Билгеле/билгесез Такташ эзләре буйлап: «Үзенә атылган ядрәне кесәсендә йөрткән»
Чарага җыелучылар башкалада Такташка бәйле булган истәлекле урыннар белән танышты, бөек шагыйрь каберенә чәчәкләр куйды, рухына дога кылдылар.
Экскурсиядә Такташ иҗаты белән кызыксынучылар шагыйрь турында әле моңа кадәр белмәгән фактларны ачты. Сәяхәт Яшь тамашачы театры бинасы яныннан башланып китте. Тарихи чыганаклар буенча, Такташны Казанда беренче тапкыр нәкъ менә шунда күргәннәр.
Һади Такташ Казанга 1922 елда килә. Монда ул иҗат белән шөгыльләнгән, матбугатта кайнаган, татар редакцияләрендә җаваплы сәркатиб булып эшләгән. Миләүшә Хәбетдинова сүзләренә караганда, Казанда Такташ беренче адымнарын Татар дәүләт театрында суфлер буларак ясаган. Соңыннан ул төрле елларда «Чаян», «Октябрь яшьләре», «Азат хатын» журналларының җаваплы сәркатибе булып хезмәт иткән.
Сез Такташ турында мәктәпләр, югары уку йортларында бик күп мәгълүмат туплагансыздыр инде, бүген без Такташны традицион булмаган хатирәләр аркылы шәхес буларак ачарга тырышырбыз, – диде Миләүшә Хәбетдинова.
Фото: © «Татар-информ», Абдул Фәхран
«Такташ – суфлер»
Хатирәләр буенча, Казанда Такташны беренче тапкыр Яшь тамашачы театры бинасында күрәләр. Ул Казанга 1922 елның көзендә килә. Бинада бөтен татар җәмәгатьчелеге кайнап, Октябрь бәйрәмен әзерлиләр.
Такташ Казанда беренче адымнарын суфлер вазифасында ясый, монда килгәч аңа нәрсәгәдер яшәргә, тамак туйдырырга кирәк була. Такташны Яшь тамашачы театрына суфлер итеп алалар. Таҗи Гыйззәт истәлекләрендә язган:
«Аннан суфлер чыкмады. Чөнки спектакльне карап, көлеп җибәрә иде. Көлгәч, китаплары килеп төшә иделәр».
Ул бит зур гәүдәле була, утырып, шул китапларны эзләгәндә, берничә тапкыр спектакльне туктатып, пәрдәләрне ябып, китапларны җыеп, Такташны урынына кире кайтарып, яңадан әзерләнеп, спектакльне башлаганнар. Ул бик хисле һәм юморлы кеше булган. Үзе өчен театр дөньясын ачкан кына, драматургияне өйрәнгән.
Шушы бинада Такташның Казандагы тормышы башлана, һәм бу бинада соңгы тапкыр Такташ үзенең тамашачысы белән очраша. Татар халкы Такташны шушы бинадан озата.
Фото: © «Татар-информ», Абдул Фәхран
«Казан Такташның фикер йөртүен үзгәртергә түгел, сындырырга тели»
XX гасыр башында безнең милләт Европа илләре юлына карый башлый, зур ачышлар ясала, бик күп нәрсә үзгәрә. Әдәбиятта, мәдәнияттә, фәннәрдә хатын-кызлар ирек ала, алар җәмгыять эшләре белән шөгыльләнергә керешә. Хатын-кызлар арасында беренче табиблар, юристлар күренә башлый. Безнең милләт традицион юлыннан тайпыла. Ләкин 1905 елдан соң кара чор башлана. Бер буын татар интеллигенциясе, әкренләп-әкренләп, илдән чыгып китәргә ашыга. 1917 елдан соң өметләр бөтенләй сүнә. Чөнки беренче елларны Ленин бабай безгә милләт юлын ачам дип вәгъдә бирсә дә, аннары үзебез күрәбез – кырыс совет иле формалаша башлый. Һәрбер милләт «үз юлым белән барам» дигән фикер белән яши, ләкин алай килеп чыкмый. Төрле сәяси оешмалар барлыкка килә башлый. Безнең иреккә ияләнгән язучылар кысаларга буйсынырга мәҗбүр булалар.
Такташның батырлыгы нәрсәдә: ул, әлеге хәлләр башлангач, беренче булып, «Такташ үлде» дип әйтә. Чөнки ерак гасырлардан килгән безнең мәдәни тарихыбыз артта кала. Ә яңа төзелгән мәдәният – чын, тарихи татар мәдәниятеннән ерак була.
Такташ Казанга буш килми. Безнең күп кенә әдәбият белгечләре «Такташны Казан формалаштырган» дип әйтергә ярата. Такташ Казанга формалашкан шагыйрь булып килә. Ә Казан аның фикер йөртүен үзгәртергә түгел, сындырырга тели. Чөнки ул дәүләт тарафыннан оештырылган төрле сәяси оешмаларга буйсынырга тиеш була.
Галимҗан Ибраһимов Такташның иҗатын бәяләгәндә: «Безнең гасырда төрле язучылар бар, ләкин әдәбиятта иң зур сүз әйткән шагыйрь – Һади Такташ», – ди. Аның «Дүрт шагыйрь» дигән хезмәте чыга, һәм шушы 4 шагыйрь исемлегенә Тукай белән беррәттән Такташ та керә. Шуннан без нәтиҗә ясый алабыз: Казанга үзенең иҗади принциплары булган, формалашкан шагыйрь килә.
Без Такташны «Юксыллар сүзе» газетасында җаваплы секретарь вазифасын башкаручы буларак та беләбез. Аңа анда халык язган бөтен хатлар керә торган булган, ул совет тормышына идеологик кәгазь аркылы түгел, ә җирдән килгән авазларны гомумиләштереп нәтиҗә ясый.
1920 еллар – ачлык еллары. Такташ бу ситуациягә шаккатып карый, чөнки ул революциягә баштан ышанган була. Халыкка «мин мәхәббәт байрагын күтәрдем» дип чыга. Бу чорда ул «Ачлык патша» дигән әсәрен иҗат итә башлый, бу – аның системага карата фикерен җиткерүе була.
Фото: © «Татар-информ», Абдул Фәхран
«Имеш, Такташ Тукайга каршы барган...»
Безнең совет әдәбиятында шундый миф бар: имеш, Такташ Тукайга каршы булган. Имеш, әдәби клубларда Такташ Гадел Кутуй белән күрешкәч: «Әйдә, без иске әдәбиятны җимерик, яңа әдәбият төзик», – дип әйтә. Менә шуннан соң Такташтан «әдәбият кануннарын җимерүче» дигән образ тудырдылар әдәбият белгечләре. Әмма ләкин хәзер без аның манифестын идеологик күзлектән карамасак, үзебез тыныч кына укып, анализласак, Такташның Тукайга каршы бернинди дә адымнар ясамавын күрәбез. Ул Тукай ясаган реформаны алга сөрә, чөнки яңа чор, яңа әдәбият, ә һәр җәмгыятьнең үзенең сораулары була. Ул «шигырь халык телендә туарга тиеш» дип әйтә.
Әлбәттә инде Такташ Бакыргани иҗат формасында язмый, яңа юллар эзли, аңарга шунда: «Туры түгел шигыре, җөмләне ваткансың!» – дип каршы чыгалар, чөнки ул мәдрәсәдә укыган өслүбне юк итә.
Фото: © «Татар-информ», Абдул Фәхран
«Үзенең шигырьләрен яттан белгән»
Такташ Казанга гади әсәр белән килми, «Җир уллары» трагедиясен алып килә. Истәлекләр буенча, театрда бу спектакльне куярга телиләр. Ләкин, ни кызганыч, аның язмышы шундый булгандыр инде, ул үзе премьера көнен сайлый алмаган. Спектакльне күрсәтү көне ниндидер дини бәйрәмгә туры килгән. Такташка кисәтү ясыйлар, спектакльне юк итегез, яки динчеләр килеп һөҗүм итәләр, дип. Репетицияләр дә куркып кына үтә. Архивларда «гел артка карап утырдык, нәрсә килеп чыгар, килеп, алып китмәсләрме» дигән язмалар бар. Артистларның да кайберләре чирләп китәләр, бәлки, үзләренең карьераларын бозасылары килмәгәндер...
Без инде беләбез: Такташ Идеяне уйнаган, дип язалар, ләкин төрле хатирәләрне чагыштырып укысак, Такташ Газазилне дә уйнаган. Кем җитми, шуны уйнаган, дисәк, дөресрәк булыр. Ул үзенең шигырьләрен яттан белгән. Шигырьләрендәге бер сүзне кырык тапкыр кабатлап, үзенә кирәк авазны тапкач кына, сүзне шигырьгә утырткан. Шуңа күрә ул шигырьләрнең сүзләрен кузгатырга ярамый, алар барысы да безнең телнең фонетик законнарына буйсындырылган.
«Такташ франт булган»
Такташ франт булган, авыр яшәсә дә, киенүгә зур игътибар белән караган. Үзенең киемнәре белән заманага фикерен җиткерергә тырышкан.
Нәкый Исәнбәт аны Мәксәүдә күргәч әйтә: «Абау, Такташ фартовый, үзен күрсәтергә ярата, мин-минлеге зур», – ди. Үзенең эчендә рәтле рубашкасы да юк, ләкин пәлтәсен немец романтикларына тиңләшеп тектергән.
Фатих Хөснинең «Минем тәрәзәләрем» автобиографик повестенда менә мондый хатирәләр бар:
«Островский урамы почмагындагы хәзерге Яшь тамашачылар театры бинасында атна саен яшь язучылар түгәрәге җыела, анда озын йонлы кыска тунын киеп, тирән эчле кепкасын күзләренә чаклы батырып, кулына мәңге аерылмастай күренгән кәкре башлы таягын тотып, салкыннан алсуланып, Такташ килеп керә. Аңарга ияреп, киеме белән дә Такташка охшарга тырышып йөрүче, эт тиресеннән теккән тунлы Кутуй, озын шинельдән Демьян Фәтхи килә».
Өстендә нәрсә була иде аның? Хәзер инде, 30-35 елдан соң, ул турыда сүз алып бару да кыен. Бер нәрсәне бик ачык әйтергә мөмкин: энә-җептән генә төшкән бик модный костюм булмас иде бервакытта да. Садә генә киемнән, чалбарының бер балагы икенчесенә караганда чак кына кыскарак та кебек, шуның өстеннән билсез, киң толстовка кигән. Ашыкмый гына атлап чыгар, сәхнәнең алдына ук килеп туктар, зур зәңгәр күзләре белән томырылып залга бер карап алыр…
Ә без Такташтан гел трибун шагыйрь ясадык, сугыша торган. Нинди тыныч кеше булган ул. Йомшак, мишәрчә сөйләшкән, – дип хатирәләрендә мәңгеләштергән Фатих Хөсни.
Бу толстовкалар бит – тагын рус язучыларының «тусовкалары», «квартирниклары»ннан калган мода. Яңадан безнең түбәтәйле татар шигърияте үзенең юлын эзли. Үзенең хөрлеген кием аркылы күрсәтәсе килә, ләкин барыбер эшче сыйныф белән туры киләсе килми, бу толстовкалар – халык белән кушылмас өчен дистанция булдыру.
Безнең балаларны татар язучылары белән һәрвакыт картайган форматта таныштыралар, ләкин аларның сакланган әллә нинди матур фотолары бар. Менә бу фотографияләр – Һади Такташның улы Аван Такташның архивыннан, ул бик талантлы фотограф була, – дип, Миләүшә ханым элекке фотоларны күрсәтте.
Фото: © «Татар-информ», Абдул Фәхран
Миләүшә Хәбетдинова Такташның 1931 елда төшкән соңгы фотосын күрсәтә.
«Канатым»
Такташ белән танылган язучы Гадел Кутуй якын дуслар булуы билгеле. Әлеге дуслык төрле кызыклы тарихларга һәм мифларга бик бай.
Такташ Кутуйны мишәрчә, йомшак итеп, «канатым» дип йөрткән. Бик яраткан инде ул Кутуйны. Ә менә «канатым» башка юл белән киткән – рус юлын сайлаган, Неверов түгәрәгендә шөгыльләнгән.
Кутуй, татар әдәбиятында футурустик революция ясыйм дип, шигырьләр яза башлый. Төрле фонетик экспериментлар ясый, авазлар белән уйнап шигырьләр яза. Ләкин безнең телебез моңа каршы чыга, халык бу шигырьләрне отып ала алмый. Гадел Кутуй әлеге уңышсызлыкны бик авыр кичерә, урамга чыккач, халык Такташның әле генә «табадан төшкән» шигырьләрен яттан сөйли торган була. Чөнки халыкчан яза, Кутуй моны күреп гарьләнә. Такташ футуристларга: «Сез дөрес юлдан бармыйсыз», – дип әйтә, әдәби судларда тәнкыйть сүзләрен җиткерә. Футуристлар исә, Такташны җиңәбез дип, аңа «һөҗүмнәр» оештыралар, ул – әдәби судлар була.
Һади Такташ Гадел Кутуй белән
Фото: Татарстан Республикасы Милли китапханәсе фотоархивы https://kitaphane.tatarstan.ru/tat/taktash/photo.htm
«Үзенә аткан ядрәне кесәсендә йөрткән»
Такташ тынгысыз тормыш юлы үткән. 1920 елларда ул большевиклар белән дә, солтангалиевчеләр белән дә уртак тел таба алмый. Илдә һәм гаиләсендә барган процесслар аңа тискәре тәэсир итә. Язучы Чернояровский Пассаждагы яшәгән йорттан хәзерге УНИКС урынында торган йортындагы яңа фатирга күченгән вакытта инде аерылышырга һәм яңадан өйләнергә өлгерә. Нәкъ менә әлеге йорт янында (хәзерге УНИКС концертлар залы янында – авт.) Такташка һөҗүм ясалган. Шагыйрьне үлемнән аның алма яратуы коткарып кала. Ул алма алырга үрелгәндә, ядрә аның яныннан очып китә. Такташ үзенә кем атканын белгән, ләкин аңа каршы гаепләп гариза язмаган. Истәлекләр буенча, ул үзенә аткан ядрәне кесәсендә истәлек итеп йөрткән.
Кайбер язмаларда «Такташка һөҗүмне аның якын дусты Гадел Кутуй оештырган» дигән фикерләр дә очрый. Ләкин Миләүшә Хәбетдинова сүзләренчә, әлеге фикерләр дөреслеккә туры килми, моны раслаучы документлар да, шаһитлар да юк.
«Алар шешә төбеннән йолдызлар эзләмәгәннәр»
Хәсән Туфанның Такташ белән Бишбалта районындагы очрашулары турындагы истәлекләре бик кызыклы. Ул: «Такташ бозык юлда йөрмәгән, хәмер эчкән җирләрне яратмаган, тәртипсез хатыннар белән чуалмаган», – дип яза. Сез хәзер әйтерсез, «Миләүшә апа идеаллаштыра» дип. Ләкин ир кешеләр беләләр бит инде, ир кешедән соң эз кала. Муса Җәлилнең балалары хәзер дә аның данын бүләләр. Яки Гадел Кутуйны алыйк, «Тапшырылмаган хатлар»ы – хатыны алдында гафу үтенү бит инде. Ә кайда Такташның нәселе, берәр кайда чыктымы Такташка охшаган берәр шагыйрь?! Димәк, Хәсән Туфан дөрес әйткән! Такташтан «шаляй-валяй» йөри торган шагыйрь образы тудырмасалар иде. Бөтен әйбернең үзенең логикасы бар. Алар үзләренең хатирәләрендә шулай язып калдырганнар: «Без әдәби түгәрәктә сугышсак та, талашсак та, бүлмәләребезгә чәй эчәргә кайта идек», – дип. Чәй эчәргә! Аларның әдәбиятлары чиста булган, алар шешә төбеннән йолдызлар эзләмәгәннәр.
***
Экскурсия Казанның Горький паркы зиратында шагыйрьнең каберенә чәчәкләр салу белән тәмамланды. Һади Такташ 1931 елның 8 декабрендә Казанда вафат була.
Фото: © «Татар-информ», Абдул Фәхран
- Миләүшә Хәбетдинова: «Такташны өйрәнә-өйрәнә аның гаиләсенә килен булып килеп эләктем»
- Филолог, тәнкыйтьче Миләүшә Хәбетдинова уздырган «Такташ эзләре буйлап» дигән экскурсиядән фоторепортаж