Главные новости Казани
Казань
Август
2024

Ябыгыр өчен нинди балык ашарга?

0

Ябыгырга теләүчеләр рационга сөмбаш (семга) балыгын кертсен. Ул аппетитны контрольдә тотарга ярдәм итә. Бу турыда «Татарстан 24» телеграм-каналында язылган.

Диетолог Екатерина Бурляева киңәш иткәнчә, артык авырлык белән көрәшүчеләргә рационга сөмбаш кертергә кирәк. Аның составында хром бар, хром исә аппетитны контрольдә тотарга ярдәм итә.

Шулай ук бу балыкта селен микъдары да күп була, ул калкансыман биз эшчәнлеген нормальләштерә, тестостерон синтезлауда катнаша. Тестостерон исә гәүдә массасы кимүгә ярдәм итә, диелә хәбәрдә.