрләр агымы. Төпле фикерле, тирән акыллы, милләтем дип янучы зыялы шәхесләребез мәңгелеккә китә...

Инде менә Закуан абыебыз да бакыйлыкка күчкән... Күңелен бервакытта тошермәс, мөлаем, туры, гадел, таләпчән, шул ук вакытта киң күңелле, ярдәмчел, якты кеше булып яши хәтердә Закуан абый! Күңелләргә канат куйган, тәүге китапларга хәер-фатихасын биргән, юнәлешен күрсәткән хөрмәтле шәхес!.. Ихлас рәхмәтле мин аңа! Авыр туфракларың җинел булып, Аллаһының рәхмәтендә булсаң иде!»