Главные новости Казани
Казань
Июнь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29
30

«Казанка суын бәрәңгегә сипкәч, бер колорадо да калмады, агу алып торасы да юк»

0
«Казанка суын бәрәңгегә сипкәч, бер колорадо да калмады, агу алып торасы да юк»

Арчада юынтык суларны Казансу елгасына агызулары хакында язган идек инде. Шуның аркасында елга бик каты пычранган, судан сасы ис килә, күпләп балыклар үлгән.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы сайтында Арча шәһәренең «Водоканал-Сервис» ҖЧҖ биологик чистарту корылмаларының юынтык суларны Казансу елгасына агызуын ачыклавы хакында язылган. Соңыннан Кәче авылында Арча сөт комбинаты вәкилләре, экологлар катнашында җыелыш була. Биредә судның «сөт комбинатына чистарта торган корылма төзергә» дигән карары җиткерелә.

Авыл халкы сүзләренә караганда, болар барысы да сүзләр генә булып калган, Казансу елгасына пычрак суларны агызуларын дәвам итәләр. Кәче авылы халкы, борчылып, яңа фото, видеолар төшереп җибәрә. Видеодан күренгәнчә, яхшы якка үзгәрешләр күренми.

Бүген 25 июнь. Карагыз әле бу хикмәтне. Менә бу яктан су алып, бәрәңгегә сипкәч, бер 15 минуттан бер корт та калмады. Агу салып торасы юк икән. Шушы суны сипсәгез, бәрәңге кортлары калмый. Мин моны хәзер башка авылларга да җибәрәм әле, алар да, килеп, безнең Казансудан су алсыннар. Түләүсез агу бу. Бәрәңгедә бернинди корт та калмый.

Адәм көлкесе бит бу. Еларсың да, көләрсең дә бу хәлгә. Бу бит инде Арчадан Кәче авылына кадәр килеп җиткәнче күпме су пычрана. Мин моңа бер дә ышанмас идем, үз күзләрем белән күрмәсәм. Моның бер чарасы да юкмы икән соң?! – дип ачына видео авторы суның пычраклыгына.

Редакциягә бу хакта тагын берничә хәбәр килеп иреште. «Арчадан «очистной»дан шакшы, сасы сулар агызалар. Бу «беззаконниклар»ны ничек туктатырга?!» – дип борчыла арчалылар.

Хәер, безнең язу, телевидениенең килеп төшерүеннән соң берни дә эшләмәделәр, дип әйтү дөрес түгел, чаралар күрелгән. Әмма бу – гаеп эшләрен яшерү максатыннан эшләнгән әйбер генә.

Теге көне телевидение килеп киткәннән соң, нәрсә эшләделәр: төп плотинаны ачканнар да суны агызганнар, бөтен Казансуны юганнар, юып төшергәннәр. Шуның аркасында плотина сусыз калган, ярты балыгы агып беткән. Бөтен елга үлгән балык белән тулган хәзер. Теге эшләре дә, бу эшләре дә яхшылыкка алып бармый аларның, – ди алар.

Редакциябезгә килеп ирешкән тагын бер видеода суда күпләп балыклар үлгәнлеге күренә.