Главные новости Казани
Казань
Сентябрь
2024

Гошер сәдакасе бирә торган вакыт җитте: күпме һәм кемгә тапшырасы?

0

Гошер – сәдаканың махсус төре, ул мөселман кешесенең, үстергән уңышын җыеп алганнан соң, аның уннан берен мохтаҗларга бирүдән гыйбарәт. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итте.

Гошер сәдакасының мәҗбүри булуы хакында «Әл-Бәкара» («Сыер») сүрәсенең 267нче аятендә әйтелә: «И, иман китерүчеләр! (Кәсеп итеп) Тапканнарыгызның иң яхшыларын (хәләлләрен) һәм Безнең сезнең өчен җирдән чыгарган нәрсәләребездән (садака итеп) сарыф итегез...»

Гошер сәдакасының мәҗбүри булуының асыл мәгънәсе – теләсә кайсы уңыш нигезендә Аллаһының рәхмәте ятуда, чөнки әлеге нигъмәтләр табигать шартларының уңай килүе нәтиҗәсендә өлгерә. Аллаһының рәхмәтенә ирешү һәм киләсе уңышка нигез салу өчен, Раббыбызның әмеренә буйсынып, Кәлям Шәрифтә әйтелгәнчә, уңышның гошерен (уннан берен) бирергә кирәк, диелә хәбәрдә.

21 сентябрь – Татарстанда Гошер көне – Татарстан Диния нәзарәте шул хакта телеграм-каналында хәбәр итте.

Диния нәзарәте башлангычы белән Татарстанда ел саен гошер сәдакасы җыю һәм аны тарату кампаниясе үткәрелә. Бу изге эштә һәр кеше катнаша ала.

Моның өчен бакчаңда җыеп алынган уңышның бер өлешен республика районнарының үзәк мәчетенә алып килергә кирәк – ул мохтаҗларга тапшырылачак.

Нәрсәләр кабул ителә:

Җиләк-җимеш һәм яшелчәләр: бәрәңге, кәбестә, аш чөгендере, кишер, суган, кабак, алма, слива һ.б.

Гошерне җыю һәм тарату белән Нәзарәтнең «Зәкят» хәйрия фонды да шөгыльләнә.

Хәйрия эшендә катнашырга теләүчеләр яки ярдәм кирәк булучылар (843) 225-33-22 телефоны буенча мөрәҗәгать итә ала. Фондта меңнән артык мохтаҗ гаилә исәптә тора, аларның барысына да – күп балалы, тулы булмаган, аз керемле, авыру балалар тәрбияләүче гаиләләргә – гошер тапшырылачак.