Яуширмәдә Гаяз Исхакый музее: Юллар начар, таушалган диварлар ремонт көтә
«Бу юлны махсус изгәннәрме? Балчык юл да мондый булмый бит!» – Яуширмәнең юллары тәмам беткән...
Яуширмә авылына Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, халык шагыйре Зиннур Мансуров, татар әдәбият галиме, дәреслекләр авторы, тәнкыйтьче, Татарстан һәм Россиянең атказанган фән эшлеклесе, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Хатыйп Миңнегулов, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Хәбир Ибраһимов, җәмәгать эшлеклесе Сурия Усманова, филология фәннәре кандидаты Ләйсән Галиева (Бәдретдинова), журналист Дания Нәгыйм, филология фәннәре кандидаты, язучы, тәнкыйтьче Рәҗәп Бәдретдинов, халык язучысы, Г. Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясе лауреаты, атказанган сәнгать эшлеклесе Марсель Галиев, Г. Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясе лауреаты, язучы, әдәбият белгече һәм редактор Ринат Мөхәммәдиев, фотограф Салават Камалетдинов белән бер автобуста кайттык.
Яуширмәгә таба юл борылгач та: «Бигрәк матур табигать! Ә кырлары!» – дип сокландым. Яуширмә авылыннан ерак түгел кырда көнбагышлар үсеп утыра. Бу гүзәллеккә язучы халкы да битараф калмады, туктап, истәлеккә дип, фотога төшәргә булдык. Көнбагыш кыры болытлы көнне дә дөньяны яктыртып, ямьләндереп җибәргәндәй булды. Көнбагышлар минем буй белән тигез үскән. Чиксезлеккә карап торган сыман тоелды... Ә инде авылга якынлашканда юллар начарая төште. Бу юлы Яуширмәгә илтә торган чокырлы-чакырлы юллар кәефне тәмам төшерде. Сәфәрдәшләрем дә үзара сүз кузгатты.
Хатыйп абый: «И-и-и, монда ялт итеп тора иде бит юллары! Болай ук түгел иде бит әле», - дип әйтеп куйды.
Ринат Мөхәммәдиев тә түзә алмыйча: «Бу юлны махсус изгәннәрме? Балчык юл да мондый булмый бит», - диде.
Сурия Усманова: «Юл да юл дип бөтен җирдә әйтәбез. Хәзер шушы юлларны ясыйбыз, диләр».
Марсель Галиев: «Гади авыл юлы да тигез була».
Ринат Мөхәммәдиев: «Элек күңелемдә Яуширмәнең юллары яхшырак, авылы матуррак булып хәтергә кереп калган».
Сурия Усманова: «Аны шулкадәр бетерделәр инде».
Ркаил Зәйдулла: «Безнең Урмай, Тукай, Шыгырданнарны кара – аларны бетереп булмый», - диде.
«Гаяз Исхакый музеенда пәрдәләр генә яңартылды...»
Менә килеп тә җиттек.
Яуширмә музее янында безне Чистай районы Советы аппараты җитәкчесе Равил Мәсгутов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Шәрипов, авыл җирлеге башлыгы Лилия Гәрәева, табиб, милли хәрәкәт ветераны, Гаяз Исхакыйның тормыш юлын өйрәнүче, пропагандалаучы, җәмәгать эшлеклесе Наилә Потеева-Фатыхова, татар театры режиссеры Госман Хәкимов, аның хатыны Әлфия Хәкимова, мәдәният хезмәткәре ветераны Рафыйк Әхмәтов, Язучылар берлеге әгъзасы Минзифа Әхмәтшина, Яуширмә төп гомуми белем бирү мәктәбенең туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия Фәсхетдинова, Госман-Әлфия Хәкимовлар һ.б. каршы алды.
«Чистай дәүләт тарихи-архитектура һәм әдәби музей-тыюлыгы» ТР Дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе директоры Светлана Скучаева: «Барыгызның да Гаяз Исхакыйның туган ягы – Яуширмә авылына кайта алуына шатмын. Дөресен әйтим: Гаяз Исхакый музеенда пәрдәләр генә яңартылды», - диде.
Ркаил Зәйдулла: «Заманча музейларны карагыз сез, хәзер бит музейлар бөтенләй башкача, яңартылганнар», - диде.
Светлана Скучаева: «Без әлегә классик музей үрнәге булып калабыз», - дип җавап бирде.
Үзәккә үткән юл мәсьәләсе турында да әйтмичә калу дөрес булмас иде: «Яуширмәдәге асфальт юл авыл клубына кадәр ясалырга тиеш, ышанып калабыз», - дип шунда ук халыкны тынычландырды Равил Мәсгутов.
Хатыйп Миңнегулов: «Алтын сүзләр. Гамәлдә дә шулай булыр дип ышанабыз», - дип, тагын бер кат җөпләп куйды.
Равил Мәсгутов: «Була, була!» – диде.
Ркаил Зәйдулла: «Татар истәлекләренә, йортларына игътибар җитенкерәми»
Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла язучының кем икәнен аңлар өчен аның әсәрләрен уку гына җитми, аның туган җирен дә күрү мөһим, дип белдерде.
– Яуширмә – Гаяз Исхакыйның туган авылы. Котлыш дигән исеме дә бар. Исхакый 1954 елның 22 июльдә вафат була. Без шул уңайдан аның иҗатын, тормышын искә төшереп, истәлеген барларга килдек. Шул ук вакытта төрле проблемаларны – Гаяз Исхакый традицияләре ничек дәвам ителә, истәлеге сакланамы, музейда үзгәрешләр бармы, юлларны төзәтү һ.б. турында сөйләшү өчен бер форсат.
Чистай инкыйлабка кадәр татар бистәсе булган, ул татар үзәкләренең берсе. Атаклы шәех, ишан Мөхәммәтзакир Камалов яшәгән, эшләгән. Аның мәдрәсәсе «Камалия»дә татар халкының бик күп атаклы кешеләре укыган: Гаяз Исхакый, Фатих Кәрими, Гариф Бадамшин һ.б.
Татар истәлекләренә, йортларына игътибар җитенкерәми. Әлбәттә, бу мәсьәләне күтәреп торабыз. Истәлек такталарын кую да җитеп бетми. Татарстан Дәүләт Советы депутаты буларак, бу мәсьәлә буенча запрос та ясадым. Эш әкрен генә башланып китте, - диде ул.
Хатыйп Миңнегулов: «Гаяз Исхакыйны хөрмәт итәбез икән, Яуширмә авылы да ялтырап, көлеп торырга тиеш»
КФУ профессоры, әдәбият галиме Хатыйп Миңнегулов фикеренчә, тарихта татар халкы арасында мактанып сөйләрлек кешеләр күп, әмма без моңа гаепле: аларны онытабыз.
– Гаяз Исхакый, Габдулла Тукай, Галимҗан Ибраһимов һ.б. Алар барысы да бөек затлар. Яуширмәне мин татарның иң изге урыннарның берсе дип саныйм. Язучыларыбыз, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләребез бар. Ә Исхакый – боларның барысын үзендә туплаган. Әле без аның олыгыгын тиешенчә аңлап та, бәяләп тә бетермибез.
Мин фәлән ел элек Дүшәнбедә булган идем. Дипломат-галимнәр белән сөйләштем, алар татар телен дә, төрек телен дә белә. «Сез Исхакыегызны тиешенчә аңламыйсыз бит. Аңа читтән карарга кирәк», - дип әйткәннәр иде. Без боларның үзәгендә яшәп, һаман да төшенеп җитә алмыйбыз. Җитәкчеләр дә тиешенчә аңлап, бәяләп бетерә алмый, бәлкем, курку да бардыр.
Мин азмы-күпме Исхакый иҗатын өйрәндем, китапларым бар. Галим-профессор булсам да, мин дә аңлап бетерә алмыйм. Чөнки ул зур шәхес. Бөтен яктан килгән! Ул бөек пьедесталга күтәрерлек зат. Тарихыбызны, Гаяз Исхакыйны хөрмәт итәбез икән, Яуширмә авылы да ялтырап, көлеп торырга, анда халык агылырга тиеш! Ләкин аны оештыру да кирәк: халыкның үзеннән һәм җитәкчелектән дә тора бу, - диде галим.
«Татар милләтенең әтисе»: Сәйфетдин бай кибетендә – Гаяз Исхакый музее
Гаяз Исхакыйның тарихи-мемориаль һәм этнографик музеенда кыска гына вакыт эчендә безгә экскурсия ясадылар. Язучыларның, билгеле, биредә беренче тапкыр булулары түгел, ә менә мин бу музей бусагасыннан беренче тапкыр атлап кердем. Экскурсовод Гөлүсә Яруллина әйтүенчә, бу бинага 150 ел. Хәзерге музей бинасы «Сәйфетдин бай кибете» дип йөртелгән.
– Авылыбызда бу бердәнбер тарихи бина. Яуширмәдә ул бердәнбер кибет булган. 1985 елга кадәр ул кибет булып хезмәт итте. 1990 елларга кадәр тик торды. Аннан соң журналистлар, җәмәгать эшлеклеләре, язучылар хезмәте белән Гаяз Исхакыйны эзләп таптык. Шуннан соң фонд, материаллар туплап бару өчен музей булдырырга кирәк иде. Республика күләмендә музей статусын алыр өчен бик күп хезмәт куелды. Менә шуннан соң Сәйфетдин байның тарихи бинасында Гаяз Исхакый музей-утары ачылды.
Сәйфетдин бай – безнең авылдагы бердәнбер эшмәкәр булган. Ул игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнгән.
Әлеге музей 1999 елның 30 августында ачылды. Музей 25 ел эшли. Бездә күп кенә кунаклар булып китте. 2014 елдан алып бүгенге көнгә кадәр килүчеләр саны күп дип әйтмәс идем. Музейда төрле сәбәпләр килеп чыгып тора. Ул бездән генә тормый. Язучылар, журналистлардан да тормый – сәясәткә дә бәйледер инде...
Алай булса да, безнең музейга килүчеләр, музей белән кызыксынучылар бар. Төрле илләрдән – Төркия, Кытай, Америка, Голландиядән дә килүчеләр булды. Студентлар килеп, фәнни хезмәтләре өчен материаллар сорыйлар.
Гаяз Исхакый – күпкырлы кеше. Публицист, җәмәгать эшлеклесе, драматург, прозаик. 60лап әсәрнең авторы. Татар милләтенең әтисе дип әйтер идем мин аны. Татар милләте бетмәсен, яшәсен дип әйтә торган булган, «Идел-Урал штатын» төзергә хыялланган.
...1873 елда Гаяз Исхакыйның әтисен гаиләсе белән Чирмешән районы Лашман авылыннан Яуширмә авылына указлы мулла итеп җибәрәләр. Ул вакытта Яуширмәдә өч мәчет эшләгән. Гыйләҗетдин Исхаков гаиләсе белән авылыбызда төпләнә. Гаяз Исхакыйның әнисе Камәрия абыстай Чистай районы Мөслим авылыннан. Гаяз Исхакый гаиләдә өченче бала булып 1878 елның 22 февралендә туа. Гомумән алганда, аларның 12 балалары була. Исән калганнары – бишәү генә. Әти-әнисенең кайсы зиратта җирләнгәннәре билгеле, әмма каберләре төгәл билгеле түгел, фараз гына кылалар.
Гаяз Исхакыйның бертуган сеңлесе Гайнелмәрзиянең кызы Сөембикә апа Шәрипова исән, ул Ташкентта яши, - дип таныштырды Гөлүсә Яруллина.
Милли хәрәкәт ветераны Наилә Потеева-Фатыйхова:
– Сөембикә апа Исхакый нәселе исеменнән бөтен галим-голәмәләргә, татар теле укытучылары, милләткә, авылдашларга зур сәлам әйтте. 1997 елда әни әйтүче буенча Бөтендөнья татар конгрессы корылтаенда Сөембикә апаны эзләп таптым. Әни белән алар күрше булганнар. Бүгенге көнгә кадәр мин аның белән элемтәдә. «Чал тарихлы Яуширмә» китабын язар өчен 2013 елда Ташкентка Сөембикә апа янына барып, ике атна аның янында яшәдем. Рухи-матди мирасын Яуширмә авылы музеена алып кайтып тапшырдым. Сөембикә апа белән ике атнага бер тапкыр сөйләшәбез. Аңында ул, аны карап торалар, - дип өстәде.
Экскурсовод Гөлүсә Яруллина: «Музейда Гаяз Исхакыйның шәхси әйберләре күп түгел»
Музей хезмәткәрләренең барлык экспонатлар белән таныштырасы, музейның барлык бүлмәләрен күрсәтәсе килде, тик, вакыт кысан булганга, барысы белән дә танышып чыгарга өлгермәдек. Шуңа күрә, Гөлүсә ханымга бик тиз вакыт арасында сөйләп чыгарга туры килде:
– Баннерларыбыз бар, күчмә экскурсияләр дә үткәрәбез, - дип дәвам итте ул. Без бу вакытта киләсе бүлмәгә кердек. – Гаяз Исхакыйлар өч яклы агач йортта – татар ызбасында торганнар. XVIII-XIX гасырларда авылда ничек киенгәннәр, йортлар нинди булган – болар авыл тарихына кагыла торган экспозицияләребез.
Йортта яшәгәннәр дә, укыганнар да. Камәрия абыстай кызларга дин дәресләре биргән, чаршау артында – икенче якта Гыйләҗетдин хәзрәт балаларга дин дәресләре укыткан. Авыл пиче шундый булган, анда ашарга да пешергәннәр, ул җылылык чыганагы да булган. Монысы инде сәке дип атала. Сәкедә йоклаганнар, урын-җирләрне сандык өстенә җыештырып куйганнар да, утырып ашаганнар – өстәл ролен дә башкарган. Аннан соң олырак кешеләр китапларын куеп, намаз укыган. Манекенда татар хатын-кызларының элекке заманда ничек киенгәннәрен күреп була. Шәл яулык, калфак, күкрәкчә, камзул, бала итәкле күлмәк кигәннәр. Бала итәк – хатын-кызның ничә бала тапканлыгын аңлаткан.
Гыйләҗетдин хәзрәтнең фотосы сакланмаган, чөнки дин әһелләренә сурәткә төшәргә яратмаган, гөнаһ саналган. Манекен Гаяз Исхакыйга охшатып ясалган. Сөйләүләренчә, Гыйләҗетдин хәзрәт ак кашлы, ак чәчле ак бабай булган.
Шулай ук, Коръән китаплары, дини китаплар урын алган. Мин аларны Гаяз Исхакый язган дип әйтә алмыйм. Бу китапларны безнең авыл халкы тапшырган, китаплар чыннан да борынгы, әлеге китапларны XIX- XX гасырларда кулланганнар.
Исхакыйлар гаиләсендә кулланылган савыт-сабаларны күрергә мөмкин. 2015 елда Гаяз Исхакыйның племянницасы Сөембикә апаның улы Илдар кунакта булып китте, савыт-сабаларны исә Сөембикә апа җибәргән. Истәлек булып калсын дип, фондка алып, саклап торабыз.
Гаяз Исхакый – 70-80 ел югалып торган шәхес. Безнең музейда аның шәхси әйберләре күп түгел. Гаяз Исхакыйның энесе Әхмәтхәсән кигән түбәтәй, Гаяз Исхакый кулланган көзге (аны безгә 2016 елда Төркиядән алып кайтып бирделәр), Гыйләҗетдин хәзрәт кулланган тәсбих. Болар – Сөембикә апа тапшырган бүләкләр. Шулай ук, Гаяз Исхакый кулланган каләмнең күчермәсе (төп нөсхәсе – Милли музей фондында саклана), шикәр ваткычы, кулоны, каберлегеннән алып кайткан туфрак бар.
Музейда Гаяз Исхакыйның эш өстәле дә тәкъдим ителгән: өстәлендә дин китаплары булган, киштәдә пәйгамбәрләрнең шәҗәрәсе, кызы Сәгадәтнең фотосы торган.
Әгәр Гаяз Исхакыйны Яуширмә авылыннан чыккан мәшһүр, күренекле шәхес буларак белгән булсалар, бәлки, аның шәхси әйберләре тагын да күбрәк сакланып калган булыр иде. Камәрия абыстайның яулыгы, шикәр савыты, тәлинкәсе, күкрәкчәсе бар.
Экспозициядә Исхакыйлар нәселеннән калган күлмәк эленеп тора. Игътибар белән карасак, аларның зыялы кешеләре икәнлеге беленә. Күлмәкне кулдан эшләгәннәр. Күлмәк янында Гаяз Исхакыйның бертуганы Фәридәбануның калфагы да тәкъдим ителә. Калфактагы тәңкәләр – XVIII гасырныкы. Иң кыйммәтле экспонатларыбыз шул.
Яуширмәдә Гаяз Исхакый музеен ачкан вакытта Сөембикә апага 80 яшь иде. «Әзи шундый йортта үсте, бабайлар шулай иде», - дип, Сөембикә апа искә төшереп сөйләп, Яуширмәгә берничә тапкыр кайтып киткән иде, - диде ул.
Музей мөдире Рәсимә Ибраһимова: «Музейга килүчеләр сирәгәйде»
Гаяз Исхакый тарихи-этнографик музей-комплексы мөдире Рәсимә Ибраһимова музейның бүгенге эшчәнлеге, торышы турында сөйләде:
– Татар халкының бөек юлбашчысы, милләт атасы, сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе, татар милли хәрәкәте әйдәүчесе, драматург, язучы, публицист, авылдашыбыз Гаяз Исхакый музеена мөхтәрәм кешеләр бик сирәк килә. 1999 елда ачылган музейда бүгенге көнгә кадәр уңышлы эшләп киләбез. Музей ачылып, беренче елларда төркем-төркем кешеләр күп килгән булса, бүгенге көндә кунакларның килүе сирәгәйде. Ләкин мәктәп укучылары, балалар бакчалары, студентлар белән без күмәкләшеп эшлибез. 2014 елда бер елга 1700 кеше килгән. Ә 2024 елда, әле ярты ел гына үтте, 948 кеше килгән. Шәһәр музейлары белән чагыштырганда бу – зур сан түгел. Исхакыйны өйрәнергә, аның иҗатын, тормыш юлын өйрәнеп, мәгълүматлар алып китәр өчен килгән кешеләргә без бик шатбыз.
Милләт атасы булган авылдашыбыз Гаяз абый белән горурланып яшибез. Әле тулысынча өйрәнеп бетмәгән шәхеснең тормышы һәм иҗат эше, бер караганда кызыклы, икенче караганда, кызганыч. Аның тормыш юлын әле дә өйрәнәләр, безгә җиткерәләр, ә без балаларга җиткерергә тырышабыз. Төрле илләрдә йөреп, үз милләте белән горурланып, янып яшәгән авылдашыбыз – йөзек кашы. Һәр милләтнең үз даһие булы. Ә без иң беренче горурлыгыбыз дип, Гаяз Исхакыйны атар идек.
Музейда барлыгы алты зал эшли. Аларның һәрберсендә үзенчә мохит хөкем сөрә. Заллардагы һәр экспонат Лена апа Гайнанованың кул җылысын тоя. Экскурсияне башлаганда һәрчак аның исемен телгә алабыз. Лена апа белән һәрдаим сөйләшәбез, ул безгә киңәшләрен биреп тора. Ул иң беренчеләрдән булып Гаяз Исхакыйның туганнан туган сеңлесе Сөембикә апа Шәрипова белән хат алышып, аралашып, безгә мәгълүмат җиткерүче булды.
Еллар үтеп, бераз таушалган диварлар ремонт көтә. Ремонтны көтеп алырбыз дип уйлыйм. Безгә җитәкчеләребез быел юллар булыр дип ышандыра. Юллар салынса, музейга кайтучы кешеләр дә артыр, Алла бирсә.
Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында безгә килә аласыз. Ялыбыз булса да, музейны ачабыз, ял дип тормыйбыз. Бервакыт безгә кичке 23.00 сәгатьтә килделәр, төнге 02.00 сәгатьтә рәхмәт әйтеп чыгып киттеләр. Туганнарыгыз, дусларыгыз, гаиләләрегез белән рәхәтләнеп килеп, ял итеп китә аласыз. Төрле бәйге, конкурсларда, конференцияләрдә катнашырга тырышабыз. Шуннан соң музейга килүчеләр күбәеп ала. «Күренекле әдип музее эшләгәндә татар яши», - дип язып калдырган иде безгә Англиядән килгән кунакларыбыз, - диде ул.
«Транспорт булмау сәбәпле, балаларны музейга алып килә алмыйлар»
Рәсимә Ибраһимова мәктәпкәчә яшьтәге балалар, мәктәп укучылары, студентлар белән актив эшләүләрен әйтте. Яшьләрне җәлеп итәр өчен «Пушкин картасы» программасының да зур файдасы булган.
– Шәһәр мәктәпләрендә транспорт булмау сәбәпле, балаларны музейга алып килә алмыйлар. «Балалар белән килер идек, юлларыгыз начар», - дип әйтәләр. Теләгән кеше килә.
«Юллар начар, безгә кеше килми», - дип куркып тормадык, «Пушкин картасы» белән районыбызның төрле авыл мәктәпләре белән баштан ук сөйләшеп, мәктәп укытучылары, китапханәчеләр, музей хезмәткәрләре белән программаны әзерләп, мәктәпләргә үзебез йөри башладык. Программада виртуаль экскурсия бар: музейның заллары белән таныштырабыз, экспонатлар турында сөйлибез. Икенче өлешендә Гаяз Исхакыйның тормыш юлы, иҗат эше, әсәрләре турында лекция укыйбыз. Әсәрләрнең эчтәлеген дә кертеп җибәрәбез. Өченче өлештә милләтебезнең йолалары, гореф-гадәтләре кергән татар халкының киемнәре, кул эшләре булган күргәзмәләр тәкъдим итәбез. Ә инде соңыннан Гаяз Исхакый әсәрләреннән өзек күрсәтәбез.
Менә шулай мәктәптән-мәктәпкә йөрүебез – акча эшләү түгел. Төп максатыбыз – балаларга, халыкка Гаяз Исхакый әсәрләре белән таныштыру, аның тормыш юлын сөйләү. Викторина сорауларын да бирәбез. Балалар тулы, матур итеп җавап биргәч, шатланабыз. Димәк, безнең сөйләвебез, эшебез юкка чыкмый. Аннан соң музейга да килергә теләүчеләр арта. Музей дәресләре үткәрәбез, квест-уеннар да уйнатабыз, мастер-класслар үткәрәбез, - диде музей мөдире.
Мәктәп дигәннән, Яуширмә авылында да мәктәп бар. Авылдашлар аның күп функцияле үзәк буларак эшләвен әйтте:
– Мәктәп 1971 елда ачылды. Балалар бакчасы да шунда урнашкан. Мәктәптә этнографик музей, китапханә бар. 40ка якын бала укый.
Авылның таллы урынында иске мәктәп урнашкан иде. Чистай районында Яуширмә мәктәбе шулкадәр көчле мәктәп булды, авыл балалары Казан дәүләт медицина, Казан дәүләт университеты, Казан дәүләт авиация институтларында, Казан дәүләт химия-технология институтларында күпләп укыдык. Шул халыкның шактые милли хәрәкәттә, күбесе халыкка хезмәт итә, дәрәҗәле исемнәр йөртә. Яуширмә – бик зур тарихлы авыл ул, анда Исхакый гына түгел, башкалар да күтәрелгән, - диде Гаяз Исхакый авылдашлары.
«Быел Чистай районында гына күчмә экскурсия уздырдык, планда – башка районнарга бару»
Өлкән кеше буларак, Хатыйп Миңнегулов музей очрашуында сүзне йомгаклап, болай диде:
– Бик кызык, гыйбрәтле. Безгә хәзер ничек итеп башка төбәкләрдән, районнардан кешеләрне китереп була – шушы мәсьәләне Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәдәният министрлыгы белән сөйләшеп, программа планына керттерергә кирәк. Шулкадәр файдалы, саваплы эшләр башкарасыз, рәхмәт сезгә! – диде галим.
– Сезнең сүзне колакка элдем. Быел Чистай районы буйлап кына йөрсәк, башка райондагы мәктәпләргә дә барырга тәкъдим иттеләр. Без биш куллап риза! Барып чыгарбыз Аллабирса. Һәм, алар үзләре дә безнең музейга кайтырлар дип өметләнәбез, - диде музей мөдире Рәсимә Ибраһимова.
Светлана Скучаева: «Музейның киләчәге бездән тора»
«Чистай дәүләт тарихи-архитектура һәм әдәби музей-тыюлыгы»ТР Дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе директоры Светлана Скучаева проблеманың җитди икәнен аңлауларын искәртте:
– Музей Казаннан ерак, юллары начар – бу проблема турында уйладык. Шуңа күрә быел тест режимында күчмә экскурсияләр, чаралар оештырып карадык. Һәм алар уңышлы узды. Мөгаен, мәгариф идарәсе белән сөйләшергә кирәктер. Мәктәп автобуслары булган белем бирү йортлары безгә хәерхаклы булып, музейга кайту ягын карасыннар иде.
Ара ерак дигәндә мәктәп автобуслары ярдәмгә килер дип өметләнәбез. «Чистай дәүләт тарихи-архитектура һәм әдәби музей-тыюлыгы»ның үз автобусы булды, ниһаять! Шуңа күрә, без үз көчебез белән программаларны тормышка ашырырбыз дип уйлыйм. Иң мөһиме – автобусны төзекләндерделәр, бу да җиңел эш булмады. Шул юнәлештә эшләячәкбез.
Иң мөһиме – музей яши, хәтерне саклый. Музейның киләчәге бездән тора. Без, музей хезмәткәрләре, кунакларны каршы алырга, аларга якты йөз күрсәтергә һәрчак шат булырбыз, - дип тәмамлады ул сүзен.
Ә без исә татар бистәсен, зиратын һәм мәчет-мәдрәсәләрне күрергә дип, Чистайга юл тоттык...
- Яуширмә авылындагы Гаяз Исхакыйның тарихи-мемориаль һәм этнографик музееннан фоторепортаж