Главные новости Казани
Казань
Сентябрь
2024

Шамил Шәрифуллинга багышланган кичәдә: «Аның «Йосыф-Зөләйха» балетын куймадылар...»

0

«Композиторның музыкасы яңгыраган вакытта ул яшәвен дәвам итә...»

Концерт программасын Идел Кыямов алып барды. Концертта композиторның вокаль-хор әсәрләре яңгырады. Сәхнәдә Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе хоры (җитәкчесе – Юрий Карпов), «Tatarica» оркестры (җитәкчесе Ринат Халитов) чыгыш ясады.

Шулай ук Ильяс Әүхәдиев исемендәге Казан музыка колледжының хор коллективлары: Катнаш хор (җитәкчесе – Дина Венедиктова), татар халык җыры бүлеге хоры (җитәкчесе – Гүзәл Ахунова), «Antlitz» теория бүлеге хоры (җитәкчесе – Светлана Семенова) бар иде.

Казан шәһәренең хор коллективлары: «Нәүрүз» концерт хоры 16 һәм 9нчы балалар сәнгать мәктәпләре (җитәкчесе – Миңсылу Ткаченко), «Delizia» хоры 4нче балалар сәнгать мәктәбе (җитәкчесе – Альбина Маликова), «Allegro» өлкән хоры 13нче балалар сәнгать мәктәбе (җитәкчесе – Эльвира Төхвәтуллина), «Певуньи» хоры Җәүдәт Фәйзи исемендәге балалар музыка мәктәбе (җитәкчесе – Зитта Семенова), «Piccolini» балалар хоры – 4нче балалар сәнгать мәктәбе (җитәкчесе – Светлана Семенова), Дмитрий Железновның малайлар һәм егетләр хорын да ишеттек.

Солистлар – Ирина Любчак, Элина Сафина, Динар Шәрәфетдинов. Укучылар – Мәрьям Җаббарова, Кәрим Галиев.

Багышлау концерты «Много школ – одна страна» һөнәри музыкаль белем бирү төбәкара фестивале (фестивальнең сәнгать җитәкчесе – Вадим Дулат-Алиев) кысаларында үтте. Башкаручылар – Татар хор музыкасы фестиваль-конкурсы лауреатлары иде.

Концертта җиде өлештән торган «Туган якта» кантатасы, «Мөнәҗәтләр» хор концерты, «Бу дөнья булган бер көн», «Авыл көйләре»нең берничә өлеше, «Син биергә мине чакыр», «Шәһри Болгар», «Татар туе җырлары» кантатасыннан берничә җыр һ.б. әсәрләре яңгырады.

Багышлау кичәсендә Шамил Шәрифуллинның үз иҗатында тирән һәм борынгы милли тамырларны, музыкаль заманчалыкны һәм зур интеллектуаль көчне берләштерүе турында билгеләп үтелде. 1970 елларда композиторның «Мөнәҗәтләр» һәм «Авыл көйләре» әсәрләре шундук аны киң дәрәҗәдә таныта. Татар хор музыкасында беренче мәртәбә мөселман, музыкаль-шигъри традицияләр күрсәтелә һәм автор шушы әсәрләре өчен 2005 елда Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.

Чарада Шамил Шәрифуллинның хатыны Наилә ханым, кызлары, оныклары да бар иде. Композиторның өлкән кызы, 2нче балалар сәнгать мәктәбе директоры, җәмәгать эшлеклесе, музыкант Гүзәл Әбелханова-Шәрифуллинага сүз бирелде:

– Без барыбыз да бик шатбыз. Консерватория ректоры, фестивальнең сәнгать җитәкчесе Вадим Дулат-Алиевка, Елена Хәкимовага, Әлфия Җаббаровага, Айрат Җаббаровка һәм кичәдә катнашкан барлык кешегә рәхмәт белдерәсем килә.

1975 елда 26 яшьлек Шамил Шәрифуллин «Мөнәҗәтләр» хор концертын беренче тапкыр иҗат иткәч аңа теләктәшлек белдергән беренче кеше – Семен Казачков була. Икенче кеше – ул вакыттагы Казан консерваториясе ректоры Нәҗип Җиһанов була. Бу исемлекне дәвам итеп булыр иде. Алар булганга әтинең музыкасы яңгырады һәм әле дә яңгырый. Композиторның музыкасы яңгыраган вакытта ул яшәвен дәвам итә, – диде ул.

  • Композитор Шамил Шәрифуллинның кызы: «Әтиемнең йөрәге милли музыка киләчәге өчен әрнеде»

Сиринә Латыйпова: «Аның бөтен иҗатыннан халык моңы саркып тора»

Концерттан алган тәэсирләре белән музыка белгече, журналист, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Композиторлар берлеге әгъзасы Сиринә Латыйпова да уртаклашты:

– Шамил Шәрифуллин – үзенчәлекле, талантлы кеше. Ул үзен тирәнтен фольклор, халык иҗаты белән бәйләде, бик күп халык көйләрен өйрәнде, аларны җыйды. Аның бөтен иҗатыннан халык моңы саркып тора. Чөнки аның һәрбер әсәре халыкчан.

Шамил Төркмәнстаннан Татарстанга кайткан иде, әби-бабаларын ишетеп үскән кеше буларак, халык иҗатына мөрәҗәгать итте. Аның 75 еллыгына багышланган концертта тагын бер мәртәбә аның иҗатын барладык.

Консерваториядә аспирантурада укыган вакытта Нәҗип Җиһанов, Мирсәет Яруллин, Фасил Әхмәтов, Леонид Любовский, Анатолий Лупповлар бик актив эшли иделәр. Шуңа күрә ул вакытта Шамилнең иҗаты, бәлки, ачылып та бетмәгәндер. Ләкин ул «Авыл көйләре», «Җыен» әсәрләре белән үзен күрсәтә алды, шул вакытта аның иҗатына игътибар иттеләр. Шамилнең иҗатына игътибар бик кирәк һәм ул аңа лаек та, бу концерт – шуның дәлиле булып тора. Аның һәр әсәре үз урынын табарга тиеш дип саныйм.

Ул үзенең иҗатында хор музыкасына еш мөрәҗәгать итә иде. Тагын бер әйбергә игътибар иттем: Казан мәктәпләрендә хор коллективлары бар икән. Балаларны җыеп, аларга бүгенге көн музыкасын гына түгел, элек язылган әсәрләрне программага кертеп, алар белән эшлиләр. Укытучыларга афәрин! Шунысы да кызык: балалар бик теләп башкара. Шамил Шәрифуллинның әсәрләрен башкарган балаларның йөзләреннән нур балкып торды. Бик зур эш эшләнгән. Монда консерватория ректоры Вадим Дулат-Алиевның да роле зур булгандыр.

Оркестровкалар да, бөтенесе төгәл эшләнгән. Әсәрләр яңгыраганда фоторәсемнәр, видеолар күрсәтелде һәм алар Шамил Шәрифуллин музыкасына тәңгәл килеп торды. Багышлау концерты миндә бик җылы тәэсир калдырды, уйланырга мәҗбүр итте. Безнең әле шулкадәр бай мирасыбыз ята, аларны күтәреп, сәхнәгә чыгарырга кирәк. Шамил Шәрифуллин концерты – менә шушы мирасны барлау булды.

Яшьләр хәзер эстрадада чыгыш ясый, акча эшләү белән мәшгуль, алар башкарган әсәр татар дөньясында эз калдырамы – шул турыда уйламыйлар. Ә Шамил Шәрифуллин иҗаты беркайчан да югалмас дип уйлыйм, аны онытырга ярамый. Ләкин барысын да барлау, сәхнәгә чыгару мөһим. Бу эшне башкарып чыккан кешеләргә тагын бер кат «афәрин!» диясе килә.

... Яшьлек еллары да искә төшә. Шамил беркайчан да мескен булып йөрмәде. Хәтерлим, Ульяновск өлкәсенә фольклор җыярга чыккан идек, ул безнең җитәкче иде, ә без 3нче курста укый идек. Ул: «Ленин сезнең белән!» – дип әйтә иде дә, колхоз рәисләре янына барып сөйләшә иде, үзен бик ышанычлы тота иде. Бу аның иҗатында да ярылып ята. Шамил Шәрифуллин алдан баручы иде! Татарларда хор белән җырлау сирәк күренеш, ә менә Шамил Шәрифуллин халык иҗатын җыеп, шуларны үзенчә тәңгәл итеп эшләде. Хор белән мөнәҗәтнең бөтен матурлыгын ачып бирә белде.

Концертның уңышлы узуында Казан дәүләт консерваториясе хоры, Казан дәүләт музыка колледжы хорлары зур роль уйнады. Профессиональ әсәрләрне профессиональ дәрәҗәдә башкарыр өчен шундый профессиональ хорлар кирәк иде. Дина Венедиктова, Гүзәл Ахуноваларның тырыш эшчәнлеге күренә, чөнки әсәрләр барысы да җиренә җиткереп башкарылды.. Бу концертның уңышлы узуында да зур роль уйнады. Казан музыка колледжы директоры Айрат Җаббаровка да рәхмәт, – диде ул.

Ирнис Рәхимуллин: «Шамил Шәрифуллин Татарстанда хор музыкасын Георгий Свиридов дәрәҗәсенә күтәрде»

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, КФУның Татар Халык хорының алыштыргысыз җитәкчесе, Татар дәүләт опера һәм балет театрының элекке баш хормейстеры, Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә Шамил Шәрифуллин белән бергә эшләгән Ирнис Рәхимуллин:

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

– Шамил Шәрифуллин Татарстанда хор музыкасын Георгий Свиридов дәрәҗәсенә күтәрде. Ягъни иң югары дәрәҗәгә. «Мөнәҗәтләр» хор концерты – Шамил Шәрифуллинның төп казанышы, минемчә. Ул халык иҗатын шундый дәрәҗәгә күтәрә алды. Күп тавышлы катлаулы хор әсәрләре бит ул!

«Мөнәҗәтләр»не эшләгән вакытта бик еш Семен Абрамович Казачков белән күрешә иде. Казачков Шамилнең әсәрен бик ошатты, аңа бик күп киңәшләр бирде. Минемчә, әлеге әсәрнең уңышлы нәтиҗәсе ике шәхеснең иҗади тандемында барлыкка килде. Шамил Шәрифуллин – тәҗрибәле мэтр, музыкант. Казан дәүләт консерваториясе хоры Шамилнең әсәрләрен бик күп башкарды. «Мөнәҗәтләр», «Авыл көйләре» хор өчен концертларын һ.б. әсәрләрен күп яңгыраттылар.

Бервакыт Семен Абрамович кабинетына кердем. Шамил Шәрифуллин яңа гына «Мөнәҗәтләр» әсәрен иҗат иткән – мәш килеп шуны уйнап карыйлар, киңәшләшәләр, сөйләшәләр иде. Бу вакытта мин дәрес укытырга тиеш идем, монда инде дәрес тә онытылды, зур кызыксыну белән әлеге иҗади процессны тыңлап утырдым. Шул вакыт «Мөнәҗәтләр»не миннән дә җырлаттырып караттылар. Моннан тыш, Шамил Шәрифуллин керәшен һәм мишәрләрнең халык иҗатын җентекләп өйрәнде. Шуларны ул үзенең иҗатына, эшкәртмәләренә бик югары композиторлык дәрәҗәсендә уңышлы кертеп җибәрә алды.

Шамил Шәрифуллинның «Яфрак төшкән инде юлга» җыры Татар халык хоры репертуарында бар, мин аны хатын-кызлар ансамбле өчен эшкәрткән идем. Башкаручыларга киңәшем шул: Шамил Шәрифуллинның әсәрләрен композитор әйтергә теләгән фикерне искә алып, аңлап, мәгънәсенә төшенеп, җаның белән тоеп башкарырга кирәк, – диде Ирнис Рәхимуллин.

Фото: Шәрифуллиннарның гаилә архивыннан

Миләүшә Хәбетдинова: «Ни дәрәҗәдә эш куелганын дәүләт хезмәткәрләре белмичә дә кала»

КФУ доценты, әдәбият галиме Миләүшә Хәбетдинова фикеренчә, әлеге концерттагы әсәрләрне дәүләт кешеләре дә карарга, кунакларга күрсәтергә тиешләр:

– Концерт татар халкына мөрәҗәгать белән башланып китте: «Син кем? Син кайда яшисең?» Программа мәдәниятебезнең борынгы катламнарына экскурсия буларак тәкъдим ителде. Әлеге концертта мин хор музыкасын башка яктан ачтым. Иң ошаган әсәре – «Шәһри Болгар» бәете. Бу әсәрне Болгарда күрсәтсәләр бик әйбәт булыр иде.

1975 елда Шамил абый мөнәҗәтләр, бәетләр кулланып әсәрләр язган. Шунысы бар – бу Совет чоры, бу эш белән шөгыльләнү бик хупланмаган. Күз алдына китереп була: аңа үзенә карата нахак сүзләр ишетергә туры килгәндер. Шамил Шәрифуллин музыкасы галәм музыкасы кебек, ләкин шул ук вакытта татарча. Чагыштыру өчен: Эльмир Низамов музыкасында без чит мәдәниятне ишетәбез. Музыка белгече булмасам да, композиция ягыннан бөтен элементларның төгәл кулланылганын әйтә алам. «Татарские буколики» әсәрен ишеткәч тә, бик сокланып калган идем мин.

Консерватория ректоры Вадим Дулат-Алиевка Шамил Шәрифуллин юбилеен хор коллективларының фестиваль чыгышы буларак уздырганы өчен рәхмәт әйтәсе килә. Балаларны татарча җырлаттылар. Дөрес булмаган татарча аваз ишетмәдем.

Шундый теләгем бар – бу концерт бер генә тапкыр куелмасын иде. Укытучы буларак бу концертка күпме көч салынганлыгын аңлыйм. Күренеп тора: телгә хилафлык китермичә, югары дәрәҗәдә җырлар өчен хор коллективлары белән бик озак әзерләнгәннәр. Искитмәле әзерлек. Безгә бик күп кунаклар килә, дәүләт дәрәҗәсендә бик күп концертлар куялар. Нигә әле кунакларны шушы концертка китермәскә? Ни дәрәҗәдә эш куелганын дәүләт хезмәткәрләре белмичә дә кала. Бу бит безнең киләчәк, дәрәҗәле җирдә чыгыш ясар өчен безнең балаларга канат куярлар иде! Әсәрләр бу концерт белән генә чикләнеп калмас дип өметләнәм, аларны тагын ишетәсе килә.

Дәрдемәнднең «Бәллүе» бик сокландырды. Дәрдемәнд бу әсәрендә сүз белән графика ясый. Композитор Дәрдемәнднең шигъри осталыгын җырга сала алган. Бу әсәрне беренче тапкыр ишеттем, авызымны ачып тыңладым, карадым. Кызганыч, бу интернетта юк, таныша алмыйбыз.

Әлфия Җаббаровага зур рәхмәт. Бу чарада аның катнашы барлыгы сизелде. Композитор кызы Гүзәл Әбелханова-Шәрифуллинага чакыруы өчен рәхмәт. Күңелемдә һәр коллектив өчен, композиторның үзенчәлекле талантын ассызыклап, һәр әсәрне уйлап җырлаулары өчен горурлык хисе уянды. Иң кыйммәтлесе – әсәрләр композиторның туган телендә башкарылды. Композитор бөтен иҗади көчен татар халкына хезмәт итүгә һәм аның мәдәниятенә багышлаган. Урының оҗмахта булсын, Шамил абый! – диде галимә.

Фото: Рифхат Якупов

Эльмира Галимова: «Шамил Шәрифуллин – фольклорчы-композиторларның иң моңлысы һәм иң тыйнагы»

Композитор, сәнгать фәннәре кандидаты, композитор, Россия һәм Татарстан Композиторлар берлеге әгъзасы, Россия һәм Татарстанның театр әһелләре берлеге әгъзасы, ТР Фәннәр академиясе Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Эльмира Галимова композитор белән гомеренең соңгы көннәрендә аралашкан булган:

Фото: Эльмира Галимованың шәхси архивыннан

– Шамил Шәрифуллин татар халкының фольклорын тирәнтен өйрәнгән композитор, фольклорчы. Андый композиторларыбыздан Александр Ключаревны әйтеп була (аның «Татар халык җырлары» җыентыгы бар). Шулай ук, Җәүдәт Фәйзи дә татар халкының җырларын әсәрләрендә цитата буларак кулланып, фольклорга нигезләнеп иҗат иткән композитор. Шамил Шәрифуллин – фольклорчы-композиторларның иң моңлысы һәм иң тыйнагы.

Казан музыка училищесын тәмамлаганда диплом эшем Шамил абыйның иҗатына багышланган иде. Миңа аның өенә барырга, аннан интервью алырга туры килде һәм ул вакытта инде аның бик каты авырган чагы иде. Шамил абый якты дөньядан китәр алдыннан аның белән күрешеп калдым. Магнитофонга кассетаны куеп, үзенең «Йосыф-Зөләйха» балетын тыңлаткан иде. Бу вакытта диплом эше дә онытылды: икебез дә әлеге музыканы таң калып тыңладык. Ул әлеге балетка шәрык көйләре интонацияләрен дә керткән иде, татар халык җырларының төзелеше нигезендә булган пентатоникага корылган оригиналь көйләр дә иҗат иткән иде, әсәрнең оркестровкасы да мине шулкадәр яңгырашы белән әсир итте.

Әсәрне тыңлаган вакытта Шамил абыйның күзеннән тамчы-тамчы яшь тамганын күргәч, йөрәгем әллә нишләде... Аның хыялы – шушы балетны сәхнәләштерү иде. Ләкин әлеге балетны куймадылар. Шамил абыйның балеты күләгәдә калды, ә сәхнәгә Леонид Любовский белән Ренат Харис иҗат иткән «Йосыф-Зөләйха» балеты менде.

Шамил Шәрифуллинның Багышлау концерты булганын ишеткәч, аның күз яше тамганы күз алдыма килде. Бөтен эшемне ташлап, аның музыкасын тагын бер кат йөрәгем аша үткәрергә дип концертка бардым. Әлеге концертны оештырып чыкканы өчен, хор өчен язылган күпкырлы әсәрләрен зур сәхнәдән яңгыратканнары өчен Казан дәүләт консерваториясенә, шәхсән Әлфия Җаббаровага зур рәхмәтемне белдерәсем килә.

Күңел хатирәсендә шулай ук «Мирас» фестиваленең берсендә аның «Дала» симфоник картинасын программага керткәннәре истә калган. Әлеге концерт программасы кысаларында халык йөрәгенә үтеп керә алырдай бердәнбер әсәр булды минем өчен. Бүген дә колагымда: шушы «Даланы»ң җил искән тавышлары, даладагы мохитне ул оркестровка ярдәме белән тасвирлый алган музыкаль мизгелләр. Һичшисез, мин Шамил Шәрифуллинны композитор-портретчы дип атар идем. Чөнки аның бөтен әсәрләре сюжетка, программага корылган. Рәссам кебек ул шул мохитне музыкада тасвирлый ала. Китап уку көйләрен дә ул шулкадәр зур осталык белән хор өчен эшкәртүләр дисеңме, инструменталь вариантта чагылдыру дисеңме, аерым симфоник әсәрләр нигезендә дә куллана. Миңа да бу ысуллар бик якын, мин дә шундый юнәлеш белән иҗат итәргә тырышам, татар музыка фольклорын үз әсәрләремнең нигезендә күрәм, шөкер, бүгенге көндә үз йөземне булдыра алдым, дип уйлыйм.

Шамил Шәрифуллинның татар фольклорына тугры булып кала белүе, татар халкының язмышы өчен борчылуы, аның иҗаты белән мине берләштерә, миндә аның иҗатына карата соклану хисләре уята. Киләчәктә «Йосыф-Зөләйха» балетын сәхнәләштерсәләр, миңа калса, татар халкы, Татарстан Республикасының мәдәнияте өчен ул зур уңыш булыр иде. Укучылары Илһам Байтирәк, Рөстәм Абязов, Риф Гатауллин – бүгенге көндә республикабызның йөзек кашлары. Алар да татар халкының киләчәге өчен борчыла торган шәхесләр. Шамил Шәрифулинның дәвамчылары буларак иҗат итүләре сөендерә.

Шамил абый бик яхшы, ихлас кеше иде. Эмоциональ кеше түгел иде, эмоцияләре музыкасында урын алгандыр дип уйлыйм. Мин аның иҗатын бик хөрмәт итәм, Шамил Шәрифуллинның иҗатын әле өйрәнәсе дә өйрәнәсе. Башкарылмаган әсәрләр бихисап дип уйлыйм. Кызганыч, яшәгән вакытта үзенә игътибар җитмәгәнен белеп китте.

Консерватория ректоры Вадим Дулат-Алиев Шамил Шәрифуллинның кулъязмаларын табып, «Мирас» фестивале программасына һәрдаим кертергә тырыша. Шуның өчен дә мин аңа бик рәхмәтле, – диде Эльмира Галимова.

«Шамил Шәрифуллин – татар хор сәнгатен үстерү өчен ифрат зур көч куйган шәхес»

«Татарстан» телерадиокомпаниясе журналисты Раил Садретдинов Шамил Шәрифуллин музыкасын үт итүе турында әйтте:

– Шамил Шәрифуллин кичәсендә композиторның хор өчен язылып, аңа зур танылу алып килгән әсәрләре, бер кантатасы башкарылды. Иң сөенечлесе – бу әсәрләр балалар һәм студент яшьләр хор коллективлары башкаруында яңгырады. Димәк, композиторның иҗаты яши дигән сүз.

Шамил Шәрифуллин – татар хор сәнгатен үстерү өчен ифрат зур көч куйган шәхес. Ул үзе безнең халыкка чын милли музыкасын ачкан төсле, композиторның үз иҗатын да безгә ачасы да, ачасы әле.

Мине Шамил Шәрифуллин музыкасына гашыйк иткән шәхесләрнең берсе – аның кызы Гхзәл Әбелханова-Шәрифуллина булды. Ул әтисенең иҗатын пропагандалауга, танытуга шундый зур көч куя! Исең-акылың китәрлек. Әле кайсы иҗатчының баласы шулай янып-көеп йөри икән?! Алар бик санаулы, саный китсәң кул бармаклары да җитәр.

Инде концертка килгәндә, ул ялгышмасам, язын ук булырга тиеш иде. Оештыру дәрәҗәсе үзенең масштабы белән сокландыра. Күпме хор коллективлары җыелган иде! Һәрберсе 20-30 кешедән торган хор бит ул, аерым солистлар гына түгел! Әлбәттә, 1,5 сәгатьлек концертта хор сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән композиторның барлык иҗатын сыйдырып бетерү мөмкин түгел... Әмма оештыручылар шактый тырышканнар. Концерт үзе миңа хәтта җитмичә дә калды. Дәвамын тели, көтә күңел.

Шәхсән үземә Шамил Шәрифуллин композитор күбрәк симфонист һәм җырлар авторы буларак якын. Әлбәттә, аның иҗаты, шәхесе тагын да масштаблырак, зуррак концертларга лаек! – диде Раил Садретдинов.

Айдар Ниязов: «Шамил Шәрифуллинга алмаш түгел, ә аның мирасын саклап калучылар кирәк»

Дирижер, композитор, мультиинструменталист Айдар Ниязов кичәдә Гүзәл Ахунова җитәкчелегендә Казан музыка колледжы хорында җырлады:

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

– Шамил Шәрифуллинның иҗатын бик яратам. Аның музыкасы шул ук вакытта гади дә – бу җырчылар өчен дә, музыкантлар өчен дә бик мөһим. Аның әсәрләрен моңсу дип әйтмәс идем, колакка ятышлы яңгырый. Шамил Шәрифуллинның әсәрләрен башкару күңелгә рәхәт. Хор өчен язылган әсәрләрен башкару үзенчәлеге дә бик төрле, чөнки ул бик күп төрле стильдә язган. Балетлары да, симфонияләре дә бар. Әлбәттә, төп үзенчәлеге – татар фольклоры нигезендә иҗат итүе. Шул ук вакытта, аның әсәрләренең һәрберсе мөстәкыйль, заманча стильдә.

Ул бик күп матур музыка иҗат иткән, шунлыктан без әле аның ишетелмәгән әсәрләрен дә киләчәктә тыңларбыз дип уйлыйм.

Шамил Шәрифуллин урынына алмаш бармы, дигән сорауга мин болай җавап бирер идем: алмаш кирәк түгел. Безгә аның мирасын саклап калучылар кирәк. Аның музыкасы белән кызыксынучылар артсын иде, аның музыкасын таратсыннар, популярлаштырсыннар, яздырсыннар иде. Аллаһка шөкер, Миләүшә апа Тәминдарова бар. Ул үзенең антологиясендә Шамил Шәрифуллинның берничә әсәрен яздырды, мин ул язмаларны «Яндекс.Музыка»дан бик рәхәтләнеп тыңлап утырам. Миләүшә Тәминдарова кебек кешеләр безгә җитми.

1-22 декабрьдә Казанда Солтан Габәши исемендәге Милли музыка фестивале оештырыла. Анда Шамил Шәрифуллинның укучысы Илһам Байтирәкнең 2нче симфониясенең премьерасы була. Ул аны Шамил Шәрифуллин истәлегенә багышлаган. Илһам абый әсәрен укытучысы исән вакытта яза башлаган һәм ул вафат булгач тәмамлаган, – диде Айдар Ниязов.

Композиторның иҗаты алга таба да яшәсен, дәүләт дәрәҗәсендә әсәрләре һәрчак яңгырап торсын, онытылмасын, яшь буын Шамил Шәрифуллинның әсәрләрендә тәрбияләнеп үссә иде дигән теләктә калабыз. Концерт ахырында да бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның: «Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын,/ Без үләрбез, билгеле, тик үкенечкә калмасын» – дигән шигырь юллары яңгырады. Халкыбызның мирасын бергәләп саклыйк.

  • Композитор Шамил Шәрифуллинның 75 еллыгына багышланган багышлау кичәсеннән фоторепортаж
  • Шәрифуллин Шамил Камил улы – композитор, педагог, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (1992). 1949 елның 13 сентябре, Төрекмәнстан ССР, Чарджоу өлкәсенең Фараб бистәсендә туган. 2007 елның 25 декабрендә Казанда вафат булды. 1973 елда Казан консерваториясен (А.Лупповта композиция классы) тәмамлый. 1972–1982 елларда Идел буе халыклары музыкасы кабинеты мөдире була.
  • Композитор һәм педагог Шамил Шәрифуллинның өч хор концерты, 2 симфониясе, симфоник оркестр өчен концертлары, инструменталь әсәрләре һәм күпсанлы җырлары бар. «Мөнәҗәтләр» һәм «Авыл көйләре» исемле хор концертлары өчен 2005 елда Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. 1976-2001 елларда Казан консерваториясенең теория һәм композиторлык кафедрасында белем бирә, үз укучыларын тәрбияли. Шамил Шәрифуллин татар музыка этнографиясен үстерүгә дә зур өлеш кертә. Фольклор экспедицияләре оештыруда катнаша, аларның нәтиҗәләрен җыентык итеп бастыра.
  • Төп әсәрләре: «Йосыф һәм Зөләйха» балеты (үз либреттосына, 2005, куелмаган); Беренче симфония (1973); «Дала» симф. поэмасы (И.Байтирәк белән автордашлыкта, 2004); Скрипка һәм фортепиано өчен соната (1970); Фортепиано өчен соната (1972), Кыллы квартет (1972), Скрипка, виолончель һәм фортепиано өчен трио (1982); Фортепиано өчен ун пьесадан торган «Борынгы халык моңнары» циклы (1988); орган өчен «Мөнәҗәтләр темасына вариацияләр» (1974) һәм «Сәйдәш елгасы» (2000) әсәрләре; җырлар (50 дән артык), татар халык җырларының хор өчен эшкәртмәләре (15 тән артык), спектакльләргә һәм телефильмнарга музыка (10нан артык) һ.б.