Главные новости Казани
Казань
Июль
2024

Раяз Фасыйхов Раил Садриевның хәлен белергә барган: «Барысы да яхшы булачак, абзый»

0

Раяз Фасыйхов Буа драма театры директоры һәм сәнгать җитәкчесе Раил Садриевның хәлен белешеп кайткан. Раил Садриев җырчыга үзенең исләр китмәле шәп бакчасына экскурсия үткәргән.

«Абзыйның хәлен белергә кереп чыктым әле. Мондагы галәмәт, мондагы тәртип, мондагы чисталык. Ул кәбестә, кыярлар, сөбханалла, машалла. Виноград өлгерәчәк менә.

Алла бирса, барысы да яхшы булачак, абзый», – дип сөйли ул социаль челтәрләрдә.

Раил Садриевның да кәефләре яхшы күренә. Ул видео аша барлык дусларына сәлам әйтеп, кул болгый.

Шуны искәртеп үтик, 21 майда Раил Садриевны Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору идарәсе хезмәткәрләре тоткарлады.

22 майда суд Раил Садриевка карата чикләү чаралары чыгарды. Артистка театрга йөрергә, җинаять эше буенча шаһитлар белән очрашырга, яшәү урыныннан төнлә чыгып йөрергә, интернет кулланырга, хатлар җибәрергә һәм кабул итәргә ярамады. Чикләү 2 июльгә кадәр дәвам итте.