Главные новости Казани
Казань
Октябрь
2024
1 2 3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Балалары квадробер булган әти-әниләргә җинаять җәзасы кертелү көтелә

0

Федерация советының мәгълүмати сәясәт буенча комиссиясе башлыгы Алексей Пушков квадробер балаларның әти-әниләренә җәза кертүне яклап чыкты. Мондый инициатива белән «Бердәм Россия» партиясе депутаты Сергей Колунов чыккан иде.

Колунов фикеренчә, балалары квадробер булган әти-әниләрне административ һәм хәтта җинаять җаваплылыгына тартырга, кайбер очракларда ата-ана хокукыннан мәхрүм итәргә дә кирәк. Бу хакта РБК яза.

Омскида социаль челтәрләрдә таралган видеога җавап итеп, парламентарий шундый тәкъдим белән чыкты. Видеода бер хатын эт сыман дүртаяклап барган малайны муенчаклаган. Полиция инде квадроберның кем икәнен ачыклаган һәм тикшерү башлаган.

«Дәүләт шәхеснең үз теләге белән җимерелүен һәм йөзен югалтуын якларга тиеш түгел. Бу – бөтен җәмгыятьтә чагылыш табачак. Мәче-кешеләр, эт-кешеләр һәм башка хайваннар Сан-Франциско һәм Нью-Йоркта йөрсен. Бездән башка», – дип язган Пушков.

«Квадроберлар» дип, хайваннарга охшаган рәвешкә керүчеләрне атыйлар. Бу – үсмерләр арасында популярлык алып барган хәрәкәт. Квадроберлар песи, эт битлекләре киеп, колак, койрыклар тагып кына калмыйлар, «дүрт аякта» йөриләр, песи, эт тавышлары чыгаралар һәм хәрәкәтләрен дә шул хайваннарныкына охшаталар. Бу хәрәкәтне өлкәннәр арасында да уен итеп кабул итүчеләр бар – интернетта оныкларын урамга «йөртергә» алып чыккан олы яшьтәге ханымнарның видеолары да чыкты. Оныклары эт кебек дүрт аяклап бара, ә аларны бау белән бер әби җитәкләп бара.

Квадроберлык хәрәкәте 2024 елның язында тарала башлады.

Депутат Колунов балалар буенча вәкаләтле вәкил Мария Львова-Беловага квадроберлыкны тыярга тәкъдим итте.

Казанда квадроберлык хәрәкәте киң таралмаган, әмма мондый мавыгуга бирелгән балалар бар. «Казань Сейчас» телеграм-каналы битлекләрнең бәяләре 29 тапкыр артуы хакында яза. Әйтик, песи битлеге 1100 сум тора икән.

Социаль челтәрләрдә Ульяновскида квадроберның курьер булып эшләве турында хәбәр чыкты.

Монысы исә Екатеринбург метросындагы квадробер

Бу видеода олы яшьтәге хатын-кыз квадробер үсмерне урамга «йөртергә» алып чыкккан.