Главные новости Казани
Казань
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Сайлау тәмам: автомобиль иясе билгеле

0

«Гаилә белән сайлыйбыз!» бәйгесенең төп җиңүчесе билгеле. «Лада Веста» автомобиле Апас районыннан Лилия Зәйнуллинага бирелә. Бу хакта ТНВ каналында барган телемарафонда билгеле булды.

ТНВ студиясендә көн буе барган телемарафонда 12 яңа iPhone 15 дә уйнатылды. Телефон һәм автомобиль сайлау участогына гаилә белән килеп фотога төшүчеләр арасында уйнатылды. Акциядә катнашучылар ике хештег кулланырга тиеш иде – #ТатарстанАлга һәм #ВсейСемьейНаВыборы. Бәйгедә 93 меңнән артык кеше катнашкан.

Җиңүчеләрнең тулы исемлеге:

iPhone отучылар – Балык Бистәсеннән Айрат Сафин, Әлмәттән Эльмира Комарова, Чаллыдан Руслан Аглиев, Мөслимнән Зәлия Ибраһимова, Чаллыдан Федор Майоров, Казаннан Алисә Газинуровна, Мөслимнән Жанна Байгузина, Әлмәттән Ландыш Потапова, Кукмарадан Раниф Базгутдинов, Казаннан Гөлнара Садыйкова, Валентин Егоров, Түбән Камадан Алина Илдарханова.

20.00дә Татарстан Дәүләт Советына VII чакырылыш депутатларын сайлау тәмамланды. Иртәнге җиңедән республикада 2760 сайлау участогы эшләде. 18.00 мәгълүматлары буенча, сайлауда 63 проценттан тан артык сайлаучылар катнашкан. Сайлаучылар бер мандатлы округлардагы депутатларны (50 депутат) һәм партияләр исемлегенә тавыш бирде. Партияләр – «Яңа кешеләр», ЛДПР, «Гадел Россия», «Бердәм Россия», «КПРФ».

Сайлауның нәтиҗәләре иртәгә билгеле булачак.

Сайлауда 16 меңнән артык күзәтүче булган.

Сайлау участокларына табиблар чакыру кирәк булган очраклар теркәлмәгән. Сайлау участокларына хокук саклау органнары чакырылмаган.

Сайлауга кадәр Үзәк сайлау комиссиясенә барлыгы 21 мөрәҗәгать булган, сайлау көнне – дүрт. Алар муниципалитетларда узган сайлауларга кагылышлы булган.

Үзәк сайлау комиссиясе Дәүләт Советына депутатлар сайлауга тәэсир итәрдәй хокук бозулар булмады дип белдерде. Дәүләт Советына сайлауга кагылышлы мөрәҗәгатьләр гомумән булмаган.

Биш кеше сайлау исемлекләрендә үзләрен таба алмаган. Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев аларның барысы да оператив хәл ителде дип белдерде һәм сайлаучылардан гафу үтенүләрен әйтте.