Главные новости Казани
Казань
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Алып баручы Айзилә Батырхановага дәүләт бүләге тапшырганнар

0

Телевидение журналисты, республика күләмендә уза торган чаралар алып баручысы Айзилә Батырханова Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлар өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнгән.

«Чиксез бәхетлемен! Рәхмәт, халкым! Рәхмәт, «Уйнагыз, гармуннар»! Республика көнендә дәүләт бүләгенә лаек булдым! Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләндем», – дип хәбәр итте ул бу яңалыкны социаль челтәрдә.

Искәртеп үтик, Айзилә Батырханова быел «Бәллүр каләм» бәйгесендә дә җиңүче булган иде. «Интертат»ка биргән интервьюсында Айзилә журналистикага ничек иртә килүе, туры эфир серләре, татар теле һәм киләчәккә хыяллары турында сөйләгән иде.

  • Айзилә Батырханова: «Иртән 1 сәгатем тавышны көйләргә китә»

  • Айзилә Батырханова Рабит Батулла уйнаган фильмда шәрә төшүне һәм сәрхүш образын ошатмаган