Главные новости Казани
Казань
Август
2024

Кремль яр буенда авариядә җиңел машина әйләнеп капланган – видео

0

Казанның Кремль яр буенда авариядән соң, җиңел машина түбәсенә әйләнеп капланган. Бу турыда «Татарстан 24» яза.

Яннан бәрелешү нәтиҗәсендә капланган «Renault» машинасын йөртүче имгәнгән, аны хастаханәгә илткәннәр.

Аварияне шаһитларның видеорегистраторы төшереп алган. Кадрларда кроссоверның уң як полосага күчәргә маташуы һәм шул чакта «Mazda» машинасына бәрелүе күренә. Аннары «Renault» каплана һәм «Hyundai» машинасына да бәрелә.

Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.