Журналист Лилия Йосыпова: «Көрәш сәясәтен күбрәк аңлаган саен, кәефем ныграк кырыла»
Лилия, журналистика өлкәсендә үзегезнең тәҗрибә турында сөйләгез әле. Сез 20 ел журналист булып эшлисез. Кайларда хезмәт куйдыгыз? Әлеге һөнәргә ничек килдегез? Кемнәр, нәрсәләр этәргеч ясады?
Журналистикага килүемә этәргечне үземә үзем ясадым. Безнең нәселдә журналистлар юк. Минем әтием дә, әнием дә – ветеринария белгечләре, шул өлкәдә эшләделәр. Кечкенәдән журналистика белән кызыксындым. Беренче язмаларым авыл һәм аның кешеләре турында булды. Хәтерлим, 5 сыйныфларда укыган чагым булгандыр, үзебезнең урамдагы тракторчы Әнвәр абый «Поле чудес» тапшыруына барган иде. Шуның турында район газетасына яздым. Мәктәпне тәмамлагач, журналистика факультетына керергә теләдем. Ләкин анда конкурс зур иде. Бер генә татар төркеме җыялар, анда да 15-20 генә абитуриент кабул итәләр. Шуннан мин филология бүлегенә кердем. Укып бетерүгә журналистика буенча эшкә урнаштым.
Лилия Йосыпова
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
2005 елда «Акчарлак» газетасында эшли башладым. Эшкә килгән айда ук миңа бер кушымтаны бирделәр. 5 көн эчендә мин, кичәге студент, ярты гәҗитне эшләп биргән идем. Хәзер булса, алынмаган да булыр идем. Ул чакта яшьлек белән инде, энергия дә ташып тора. Шулай тиз генә кереп киттем дә, 2,5 ел ярым анда эшләдем. Аннары китәргә туры килде миңа. Шуннан соң бераз гына «Безнең гәҗит»тә эшләп алдым. Аннан «Ирек мәйданы»на килдем дә 15 елдан артык шушында эшлим.
Бервакытны сез үзегезнең хезмәт эшчәнлеге турында сөйләгәндә, кайбер газеталар хезмәтне бик арзан бәяли, бөтенләй түләмәүчеләр дә булды, авыр эшебезне күрә белсеннәр иде, дигән идегез. Бүгенге көндә сез эшегездән канәгатьме?
Эшемнән канәгать, әмма моның өчен бик тырышып эшләргә кирәк инде. Бездә, кайбер редакцияләрдәге кебек, айга 1-2 материал эшләп кенә, илһам көтеп утырып кына булмый. Коллектив та эшчән. Эшләгәч, хезмәт хакы була инде.
«Эстрада артистларының мин-минлекләре көчле»
Сез артистлар тормышы турында да язасыз. Сәнгать, авыл тормышы, экология, эстрада турында язмаларыгыз да бар. Көрәш турында да язасыз. Кайсы темага язу күбрәк ошый?
Минем алай бүлеп карыйсым килми. Проблемасы, ситуациясенә карап инде. Мәдәният турында күптәннән язам. Күп сәнгать әһелләре белән туганлашып беттем, дисәм дә була. Хәзер язган артистларның балаларын гына түгел, оныкларының да исемнәрен белеп бетердем. Бигрәк тә театр артистлары белән эшләү ошый. Алар аеруча зәвыклы, тормыш, иҗат тәҗрибәләре дә, фикерләре дә бай, шул ук вакытта үзләрен бик гади тоталар.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
Эстрада артистларының кайберләре белән бик үк җиңел түгел, аларның мин-минлекләре дә көчле. Бер ишеләрен күңелдән генә «кара исемлеккә» дә язып куйдым. Элегрәк, күңелгә күбрәк тия башлагач, «Эреләнмәгез әле, җырчылар» дигән язма язган идем. Хәзер әллә ничә шундый язма язарлык материал җыелды инде, әлегә анысына теләк юк.
Көрәш темасы да кызык. Миңа, көрәш турында яз, дигән кеше булмады. 7-8 ел элек бу темага багышланган интервьюлар эшли башладым. Ошый, әмма ошамаган моментлары да булгалый.
Көрәш дөньясындагы нинди күренешләр ошамый?
Беренчедән, Татарстан көрәш федерациясе журналистлар белән азрак эшли кебек миңа. Тарту, илһамландыру юк. «Кер эзлисез бит сез», – дип тә әйтте җитәкчелек. Кер эзләмибез инде, шушы өлкәдәгеләрнең проблемаларын, моң-зарларын тыңлыйбыз, күренгән бик үк гадел булмаган моментларны яктыртабыз. Мин үз күңел халәтем кушканга килдем. Шулай үз теләге белән килеп эшләүчеләр күбрәк булсын иде әле, андыйлар күренүгә, матур гына «вербовкаласыннар» иде. Күпмегә энергиям җитәр, белмим. Бушлай эшләгән моментлар да күп. Үзебезнең милли спортка азмы-күпме пиар булсын дип тырышуым инде. Көрәш турында татарча язган журналистлар болай да аз. Алар берничә генә бит инде.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
Тырышасың, әмма хезмәтне санлауны сизмим мин. Кешенең хезмәтен күрә белү дә юк. Кайчак, мактарга гына тиеш, дип кабул итәләр. Алай гына булмый бит ул, проблемалар да күренә.
Кайбер оешмалар үзләре акча түләп «кара» пиар эшләтә, язып кына торсыннар, тынлык, битарафлык булмасын, дип. Мин көрәшкә баргач, тренерлар белән дә, өлкән көрәшчеләр белән дә, балалар белән дә, килгән ата-аналар белән дә сөйләшәм. Фикер туплыйм. Шуннан чыгып язам. Ә проблемалар бар.
Шул проблемаларга да тукталып китик әле.
Мәсәлән, тренерлар кытлыгы. Казанда әле тренерлар азмы-күпме бар, бу яктан соңгы вакытта аеруча боз кузгалды, уңай үзгәрешләр сизелә. Ә районнарда алар җитми. Яшьләр авыл җиренә кайтмый. Хезмәт хаклары бик аз. Тренерлар белән сөйләшәм, кайберләре 15 мең диләр хезмәт хакын. Тренер атнага бер генә килеп тренировка үткәрми бит. Алай чемпионнар үстереп булмый. Атнага 4-5 көн, ким дигәндә 2 сәгать. Тренерлар ничә бала өчен ата-ана алдында җаваплы, аларны башка районнарга ярышларга йөртергә кирәк.
«Көрәшнең киләчәге кайбер көрәшчеләрнең үзләренә дә кирәк түгел»
Ярышлар да ешрак булсын иде. Бик аз үткәрелә, диләр. Менә хәзер, мәсәлән, сентябрьдән гыйнвар башына хәтле бер ярыш та юк. Көрәшчеләргә кызык түгел инде болай. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы турниры бар иде, алар да үткәрми хәзер. Ярышлар күбрәк булса, көрәшчеләргә дә стимул булыр иде.
Тренерлар, көрәшчеләр белән күбрәк аралашкан саен, шундый фикергә киләм: ачуланмасыннар, бу көрәш кайбер көрәшчеләрнең үзләренә дә кирәк түгел. Аллага шөкер, бик янып торганнары да бар. Ә кайберләре көрәшнең приз күләме белән генә кызыксына. Көрәштә сөйләшү, бүлешүләр дә күп. «Театр уйныйлар», – диләр инде. Тамашачы бизә бит алай, карыйсылары килми. Гадел хөкемдарлык та бик аксый.
Көрәшнең киләчәге якты булсын иде, әмма әлегә пессимистик рух өстенлек итә. 50 яшьлек абыйлар үзләрен яшь тренер дип атыйлар. Ник алай әйтәләр? Чөнки аларга алмаш юк.
Билгеле, ниндидер шартлар булмаса, яшьләр Казаннан, мәсәлән, ерактагы Баулыга яисә башка районга кайтмый. Алар хәзер маркетплейсларда эшли. Бөтен нәрсә акчага корылмаган, диләр дә. Бүгенге тормышта алай түгел. Яшәү өчен акча кирәк, кайбер әйберләргә бәяләр көн саен арта. Шуңа күрә мин яшьләрне дә аңлыйм.
Күңелсез моментлар күп. Бу көрәш сәясәтен күбрәк аңлаган саен, кәефем ныграк кырыла.
Ярый әле, көрәш дип янып торган эшмәкәрләр бар. Алар үз акчаларына секцияләр булдыралар, спортзалларга ремонтлар ясаталар, ярышлар үткәрәләр, балаларга спорт киемнәре алып бирәләр. Әмма аларга гына да таянып ятып булмый бит.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
Сезнең «Лилия мәйданы» дигән ватсап төркеме дә бар? Ул ничек барлыкка килде? Сөйләп китегез әле. Анда нинди аудитория җыелган?
Минем интернетта үземнең мәйданчыгым юк иде. Гәҗиткә генә язып тапшырам да, шуның белән бетте. Әлеге төркемне быел гына, 9 майда булдырдым. Мин аны көрәшкә генә бәйләмәдем, шуңа «Лилия мәйданы» дип атадым: Лилия мәйданы, «Ирек мәйданы», көрәш мәйданы... Шулай да аның аудиториясе – 70-80 проценты – көрәш дөньясындагылар. Бу төркемдәге кешеләрнең кайберләрен белеп тә бетерми идем, хәзер без бик якынайдык. Монда, өлгергән, күргән хәтлесен, көрәш ярышларының положениеләрен җибәреп барам, ярышларда батыр калучыларның исемлекләрен салам, төрле сораштырулар оештырам, көрәшчеләр белән эшләгән әңгәмәләремне куям һ.б.
«Шәхси газеталар дәүләт игътибарыннан читтә кала кебек тоела миңа»
Шәхси матбугатта эшләүнең нинди плюслары һәм нинди минуслары бар?
Дәүләт матбугатында эшләп караганым булмагач, чагыштырып әйтә алмыйм. Бездә, мәсәлән, эш сәгате ягыннан ирек бар. Тугыздан бишкә кадәр офис саклап утырмыйм. Аз булса да, сүз иреге дә бардыр, дип уйлыйм.
Минусларыннан, дәүләт бүләкләре булганда, шәхси газеталар читтә кала кебек тоела миңа. Без халык белән актив эшлибез, кайтавазлар, хатлар күп килә, нәтиҗәләр дә бар, әмма бүләкләүләр булганда, боларны күрмиләр. Минем 20 елга 4 дипломым бар. Бу бик аз. Мәсәлән, ничә еллар буе мәдәниятне яктыртып, минем ул өлкә буенча бер грамота кисәге дә алганым юк. Дүрт дипломымның дүртесе дә намус белән, кем беләндер сөйләшеп түгел, законлы итеп алынган. Андый бәяләүләр дә кирәк. Дәүләт канаты астында булмау дип карау микән ул, бәлки, дөрес әйтмимдер бу сүзләрне. Бу – минем шәхси фикерем генә, редакция фикере түгел.
Аннары, бүләкләрне еш кына бер үк журналистлар ала, бик үк язмаган темага диплом алучылары да юк түгел. Барысын да күрәбез, беләбез. Төрле редакцияләрдәге журналистлар белән яхшы аралашып торабыз бит. Бу яктан «касәсе тулганнар» аз түгел.
Дәүләт газетасында эшләүчеләргә социаль пакет ягы яхшы инде. Без, мәсәлән, социаль ипотекалар ала алмадык. Коммерция ипотекасы белән эш итәргә туры килде.
Аннары, без үзебез журналист та, шофер да, фотограф та – «кофе три в одном» сыман. Әмма боларны зарланып әйтүем түгел, чөнки үзебез сайлаган юнәлеш. Ошамаса – китә идем: дәүләт басмаларына, матбугат үзәкләренә чакырулар булып тора. Әйткәнемчә, мин ирек яратам. Бер дулкында эшлибез, үземне мин «Ирек мәйданы»нда таптым.
Сез бер сораштыруда беренче тапкыр алган гонорарыгыз турында сөйләгән идегез. Хәзерге яшьләрне журналистика өлкәсенә ничек алып килеп була? Хәзерге гонорарларга аларны кызыктырып булмый бит инде?
«Беренче хезмәт хакым минем фатир өчен түләргә дә җитмәгән иде»
Бу – авыр сорау. Яшьләр килми хәзер. Бүгенге көндә мин студент булсам, үзем дә журналистиканы (чөнки ул күңелемдә барыбер булыр иде) параллель эш итеп кенә калдырып, башкарак юлны сайлар идем. Яшьләрнең хәзер җиңелрәк эшлиселәре килә.
Белмим, татар журналистикасына бюджетны арттырып, грантлар булдырып, бүләкләүләрне арттырып, шартлар тудырган очракта гына, бәлки, аларны җәлеп итеп булыр иде.
Минем беренче хезмәт хакым арендалаган фатир өчен түләргә дә җитмәде. Аннан, ояла-ояла кереп, хезмәт хакын арттыруны сораган идем. Бераз гына өстәгән булдылар. Шулай да борылып китмәгәнмен.
Татар журналистикасының киләчәген ничек күзаллыйсыз? Кәгазь матбугат бетә, диләр, журналистика интернетта гына калачак, гомумән журналист һөнәре дә бетәргә мөмкин, аларны нейросетьлар алыштырачак, дигән фикерләр дә бар бит инде. Болар турында уйланганыгыз бармы?
Юк дип әйтәсе килми минем. Пессимистик карашта буласым килми.
Басма матбугат бетә, дигәнне мин инде, ким дигәндә, 10 еллап ишетәм.
Бетә, бетә, дисәләр дә, шул ук темпта эшлибез бит әле. Әйе, кыенлыклар бар. Почта системасы үзгәргәч, язылу авырайды. Басма матбугат бетәчәк, дигәнне тыңлыйсым да, ишетәсем дә килми. Интернетка күчсәк тә, без шул ук халык белән эшләячәкбез.