Главные новости Казани
Казань
Август
2024

Лайфхак: Телефон, электросамокат, пауэрбанкка ут капса нишләргә?

0

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан лайфхак: ут капса – челтәрдән ал да суга сал.

Электровелосипед, электросамокат, кәрәзле телефон, пауэрбанк литий-ионлы аккумулятордан эшли. Бу чыганакка ут капкан очракта, ул бары тик тулысынча суга салып кына сүндерелә. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе телеграм-каналында хәбәр ителә.

Әлмәттә җир асты парковкасында электросамокатка ут капкан. Утны коткаручылар килгәнче сүндергәннәр, зыян күрүчеләр юк, диелә хәбәрдә.