Главные новости Казани
Казань
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

«Казан дөнья сәясәте үзәкләренең берсенә әвереләчәк»: Россиядә БРИКСтан нәрсә көтәләр

0

Дөнья икътисадында Көнбатыш өлеше кимеп бара

Илләрнең 20дн артык лидеры Казанда БРИКС саммитында катнашуын раслады. Алар арасында Владимир Путин, шулай ук Кытай лидеры Си Цзиньпин, Һиндстан премьер-министры Нарендра Моди һәм НАТО һәм «Көнбатыш блогы» вәкиле, Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган бар.

2023 ел йомгакларыннан күренгәнчә, сатып алу сәләте паритеты буенча дөньякүләм эчке тулай продуктында БРИКС өлеше рекордлы 35,7 процентка җиткән. Ә менә G7 илләре өлеше 29 процент кына, диелә Бөтендөнья банкы мәгълүматларында.

Бүген БРИКС ун илне берләштерә: Бразилия, Россия, Һиндстан, Кытай, Көньяк Африка Республикасы, Мисыр, Египет, Иран, Согуд Гарәбстаны һәм Берләшкән Гарәб Әмирлекләре. «Зур җиделеккә» АКШ, Япония, Германия, Франция, Бөекбритания, Канада һәм Италия керә.

БРИКСка яңа әгъзалар кабул иткәч, аерма үсеше «көнбатыш блок» файдасына булмаячак. Шуннан ачык күренә: 2024 елда нәкъ менә Казанда узачак саммит дөньякүләм гепосәясәттә үзәк вакыйга булачак.

Хәзерге вакытта 30лап ил БРИКС әгъзасы булу теләген белдерде. Алар арасында: Азәрбайҗан, Алжир, Бангладеш, Бахрейн, Белоруссия, Боливия, Венесуэла, Вьетнам, Гондурас, Зимбабве, Индонезия, Казахстан, Куба, Кувейт, Марокко, Нигерия, Никарагуа, Пакистан, Сенегал, Сирия, Таиланд, Төркия, Уганда, Чад, Шри-Ланка, Экваториаль Гвинея, Эритрея һәм Көньяк Судан бар.

Владимир Путин сүзләренчә, кандидатларны әлеге берләшмә нигезен тәшкил иткән принципиаль максатлар җәлеп итә

Фото: © kremlin.ru

БРИКС – хәзер икътисад турында гына түгел

БРИКСка булган мондый зур кызыксыну турында 2024 елның гыйнварында Россия Президенты Владимир Путин да әйткән иде. Аның сүзләренчә, кандидатларны әлеге берләшмә нигезен тәшкил иткән принципиаль максатлар җәлеп итә.

«Бу суверен тигезлек, үз үсеш юлыңны сайлауны хөрмәт итү, мәнфәгатьләрне үзара исәпкә алу, ачык булу, консенсус, күпполяр дөнья төзелешен һәм глобаль финанс һәм сәүдә системасының гадел моделен формалаштыруга омтылу, заманның иң кискен проблемаларын коллектив юл белән чишү ысулларын эзләү», – диде Россия лидеры БРИКСта Россия рәислеге башлануга бәйле рәвештә мөрәҗәгатендә.

Башта БРИКС бары тик икътисади блок буларак кына оеша. Әмма соңгы еллардагы геосәяси хәлләр моңа төзәтмә кертә. БРИКСка нигез салучылар – беренче чиратта Россия һәм Кытай, берләшмәнең көн кадагына сәяси һәм идеологик ноталарны да торган саен күбрәк өсти. Потенциаль яңа әгъзаларга яңа таләпләр куела – илнең сәяси суверенлыгы булу, законсыз санкцияләрне кабул итмәү. Бу хакта тулырак «Татар-информ»га танылган сәясәтче һәм элекке дипломат Сергей Марков сөйләгән иде.

«Зур җиделек» – асылда, бердәм сәясәт эшләп чыгара торган куәтле сәяси оешма. Ә БРИКС – бер-берсе белән үзара хезмәттәшлек итә торган, бер-берсенең суверенлыгын хуплый торган дәүләтләр клубы. Шуңа күрә мөнәсәбәтләр котылгысыз рәвештә, көнбатышка каршы характерга ия, чөнки нәкъ менә Көнбатыш калган бөтен дәүләтләрнең суверенлыгын чикләргә гадәтләнгән. Шуңа күрә аларның һәрберсе Көнбатышка каршы тора, һәм алар шушы каршы торуда бер-берсен бераз булса да хуплый. Бу оешманың мәгънәсе шундыйрак», – диде эксперт.

«Татар-информ» белән сөйләшкән вакытта Федерация Советының Регламент һәм парламент эшчәнлеген оештыру комитеты рәисе урынбасары, Татарстаннан сенатор Александр Терентьев та әйткән иде.

«БРИКС халыкларның суверенлыгын һәм үзенчәлеген, аларның рухи-әхлакый кыйммәтләрен хөрмәт итеп, гаделрәк, тигез хокуклы һәм үзара файдалы мөнәсәбәтләргә таянып, халыкара эшчәнлек алып барырга омтылучы күп кенә илләр өчен үсеп килүче шактый кызыклы берләшмә булып тора. Алар деградацияләүче бер поляр дөньяны һәм Көнбатыш диктатын кабул итми», – диде ул.

Эрдоган үзенең күп сөйләнгән «күпвекторлыгында» шулкадәр остарып китте, хәзер Әнкара «Көнбатыш дусты» булып күренми дә

Фото: © kremlin.ru

Төркиядән ни көтелә

Дөрестән дә, БРИКСның гамәлдәге әгъзалары һәм шушы статуска кандидатлар Вашингтон үз союзникларына мәҗбүриләп таккан кагыйдәләргә нигезләнгән дөнья төзелешен кабул итми. Бу схемага алмашка барлык дәүләтләрнең тигез хокукына нигезләнгән, бергәләп тыныч яшәү килергә тиеш. Һәм БРИКСның яңа әгъзалары арасында «Көнбатыш дуслары» була да алмый.

Соңгысыннан бары тик Төркиягә генә беркадәр искәрмә ясалырга мөмкин. Эрдоган үзенең күп сөйләнгән «күпвекторлыгында» шулкадәр остарып китте, хәзер Әнкара «Көнбатыш дусты» булып күренми дә. Дөрес, ул әле дә НАТОда. Әмма бу инде башка мәсьәлә. Өстәвенә, хәзерге вакытта Төркия күпчелек төбәк мәсьәләләре буенча күбрәк АКШның оппоненты булып тора. Израильнең Палестинага һәм Ливанга карата агрессиясенә Эрдоганның кырыс риторикасын искә алу да җитә. Ә Биньямин Нетаньяху җитәкчелегендәге Израиль Хөкүмәтенең сугышчан сәясәтенә Вашингтон ярдәм итә.

Төркия интригасы саммиттагы иң үзәк вакыйгаларның берсе булачак. Әнкараның БРИКСка керергә теләвенең сәбәпләрен «Татар-инфор»га Төркия буенча эксперт һәм журналист Яшар Ниязбева сөйләде. Аның сүзләренчә, Төркиягә бу берләшү икътисади элемтәләрне диверсификацияләү өчен кызыклы.

«Төркия көнбатыш структураларга шактый нык берләшкән. Һәм бу икътисади элемтәләрне ничек тә булса диверсификацияләү өчен (ә бу турыдан-туры Төркиянең бәйсезлегенә бәйле) ул яңа шушындый мөмкинлекләр белән кызыксына. Әнкара БРИКС моны ныгыта дип саный. Бу көнбатыш дөньядан читләшү булачак дигән сүзләргә дә карамастан, Төркия моны союзниклары каршында үз позицияләрен ныгытачак кына дип саный. Шул исәптән НАТО блогы буенча да», – дип ышана эксперт.

Эрдоган еш кына НАТО мәнфәгатьләренә таянып түгел, ә үз иле мәнфәгатьләрен уйлап карарлар кабул итә. Бу фикерне «Татар-информ»га Россия Дәүләт Думасының Халыкара эшләр буенча комитеты рәисе урынбасары Алексей Чепа әйтте. Аның сүзләренчә, төрек лидеры үзенең БРИКС саммитында катнашуына карата НАТО илләре ризасызлык белдерәчәген бик яхшы аңлый.

«Әмма, шул ук вакытта, ул дөньяның бер поляр булудан туктавын да, үз мәнфәгатьләрен яклаучы, шулай ук бер-берсе белән хезмәттәшлек итәргә әзер булган көчләр булуын да бик яхшы аңлый. Шуңа күрә ул боларның барысын да күреп, соңгы вагонда түгел, ә беренче вагонда булырга тели», – дип өстәде Чепа.

Быел Казан БРИКС саммитты өчен лаеклы мәйданчык булачак

Фото: © Владмир Васильев / «Татар-информ»

Саммитны ни өчен Казанда уздырырга булганнар

Шул ук вакытта Чепа әйткәнчә, быел Казан БРИКС саммитты өчен лаеклы мәйданчык булачак.

«БРИКС саммитының Казанда узуы бик яхшы, бу ил өчен бик мөһим. Мин бүген республика үсеше белән канәгать», – дип йомгаклады ул.

Бу позиция белән Ниязбаев та өлешчә килешә.

«Әлбәттә, Төркия өчен Татарстан – бик мөһим төбәк, бу тугандаш республика. Шуңа күрә, минемчә монда килү мәсьәләсендә бу да мөһим роль уйнагандыр. Әмма тулаем алганда, монда төп мәсьәлә шулай да чара үзе», – диде ул «Татар-информ» журналистына.

БРИКС илләренең тарихи саммитын уздыру өчен Казанны сайлау беркемне дә гаҗәпләндерергә тиеш түгел. Соңгы елларда Татарстан башкаласы Көньяк, Көнчыгыш һәм Ислам дөньясы илләре белән хезмәттәшлек итүдә чын мәгънәсендә Россиянең дипломатик үзәгенә әверелде.

Моннан тыш, Татарстан икътисад, сәнәгать һәм инновацияләр буенча Россиянең гомум кабул ителгән үрнәк төбәге булып санала. Шулай ук, төрле мәдәният һәм дин вәкилләренең дус-тату яшәү мәсьәләсе дә әһәмиятле», диде «Татарн-информ»га Татарстаннан Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов.

«Татарстан Россияне бик яхшы чагылдыра, ул күпмилләтле, толерант республика. Россия Президентының БРИКСНы Казанда уздыру карары бар яклап та иң уңышлы карар дип саныйм. Татарстанның җитди саммитлары уздыру тәҗрибәсе бар, бу да мөһим. Шуңа күрә, республика халкына, Татарстан җитәкчелегенә ышаныч гаять зур», – диде депутат.

Шулай ук ул саммит уздыру көннәрендә бөтен дөньяның Казанга булачак җентекле игътибарын да телгә алды. Айрат Фәррахов сүзләренчә, бу язмышны хәл итә торган вакыйга булыр дип көтелә.

«Бүген җәмгыять үсешенә глобаль төзәтмәләр кертә торган дәүләтләр берләшмәләре күп түгел. БРИКС кеше, бюджет, финанс, икътисад потенциалы буенча инде булган берләшмәләрдән шактый өстенрәк. Мәсәлән, G7 кебекләрдән. Инде хәзердән үк берничә дәүләтнең БРИКСка керү теләге бар. Шуңа күрә, бу саммиттан бик күп нәрсәләр көтелә», – диде Фәррахов.

Соңгы елларда Казан Көньяк, Көнчыгыш һәм Ислам дөньясы илләре белән хезмәттәшлек итүдә чын мәгънәсендә Россиянең дипломатик үзәгенә әверелде

Фото: © Станислав Красильников / фотохост-агентство brics-russia2024.ru

«Казан дөнья сәясәте үзәкләренең берсе булачак»

Шулай итеп, Казан күпмедер вакытка дөнья сәясәте үзәкләренең берсе булачак, дип саный сенатор Терентьев.

«Якын арада БРИКС дәүләтләре башлыкларын кабул итәчәк Казан һичшиксез дөнья сәясәте үзәкләренең берсе булачак. Бәлки без халыкара мөнәсәбәтләрнең яңа архитектурасы туу шаһитлары булырбыз. Планета халкының күпчелеген берләштерүче һәм гаделрәк дөнья тәртибен төзүгә теләк күрсәтүче илләр ягыннан», – дип саный Федерация Советындагы Татарстан вәкиле.

БРИКС саммитын уздыру мәйданчыгы буларак Казанны сайлау аның ислам дөньясының тышкы сәясәт мәсьәләләренә интеграцияләнүе һәм үсеш алган инфраструктурасы белән аңлатыла. Бу фикерне «Татар-информ» га Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин әйтте.

«БРИКС саммитында катнашырга ниятләгән күпсанлы илләр тәкъдим итәчәк ислам дөньясының тышкы сәясәте мәсьәләләренә Казан төрле яклап интеграцияләнгән. Бу зур җаваплылык һәм мәртәбә. Шуңа күрә мондый шартларда Казанны сайлау мантыйклы гамәл. Без инфраструктура ягыннан да әзер», – диде Айдар Метшин.

Депутат сүзләренчә, саммит уздыру – Казан, Татарстан һәм тулаем Россия өчен зур чакыру. Парламентарий сүзләренчә, бу саммитны уздыру актуальлеге, дөньяның билгеле бер карарлар таләп итә торган күпсанлы таләпләр белән очрашуы белән аңлатыла.

«Мондый форумнар һәм мәйданчыклар, асылда, дөнья тәртибен үзгәртә. Анда Татарстанның һәм Казанның катнашуы әлбәттә, бик мөһим», – диде Метшин.

"Татар-информ"нан тәрҗемә, Авторлары: Артур Халилуллов, Альмир Хәбибуллин