Главные новости Казани
Казань
Сентябрь
2024

«Әбиләр чуагы кайвакыт ике, өч тапкыр да кабатлана»: быелгы җәй сузылды

0

«Атмосфера фронтлары йогынты ясый башлый»

Июнь ае һава торышына күбрәк хас булган аномаль эссе озакка сузылганнан соң, сентябрьнең беренче яртысында Татарстанда атмосфера процесслары акрын гына көзгә күчә. Һава температурасы кими бара, атнаның икенче яртысында болытлы һава торышы, яңгыр һәм яшен көтелә.

«Россиянең Европа территориясендә һәм Уралда озак вакыт хакимлек иткән антициклон акрынлап китә. Безнең территориягә атмосфера фронтлары йогынты ясый башлый», – диде «Татар-информ»га Татарстан Гидрометеорология үзәге башлыгы Феликс Гоголь.

Фото: © Солтан Исхаков / «Татар-информ»

Көз, соңга калып булса да, үз көченә керә. Агентлык әңгәмәдәше мәгълүматлары буенча, узган төндә Татарстанның көньяк-көнчыгышында туфракта һәм һавада беренче кырау төшү теркәлгән. Баулыда төнлә һава температурасы -1 градуска кадәр төшкән.

20 сентябрьдә кыска вакытлы яңгырлар, урыны белән яшен көтелә. Төньяк-көнбатыштан исүче җил урыны белән секундына 15 метрга кадәр көчәя. Төнлә иң түбән температура +7..+12 градус була, көндез иң югары температура +15..+20 градусны тәшкил итә.

21 сентябрьдә аязучан болытлы һава торышы фаразлана, урыны белән бераз яңгыр ява. Көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан исүче җил көндез урыны белән секундына 14 метрга кадәр көчәя. Төнлә минималь температура шулай ук +7..+12 градус, ә көндез максималь температура +16..+21 градус тирәсе булыр, дип көтелә.

«Әбиләр чуагы кайвакыт ике, өч тапкыр да кабатлана»

Һава торышы алмашынуга зарланырга кирәкми, ул республика халкын шактый озак – сентябрьнең беренче ике декадасы дәвамында иркәләп торды. Шушы вакыт төбәктә һава температурасы нормадан күпкә югарырак булды.

«Иң югары күрсәткечләр турында әйтсәк, кайсыбер көннәрдә уртача тәүлеклек һава температурасы күпьеллык уртача күрсәткечләрдән 9-10 градуска югарырак иде. Соңгы көннәрдә – 16-17 сентябрьдә уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 5-7 градуска югары булды. Ләкин җылылык буенча моңарчы теркәлгән рекордларны рәсми рәвештә узып булмады», – дип билгеләде Феликс Гоголь.

Спикер аңлатканча, көзнең шулай җылы башлануына Татарстанда гына түгел, Россиянең бөтен Европа өлешендә, Уралда һәм хәтта Көнбатыш Себердә һава торышын билгеләгән киң антициклон сәбәпче булган. Гидрометеорология үзәге эксперты фикеренчә, бу җылылыкны әбиләр чуагы дип санарга була, һәм ул әле кире кайтырга мөмкин.

«Бездә хәзер салкыннар чоры була, ә аннары берничә көнгә җылы кайта. Бу шулай ук әбиләр чуагы булачак. Ул сезон эчендә берничә тапкыр булырга мөмкин. Кайвакыт ул (әбиләр чуагы) ике яки өч тапкыр – сентябрьдә һәм октябрьдә кабатлана. Кайчак октябрьдә явым-төшемсез җылы һава торышы урнаша, кояш яктырта, чагыштырмача җылы була. Мондый чор ике-өч-биш көн дәвам итәргә мөмкин, әмма әлегә фаразлавы кыен», – диде Гоголь.

Фото: © Солтан Исхаков / «Татар-информ»

«Метеорологик җәй 118 көнгә сузылды»

Метеорологлар уртача тәүлеклек температура 15 градустан югары булган чорны җәй дип саный. Республикада ул уртача 92 көн дәвам итә. КФУның Экология, биотехнология һәм табигатьтән файдалану институты метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүһәдиев мәгълүматлары буенча, быел метеорологик җәй 18 сентябрьгә кадәр – 118 көнгә сузылган.

«Бу айның беренче ике атнасында температура +18,5 градусны тәшкил итте. Бу — шактый сирәк күренеш. Соңгы тапкыр мондый хәл 15 ел элек күзәтелде. Метеокүзәтүләр тарихында көзнең шулай аномаль эссе булып башлануы теркәлгән нибары 4 очрак булды», – дип китерә Әүһәдиев сүзләрен КФУ матбугат хезмәте.

Сентябрьдә озакка сузылган җәйге эсселек һәм корылык сәбәпләрен «Татар-информ»га КФУ профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев аңлатты.

«Беренчедән, Россиянең бөтен Европа территориясендә блокировкалаучы антициклон урнашты. Ул озак вакыт таркала алмады. Аны төньяк-көнбатыштан киләчәк циклон таркатачак. Икенчедән, җылылыкка Урта Азиядән килгән көньяк-көнчыгыш агымнар сәбәпче булды. Кояш күп булды, болытлар булмады, төннәр җылы торды», – диде ул.

«Бу ел метеокүзәтүләр тарихында иң җылы еллар өчлегенә керәчәк»

КФУ профессоры билгеләп үткәнчә, быел салкын һәм җылы чорлар чиратлашып бара. Майның беренче яртысы шактый салкын булды, шул сәбәпле, күп кенә җимеш-яшелчә культуралары һәлак булды. Аннары июньдә эссе һава торышы килде. Июль буе явым-төшем булмады, Казанда җәйнең икенче аеның соңгы 2 көнендә коеп яңгырлар яуды. Августта салкынча һава торышы күзәтелде.

Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

«Казанда әлегә кадәр җәйге температуралар күзәтәбез. Хәзерге вакытта климат буенча уртача тәүлеклек температура +11 градус булырга тиеш, ә чынлыкта ул нормадан берничә градуска югарырак. Чираттагы салкын полоса дүшәмбедән башлана. Ул узгач, яңадан антициклон кайта, әбиләр чуагы килә ала», – диде КФУ галиме.

Туфракның дымлылыгы түбән булу авыл хуҗалыгына һәм көзге чәчүлекләргә тискәре йогынты ясарга мөмкин, дип өстәде спикер. Бу ел, гомумән, бик эссе ел буларак тарихка керәчәк.

«Климат глобаль җылыну сәбәпле, температура фоны бөтен сезоннарда да арта. Әмма Эль-Ниньоның (эсселек дулкыны бөтен планетаны камап ала торган табигый күренеш – «ТИ» иск.) җылы фазасы тәмам, аңа алмашка Ла-Нинья килә. Ләкин бу ел Җир шарындагы метеокүзәтүләр тарихында иң җылы еллар өчлегенә керәчәк», – дип йомгаклады Юрий Переведенцев.

Салкыннар килә. Җылылык бирү чоры, беренче кар төшү дә ерак түгел. Сүз уңаеннан, беренче кар төбәктә төрле елларда төрле вакытта төште. Сентябрьдә яуган очраклар да булды, әмма якын көннәрдә мондый хәл фаразланмый. Безнең якларда тотрыклы кар капламы гадәттә ноябрьнең икенче декадасында ята, әмма республика буенча даталар төрлечә. Кайсыбер елларда кар катламы декабрьнең беренче-икенче декадасында гына да ятты.

Наталья Рыбакова язмасы тәрҗемә ителде