Питраудан репортаж:«26 ел элек үткәрелгән Питрау белән хәзергесе — җир белән күк аермасы»
Традицияләр данланды, гаилә кыйммәтләре акланды
Питрауның ачылышы гаилә кыйммәтләре, керәшен бәйрәмнәре гореф-гадәтләрен чагылдырган чыгышлар белән башланып китте. Анда керәшеннәрнең төрле бәйрәмнәре күрсәтелде, тарих сәхифәләре яңартылды.
ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Питрауның республикада яз башланган бәйрәмен йомгаклавын әйтте.
«ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән дә сезне кайнар сәламлим һәм эчкерсез, матур теләкләрен җиткерәм. Без сезнең белән масштабы белән дә, эчтәлеге белән дә тиңдәшсез искиткеч бәйрәм шаһитлары. Питрау — яз көне башланган бәйрәмнәрнең матур финалы», — диде Марат Әхмәтов.
Дәүләт эшлеклесе шулай ук Татарстанның күпмилләтле халкына соклануын белдерде.
«Нинди гүзәл, дус-тату халкыбыз. Хезмәттә фидакарьлек белән дан казана ул. Республикада 170 артык милләт яши. Татарстан халкы күпмилләтле, дус халык. Бүгенге көнне иң кирәккәне — тынычлык ул. Күп кенә егетләребез махсус хәрби операциядә, без җиңәргә тиеш. Шуңа күрә бердәм, тату булырга кирәк. Безнең ил дә, халык та нык булырга, үз традицияләрен менә шулай зурларга тиеш», — диде ул.
«Менә ничәнче ел инде Питрау — һәрбер керәшен йорты кунакчыллыгы белән кунакларны кабул иткән кебек халыкны җыя. Питрау — чын-чыннан Татарстанның милли горурлыгы. Әлбәттә, Питрау — ул гаилә бәйрәме дә, күпләр нәкъ биредә таныша, кавыша һәм гомерлеккә бергә кала», — дип бәян итте Мамадыш районы башлыгы Башкарма комиьеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Вадим Никитин.
Алга таба «Питрау — 2024» флагын күтәрелде. Әләмне күтәрү хокукы районның шәрәфле гражданы, Татарстанның атказанган механизаторы Михаил Егоров, узган елгы Питрауның баш батыры Радик Сәлахов һәм «Керәшен чибәре — 2024» титулына ия Анжелика Павловага бирелде.
Беренче тапкыр, 26 ел элек Мамадыш районында үткән Питрау нинди булган?
«26 ел элек беренче үткәрелгән Питрау белән хәзергесе — җир белән күк аермасы. Аның урыны зурлыгы, төрле мәйданчыклар күп булуы да, халык күплеге дә — моңа ачыктан-ачык дәлил. Әле тәүге Питрауларда фольклор коллективларга чыгыш ясарга мондый сәхнәләр дә юк иде, ярты метр биеклектәге, 3кә 4 метрлы сәхнәләр белән бәйрәм итә идек. Елның-елында күрше регионнардан да бик күп кунаклар киләләр. Керәшен мәдәнияте саклануына, аның үсештә булуына бик нык шатланам. Алга таба да шулай булсын!
Питрауга 60 меңгә якын халык та килгәне бар, бүген дә шулай булырга охшап тора, 50 меңнән артып китәр ул», — дип сөйләде Мамадыш районы мәдәният бүлеге мөдире Степан Спиридонов.
Фольклор коллективлар — Питрау бизәге
«Без Әлмәт районының Кәләй авылынын «Асыл бизәк» ансамбле белән килдек, коллективыбызга 10 кеше йөри. Безнең ансамбль мәдәният йорты каршында эшли. Питрау — безнең өчен бик зур, көтеп алынган бәйрәм. Без авылда да Питрауны бәйрәм итәбез. Бәйрәмебез белән нык горурланабыз. Ансамблебез белән ел да киләбез. Без әби-бабадан калган Кәләй авылы җырларын алып килдек. Алар барысы да халык аваз иҗатыннан. Безнең Әлмәт районында төп керәшеннәр яшәүче ике авыл бар. Йолаларыбызны яңартабыз, балаларга да бик теләп күрсәтәбез. Шулай ук безнең авылда керәшеннәрнең 1976 елда оешкан «Кәләем» дигән ансамбле бар», — дип сөйләде Кәләй мәдәният учагының художество җитәкчесе Марина Матвеева.
«Без Түбән Кама якларыннан «Ак түтиләр» ансамблен тәкъдим итәбез. Безнең районда бер 4-5 керәшен ансамбле бик матур үз эшчәнлекләрен алып бара. Питрауга ел саен киләбез, күңелле ял итәбез. Питрау — безнең өчен бик зур һәм изге бәйрәм. Керәшеннәрдә «Питрау җитте — җәй бетте» дигән әйтем бар. Ул һич тә туры килми, ул — җәй уртасы. Әле үләннәрнең иң шифалы чаклары, себеркеләр ясап калырга ашыгыгыз», — диде ансамбль җырчысы Ирина Куркина.
Шулай ук әлеге иҗат коллективының өлкән, мөхтәрәм әгъзасы Анна Болтикова, Питрау элеккеге заманнарда да авылларда гаять күңелле үтүен билгеләп куйды. Ул әле бик сөенә икән, чөнки күпме яшьләр, балалар чын Питрауны күрә, анда актив катнаша.
Питрауның брендлары
«Керәшен чибәре» бәйгесен һәм Димче почмагын, һичшиксез, Питрауның брендлары дип атап буладыр. «Керәшен чибәре»ндә кызлар үзләренең җыр-моңга, иҗатка, эшкә маһирлыгын, гаилә тарихын яхшы белүләрен исбат итсәләр, Димче почмагында халык таныша, кавыша алды.
Димчеләр керәшен халкында борынгы заманнардан ук ихтирамлы кешеләр булган. Алар яшьләрнең иң башта нәсел-нәсәбен карап, кәләш белән кияүнең холыкларын белгәч кенә димләгәннәр. Димчеләр әйтүенчә, әлеге көндә дә мөрәҗәгать итүчеләр күп. Хәер, моны үз күзләрем белән күрдем. Танышырга теләүчеләр үзләренең телефон номерларын махсус такталарга да язып калдыру мөмкинлегенә ия булды. Димчеләр үзләре дә таныштырды.
Иң көтеп алынган, дулкынландырган мизгелләр — «Кряшен чибяре» титулына ия булганнарны лаеклы рәвештә хөрмәтләү булгандыр, мөгаен. Анда быел 9 кыз катнашты. Быел алар сафында беренче тапкыр Башкортстанның Бакалы районы кызы да булды. Мамадыштан Светлана Иванова «Республиканың кряшен чибяре» булып танылды. Ә исә «Мамадыш районының кряшен чибяре» статусына Ариана Кадыйрова иреште. Шулай ук әлеге дәрәҗәле бәйгедә хезмәттәшебез Милена Новикова да мәртәбәле 2 урынны яулады.