Главные новости Казани
Казань
Август
2024

Умартачылар: «Бал уңышына май салкыннары да тәэсир итте»

0

Һөнәр – кулдагы алтын беләзек. Язмам геройлары да шушы мәкальнең тормыштагы ачык мисалы. Ямьле җәй дәвам итә, бал җыю вакыты, «медогонкалар»дан гәрәбәгә тиң балны аертулар да тулы куәткә бара. Тик шулай да бал уңышы быел төрле районнарда, җирлекләрдә төрлечәрәк күренә... Кайдадыр бик мул, ә кайсыбер яклар умартачыларын бал җитештерүләр хафага сала! Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, әле бал аертулар тәмамланмады. Август – елның иң ризыклы һәм мул ае икәнен дә онытып җибәрмик.

Умарталыкларда бал аертулар кызган мәлдә

Иң башта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Умартачылык һәм аквакультура секторы мөдире Динард Гатауллин белән әңгәмә корып алдым.

Быелгы бал уңышы ничегрәк, Динард Хидиятуллович?

Менә соңгы алган оператив мәгълүматларга караганда, районнарыбызда бал алу күләме – былтыргы сезон белән чагыштырганда, әллә ни ким түгел, әле кайбер якларда күбрәк тә әле. Мин менә шундыйрак анализ ясадым: республиканың төньяк төбәкләрендә урнашкан хуҗалыкларда балның күләме узган елгыдан артыграк. Мисал итеп Арчаны, Балтачны китерәм. Узган елгы бал җитештерү статистикасына күз салсак, Татарстан умартачылары 3,17 тонна бал җитештерде. Россия күләмендә җитештерелгән балның 5 ярым процентын тәшкил итә ул. Әлеге вакытта бал җыю дәвам итә, мониторинг нәтиҗәләре сентябрь айларында билгеле була, гадәттә.

Соңгы елларда балчылык продуктларына бәяләр арзанаюга да умартачылар борчыла иде. Хәзер бу эш ничек?

Балга һәм балчылык продуктларына бәяләрне базар икътисады көйли. Әгәр дә, балның күләме базар киштәләренә күбрәк чыгарылса, әлбәттә, ул арзанаюга барачак. Ә бал аз булып, кулланучы ихтыяҗы зур булса, хаклар үсәчәк. Хәзерге вакытта исә районнардан алынган мәгълүмат белән танышсак, безнең бик күп якларда 3 литрлы банка бал 1500-2000 сумга сатыла. Кайбер җирлекләрдә хәтта ки 2500-2600 сумга саталар, андый яклар да юк түгел. Иң кыйммәтлесе – юкә балы, 1 кг – 600 сум чамасыннан ким түгел.

Гомумән, умартачылар республикабызда күпме? Саннар белән таныштырып үтсәгезче. Әллә умарта асраучы крестьян-фермер хуҗалыклары да бармы?

Бүгенге көндә һәр формада эшләүче хуҗалыклар бар: киң таралган шәхси хуҗалыклар да, крестьян-фермер хуҗалыклары да, җаваплыгы чикләнгән җәмгыятьләр дә, шәхси эшмәкәрләр дә. Шулай да шәхси хуҗалыкларда, ихаталарда умарта асраучылар 90-93 процентны тәшкил итә. Безнең ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсеннән алган саннар буенча, 148 147 умарта исәпләнә республикада.

Иң күп бал кортлары асраган районнарны атап узу да дөрес булыр. Иң күбе Арчада – 7600 баш умарта бар, аннан соң Мамадышта, Азнакайда, Нурлатта һәм Балык Бистәсендә.

Бездә күбрәк нинди токымлы бал кортлары асрыйлар?

Бездә хәзерге көндә күпчелек «Среднерусская» токымлы бал кортлары асрала, шулай ук «Карника», «Карпатская» дигәннәре дә бар. Әлбәттә, безнең климатка иң яраклашканы – «Среднерусская». Бу токым кортларның бал җыю сәләте һәм көче дә яхшы бәяләнә, кышлавы да әйбәтрәк үтә, әмма алар усалрак. Шуннан соң җәй эчендә алар бик күп күч тә аералар. Тик, төньяктан кайтарылган бал кортларына караганда, алар бездә асрау өчен уңай. Яңа токым кортлар да Татарстанга кертелә, ләкин күпләп түгел.

Басуларны һәм агачларны химикатлар белән эшкәртү дә умартачыларның җан бәласенә әверелә... Ә кайбер районнарда бу хәл бик уңай хәл ителә.

Инкярь итеп булмый, безнең авыл хуҗалыгы үсемлекләрен химик матдәләр белән эшкәртү нәтиҗәсендә, умарта кортларына азрак зыян килә. Моны без, нәкъ шул препаратлар куллану сәбәпле, зарар килә, дип әйтә алмыбез. Аның өчен лаборатор тикшеренүләр белән куелган диагноз булырга тиеш! Әле менә лабораторияләргә җибәрелгән күп кенә анализларда андый төгәл диагнозлар куелмаган.

Без бу юнәлештә районнарның авыл хуҗалыгы идарәләре белән эзлекле эш алып барабыз. Безнең министрлыктан күрсәтмәләр списогы төзелде, ул идарәләргә җибәрелде. Хуҗалыкларны басу-кырларны эшкәрткәндә 3 һәм 4нче класслы химик һәм биологик юл белән булдырылган матдәләрне кулланырга өндибез. Басуларны эшкәртүгә 3 көн кала умартачыларны искәртергә тиешләр. 1 сентябрьдән Россия күләмендә яңа закон керә, аның нигезендә авыл хуҗалыгы культураларын эшкәртүгә 5 көн кала искәртү мәҗбүри булачак инде.

Умартачыларга, «Интертат» укучыларына теләк-фикерләрегез.

Умартачылык тармагы яңадан-яңа юнәлешләр, сулыш алсын! Шәхси хуҗалыклар гына түгел, ә башка зур-зур авыл хуҗалыгы оешмалары да умартачылык белән ныклап шөгыльләнсеннәр. Бал кортларының яңа токымнары белән эшләү дә актив барсын иде. Эшләгән умартачыларыбызның тырыш, матур, ил табынын сыек алтын белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән хезмәтләрен лаеклы бәяләсеннәр иде. Умартачылар – булдыклы, уңган, җир җимертеп, шул ук вакытта бик тыныч кына эшли торган халык бит ул.

Мамадыш умартачысы Хәниф Миңнекаев бал муллыгына зарланмый

Мамадыш районының «Пятилетка» совхозы посёлыгыннан Хәниф Миңнекаев 1993-1994 еллардан бирле бал кортлары асрый, иң башта 1-2 умартасы гына була. Бал кортларын аңа хәләл җефете Люция апа һәм балдызы Энҗе ханым да караша. Ә улы Айрат умартачылыктагы гаять файдалы продукт булган прополисны зәйтүн маенда эретеп кремнар, мазьләр ясый икән. Әйтергә кирәк, прополис – бик көчле антисептик, тамак авыртса да, ашказаны чирләре өчен дә яхшы дәва. Халык медицинасында прополис кушылган төнәтмәләрне төрле авыруларны дәвалаган чакта кулланалар, һәм ул үзенең уңай тәэсире белән билгеле. Әмма аны кулланганда да, дәваланганда да табиблар белән киңәшләшү кирәк.

Аллага шөкер, минем бал муллыгы бик зур. Йортым янында гына урман, ялан-болыннар, ерак түгел генә Нократ елгасы җәйрәп агып ята. Бер яктан – көтүлек җирләре, хәзер кеше мал тотмый, анда да тапталмый җир. Шуңа күрә бик уңайлы миңа, умарталарны читкә кочёвкаларга йөрткәнем дә юк! «Среднерусская» токымлы бал кортларын үрчетәм, 30 умартам бар. Бал аертуларга килгәндә, быел «кошмар» булды инде, 27 июльдә тәүге тапкыр аерткан идек, аннары яңгырлар китте. Сменалы эштә эшләгәч, ял көннәрендә бер 30лап рам аертам.

Бал җыю чорында һава торышлары әйбәт булды, зарланырлык түгел. Ә аертыр мәл, көнбагышлар чәчәк ату вакыты җиткәч, яңгырлар башланды. Якындагы гына басуга көнбагыш чәчкәннәр иде, аннан бал җыйдылар. Болай күпчелек урман һәм кыр чәчәкләре, төрле үләннәр балы яхшы гына булды. Былтыр бал бөтенләй бик начар иде. Эсселек интектерде бит, ә кызу һава торышында чәчәкләр нектар бирми, кортлар да ныклап балга йөри алмый. Яз да авыр килде.

Халыкның быел бал кортлары кышны бик авыр кичерде бит. Минем умарталарга алай зыян тимәде. Вакытлы матбугатны даими укып барам, бөтен Россиядә шулай булды, диләр. Татарстан умартачылары да зарланды, кемнәрнеңдер 25тән 5 умарта гына да калды.

Үземнең инде умартачылык – төп эшемнән тыш шөгылем генә булгач, бал кортлары пакетлары сатып, ана чыгарып мәшәкатьләнгәнем юк. Умарталарым урамда кышлый, кар белән күмәм дә, имин генә кышлыйлар. Менә шушы 30 ел эчендә нибары 2 тапкыр гына умарта ояларына тычкан кергәнен күрдек, әмма бал кортлары аны үтергәннәр иде яз көне күргән чакта. Омшаниклардагы умарталарга тычкан белән күсе ешрак һөҗүм ясыйдыр.

Актанышта, бал уңышы муллыгына йөз тотып, фацелия чәчкән булганнар

Актаныш районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү бүлеге баш белгече Рил Әхмәтҗанов:

– Агымдагы ел умартачылар өчен яздан ук авыр килде. Әле менә яңарак кына умартачылар белән сөйләшеп тә алган идек. Бал аерту сезоны тәмамлануга да аз калды, былтыргыга караганда бал бездә өчтән бер өлеш генә... 3 тапкыр ким. Быел бал уңышын алуда планнарыбыз бик зурдан иде. Фацелия – юкәдән кала, бал бирү буенча икенче үсемлек, балы ифрат дәрәҗәдә тәмле. Авыл хуҗалыгы өлкәсендәге галимнәр әйтүенчә, елы туры килсә: аның 1 гектарыннан 1 тонна чамасы бал бирергә мөмкин.

Без ел саен районда, яз башында Актаныш технология техникумында умартачылык сорауларын игътибар үзәгенә алган киңәшмә үткәрәбез. Анда бөтен җирлекләрдән умартачылар җыела, һәм хуҗалыклардан баш агрономнар килә. Булган мәсьәләләрне уртага салып сөйләшкәч, умартачыларга ярдәм булсын өчен, «Актаныш» һәм «Әнәк» агрофирмалары фацелия чәчтеләр. Форсаттан файдаланып, «Интертат» сайты аша аларның җитәкчеләренә – Рамиль Валиевка һәм Фаил Газетдиновка рәхмәт белдерәм.

Һава торышы шартлары начар булса да, алда атап узган культурадан яхшы гына бал уңышы булды. Файдасы тиде. Тулаем алганда, фацелия Актанышта һәм Чәчердә – 50, Яңа Кормаш һәм Киров авылларында 30 гектар чәчелде, гомумән 6 басу мәйданын биләде. Быел бу культураны чәчү һәм тәрбияләү технологиясе өйрәнелде инде, киләсе елга фацелия мәйданнарын арттырасы иде.

Аллага шөкер, безнең район кырларын химикатлар ярдәмендә эшкәртүдән проблема юк. Социаль челтәрләрдәге мессенеджерда район баш агрономнары төркеме бар, шунда кем, кайда нәрсә эшләячәге хәбәр ителә. Әле агрономнарның күбесе дә һәвәскәр умартачылар, якыннары да умарта асрап көн күрә.

Умарталар быел яхшы кышламаган иде, әлбәттә. Яз көне суыклар умартачыларга көн бирмәде, ә аннан соң яңгырлар иште генә. Шулай да, умартачыларыбыз кәефләрен төшермәде, быел гына районга 400-500 умарта пакетлары кайтты. Бер сөенечле яңалык: бал бәясе артты. Соңгы елларда, бер 5-6 ел, безнең якларда ул 1000-1300 сум булды, ә хәзер 3 литрлы банка – 1500 сум. Үзем менә 1800 сумга бал саттым, фацелия һәм карабодай балы 2000 сумга барып җитте. Бал хаклары бигрәк түбән иде бит.

Гомумән, Актаныш районында 311 кешенең умартасы бар. Ә менә күпләп бал кортлары асраучы 110 райондашыбыз бар. Узган ел бездә 1 умартадан уртача 20 килограм бал алынган. Ә быел 5-6 гына. Ә гомумән, 10 кило булуы нормага туры килә. Тиздән Актанышта бал ярминкәсен уздырырга җыенабыз. Аның кысаларында умартачылар белән киңәш корырга да ниятлибез. Хәзер бездә рапс басулары бик күп, үткән ел 5 мең гектар булса, быел 3 мең генә ул. Аның кимүе дә безнең өчен олы плюс булды, Юлай. Күрше генә Башкортстанның Илеш районында, 2 ел чамасы, якында гына 1000 гектарлап карабодай чәчтеләр. Районыбыздан бер 50 умартачысы шунда бал кортларын чыгарды. Фацелия дә бетүгә, безнең тәҗрибәле умартачылар карабодай басулары ягына чыгуны хуп күрде. Рапс балын сату кыен, кулланучыга сыйфатлы товар кирәк. Әлбәттә, исәнлек-саулык булсын, киләсе ел уңышлары мул булсын иде инде!

Рил ага умартачылык тармагындагы күптәнге хыялын гамәлгә ашыру алдында да тора. «Актаныш балы» дигән матур, халык игътибарын җәлеп итәрлек төрүне, бизәүне оештырырга тели. Әлеге вакытта Актаныш умартачылары Чаллы шәһәрендә узачак ярминкәләргә дә ныклап әзерләнә икән.

Шулай ук, Актанышның Кәзкәй авылыннан абруйлы умартачы, район үзәк яңа буын модельле китапханәсе мөдире Гөлназ Әхмәдишина:

– Быел бал юк. Юк, дисәм, бөтенләй ялганлау була инде. Көн булмады бит яңгыр, салкын. Ни аертып булмый! Умарталарның «магазин»нарын алып куясы булыр инде. Балны авыз иттек үзебез, балалар. Безнең агрофирма басуына фацелия чәчкәннәр иде. Күп кенә умарта тотучылар бераз умарталарын шуның янына илттеләр. Алар берникадәр бал җыйды, диләр. Безнең Сөн елгасы аръягында гел карабодай басулары иде. Кортларга очарга көн булмады, кызганыч, карабодайның да вакыты бетте.

Өлкән һәм бик абруйлы умартачы Каюм ага Фасахов: «Бал уңышына май салкыннары да тәэсир итте кебек инде»

Әлки районының Базарлы Матак авылындагы ветераны Каюм Минвәли улы белән аның кызы, Тукай районының «Якты юл» газетасында хезмәт куючы үткен каләмле журналист Лия Мардегалләмова таныштырган иде. Лия ханым – умарталыкта әтисенең алыштыргысыз ярдәмчесе дә! Каюм абыйга тиздән 80 яшь тулачак. Мөхтәрәм умартачы да агымдагы елның бал уңышы, умартачылык турында түбәндәгеләрне бәян итте:

– Умартачылык сезоны уртача уңыш белән үтә, дип бәялим. Узган ел начаррак иде. Быел аз гына булса да яхшырак. Әлһәмдүлиллаһ, умарталар ач калмый, миңа да җитәрлек, туганнарга һәм якыннарга да өләшерлек әле бал. Бал уңышына май салкыннары да тәэсир итте кебек инде. Умарталар санын 15 оядан арттырганым юк, 25 еллап асрыйм. Мин әле лаеклы ялга чыкканчы ук бал кортлары тота башладым. Катлаулы, әмма эшләгән чакта да умарта асрап була ул, фәкать, вакытыңны гына дөрес бүлергә кирәк. Умартачылык – үзенә күрә бер ямьле шөгыль. Умарталыкта кызларым да ярдәмләшә. Әле күпләп бал аертмадым, җыенам гына. Көнбагыш быел соң өлгерде безнең якта. Көнбагышны начар, сыйфатсыз культура буларак исәпләүләре дөрес түгел. Рапс – балны боза торган әйбер, ул булмавы шатландыра. Миндә – «Среднерусская» һәм «Кавказская» токымлы кортлар. Аллаһка шөкер, бал кортларым үлгәне юк. Кышны җир өстендә урнашкан, блоклардан төзелгән омшаникта чыгалар. Анда һава йөреп тора, җылылык җитә.

Умартачылык белән Советлар Союзы дәверенә – революциягә кадәр үк әниемнәр дә 45-50 төп умарта асраган. Алар 4 сеңел үскәннәр, әти-әниләре үлгәчтен дә умартачылыкны ташламаганнар. Әнием – Хәдичә әби иде, аларның нәселдән үк умартачылар бихисап. Әлегесе көнне менә туганым, урманчы Рәфис Фасахов күпләп, 100 якын умарта тота, башка туганнарым да бу шөгыльне бик тә ярата.

Тукай районыннан һәвәскәр умартачы: «Әлеге көнгә оя башына 10-15 килограм бал аерттык»

Тукай районының Биклән авыл Советы башлыгы Мансур Сәхбиев:

– Табигать кырыслыкларын калган еллар белән чагыштырсаң, быел дымлырак, яңгырлырак җәй килде. Салкыннары да, челләләре дә йогынты бирмичә калмадылар. Агымдагы елда безнең якларда юкә агачы чәчәк атмады, кыраулар тәэсир бирде. Донник, кызганыч, булмады. Алар сыйфатлы, тәмле бал бирә иде. Шуңа күрә, бал чагыштырмача аз булды. Гаиләм белән бергә 50ләп умарта тотабыз, әтидән калган һөнәр инде бу. Әтием озак еллар дәвамында урындагы колхоз умартачылыгында хезмәт куйды. Болай безнең җирлектә умарта асраган якташлар бар. Үзебез умарталарны омшаникта кышлатабыз, – ди Мансур Шакирҗан улы. – Бик кызганыч, Минзәлә якларында күпләп бал кортлары үлемен ишеттем. Бездә исә вазгыять башкача, басу-кырларга химикатлар кертәр алдыннан да «Ватсап»тагы умартачылар чатына хәбәр салалар. Анда язалар кайда һәм ничек эшкәртеләчәген дә.

Ярминкәләргә ел саен балчылык товарлары белән сату итәргә чыгам. Әлеге көнгә оя башына 10-15 килограм бал аерттык. Балга бәяләр бездә 3 литрга 1800-2000 сумнан йөри.

  • Бал кортлары – үзгә бер табигать могҗизасы ул. Татлы да, шифалы да бал – алыштыргысыз нигъмәт, табыннарның яме, зур сые. Бал кортларын үрчетүчеләр татлы тәмгә генә туенмый, бәлки, бал сатып, тормыш-көнкүреш хәлен дә яхшырта. Моннан тыш, умарта тотучылар авыл хуҗалыгына гаять дәрәҗәдә ярдәм итә. Шәхси хуҗалыкларда бал кортларын үрчетүчеләр сафы ишәя. Крестьян-фермер һәм башка төр күмәк хуҗалыклар арасында да умартачылык белән шөгыльләнүчеләр бал продукциясен җитештерүдә тәҗрибә туплый.

Бал муллыгы күп төрле сәбәпләрдән торса да, тәҗрибәле умартачылар аларны хәл итү юлларын күрергә тырыша.