Главные новости Казани
Казань
Июнь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28
29
30

Блогер-журналист Фәгыйлә Шакирова: «Йолдыз Миңнуллинаның нянясы булдым»

0
Блогер-журналист Фәгыйлә Шакирова: «Йолдыз Миңнуллинаның нянясы булдым»

Танылган блогер, журналист Фәгыйлә Шакированы кызыклы видеорепортажлары, үзенчәлекле шәхесләре аша беләбез. «Мин аларны эзләп йөрмим, алар мине үзе эзләп таба», – дип әйтергә ярата ул. Йөзләгән геройларны блогында күрсәтеп танылган блогер «Интертат» хәбәрчесенә үзе турында беркемгә билгеле булмаган фактлар сөйләде.

«Бер телефон белән тапшырулар төшереп, 82 мең язылучысы булган татар блогеры булдым»

Фәгыйлә Шакирова – татар блогерларыннан «You Tube» хостингында үз каналын булдырган беренче журналист. «Тормыш мизгелләре» каналын ул моннан 4 ел элек башлап җибәргән булган. Бернинди «накруткаларсыз», командасыз, татарлар яшәгән Россия төбәкләренә сәяхәт итеп, милләттәшләребезне борчыган проблемаларны күрсәтүен әле дә дәвам итә. «Без Сезнең тапшыруларны тулы бер команда әзерли дип торабыз», – диючеләргә Фәгыйлә апа: «Видео төшерүче дә, монтажлаучы да, тавышландыручы да, режиссер да – шул бер кеше, ул – мин инде», – ди.

«Видео төшерүче дә, монтажлаучы да, тавышландыручы да, режиссер да – шул бер кеше, ул – мин инде».

Фото: © Фәгыйлә Шакированың шәхси архивыннан

– Берүзем кулга бер телефон тотып, интервью яздырып, репортажлар төшереп, татар блогын үстердем. «Тормыш мизгелләре» дип аталган тапшыруларым атнасына 1 тапкыр чыга. Татар дөньясы, милләттәшләребез тормышын яктыртам, миндә нинди генә кызыклы геройлар юк: зыялылар, креатив шөгыле булган кешеләр, авылларда яшәп, халык арасында танылмый калганнар... Халкыбызның гореф-гадәтен чагылдырган видеолар төшерәм: никах туйлары, бәби чәйләре, кыз сорау, «килен токмачы» ашлары, ифтарлар. Блогта дәвалаучылар, халык табиблары, күрәзәчеләр белән әңгәмәләрне дә күрергә була. Колакны үрә катырырлык үзенчәлекле язмышлар турында да язмалар бар. Бер телефон белән генә дә сыйфатлы тапшырулар эшләп булганын расладым.

«Татар контенты була алмый» диючеләргә киресен дәлилләдем: кызык итеп тапшырулар эшли аласың икән, татарча контентны туплап була! Шунысын да өстәп әйтим: язылучыларым арасында төрки халыклар да бар – казахлар, кыргызлар, төрекләр, азәрбайҗаннар, үзбәкләр һ.б. Шөкер, татар дөньясын барлык төрки халык карап бара! Алар да безне аңлый, без дә алар белән аңлашабыз – тәрҗемәче дә кирәк түгел.

Япониядә, Урта Азиядә, Голландиядә яшәгән фанатларым барлыкка килде. Тапшыруларны күреп, узган ел Япониядән русча, татарча сөйләшә белмәгән ханым кайтып төште. Инглиз телендә кызым тәрҗемә итеп торды. «Тапшыруларыңны карап, татар халкына гашыйк булдым», – диде ул. Аны кунак итеп, бүләкләр тапшырып, озатып калдык. Шунысы кызык: Япониягә килеп җиткәч, аның белән төшерелгән тапшыруны ул эфирга куймавымны үтенде. «Ирем риза түгел», – диде. Шулай итеп, кызыклы тапшырудан коры калдым...

«Тапшыруларны күреп, узган ел Япониядән русча, татарча сөйләшә белмәгән ханым кайтып төште».

Фото: © Фәгыйлә Шакированың шәхси архивыннан

Иң популяр тапшыруларымның берсе – ярты миллионнан артык карау җыйган Сания апа Курмакаева турында. Ул тапшыруда әбиләреннән өйрәнеп калган рецепт буенча катлама, пәрәмәч пешерде. Сания апа – Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кулыннан мамык шәл алган акъәбиләребезнең берсе. Исән вакытында ул бик актив тормыш алып барды: өмәләрдә катнашты, шәкертләргә дини сабак өйрәтте. Хәзер исә Сания апаның улы Кыям әфәнде шушы тапшыруны институтлар аша инглиз теленә тәрҗемә иттереп, титрлар урнаштырган. Тиздән ул минем каналда дөнья күрәчәк.

Татар гармунчылары белән Кама ярында төшерелгән тапшыру 2 ел элек Татарстан Мәдәният министрлыгы оештырган конкурста беренче урын алды. Татар журналистлары арасыннан «Мәдәни блогер» исемен йөртүче бердәнбер журналист-блогер булдым. Эшчәнлегемне мәдәният министры Ирада Әюпова да югары бәяләде.

Шуны да өстәп әйтәсем килә, минем блогерлык эшчәнлеген башлап җибәрүдә «Татмедиа» җитәкчелегенең роле зур. Алар миңа эшләргә мөмкинлек бирде, шартлар тудырды: телефон бирделәр, төрле төбәкләргә барганда транспорт белән тәэмин иттеләр, блогым белән даими кызыксынып тордылар. Әгәр дә мин мондый теләктәшлекне тоймасам, «Ютуб»тагы эшчәнлегемне туктаткан да булыр идем.

«Татмедиа» җитәкчелеге блогерлыкны үстерүдә һәрдаим ярдәм күрсәтә. «Эшлим!» – дип алгысынып торган кешегә «Эшлә!» – дип торалар, блогерлык мәктәбен ачтылар, журналист-блогерларга шәхси брендны үстерү буенча укулар оештырдылар. Чын күңелемнән Айдар Сәетгәрәевичка, Шамил Мөхәммәтовичка зур рәхмәтемне җиткерәм. Алар – киләчәкне алдан тоемлап, стратегик юнәлештә эш алып баручы җитәкчеләр, – диде ул.

«Эшчәнлегемне мәдәният министры Ирада Әюпова да югары бәяләде».

Фото: © Фәгыйлә Шакированың шәхси архивыннан

«Бәллүр каләм» конкурсында акча тәтемәгән бердәнбер блогер

Фәгыйлә Шакирова – татар блогерлары арасыннан иң беренче «Бәллүр каләм»гә ия булган. Әмма...

– «Бәллүр каләм» сынын һәм тактасын (дипломын) алдым, әмма журналистларга каралган премияне тапшырмадылар, чөнки 2020 елда блогерларга багышланган номинация әле кертелмәгән иде. Мине бары тик яңа исем, яңа юнәлеш буларак билгеләп үттеләр. Соңрак конкурска бу номинацияне керттеләр, премия дә билгеләделәр. Кызганыч, премия булмагач, такта күңелне бик җылытмый. Күңелемне төшермим, киләсе елларда тагын катнашып карыйм әле, бәлки, бәхет елмаер! – ди ул.

«Йолдыз Миңнуллинаның нянясы булдым»

«Әлмәт таңнары» газетасына шигырьләре, язмалары басылып чыккан яшүсмер кыз Фәгыйлә Шакированы журналист Асия Минһаҗева: «Сезнең талантыгыз бар, сезгә укырга кирәк!» – дип, газета редакциясенә чакыра...

– Асия апа, ягъни шагыйрә Йолдыз Миңнуллинаның әнисе, мине бик җылы каршы алды, иҗат итәргә канатлар куйды. Шушы сөйләшүдән соң мин Казан дәүләт университетының журналистика факультетына укырга кердем.

«Йолдызны мин карадым».

Фото: © Фәгыйлә Шакированың шәхси архивыннан

Бервакыт, Асия апа мине эзләп, тулай торакка килгән. Гадел Кутуй урамыннан ерак түгел торалар икән. Шуннан соң Фәрваз абый, Асия апа Миңнуллиннар гаиләсе белән таныштым. Алар зал бүлмәсендә зур итеп өстәл әзерли иде, Мөхәммәт Мәһдиев кебек күренекле язучылар да аларга кунакка гаиләләре белән килеп йөри иделәр. Фәрваз абый һәм Асия апа фатирында беренче тапкыр татар язучылары белән якыннан таныштым һәм аралашу бәхетенә ия булдым.

Фәрваз абый да, Асия апа да иҗат кешеләре булгач, командировкаларга бара иделәр. Мине няня булып калдырдылар. Хәтерлим, 3 көнгә Уфага киттеләр. Кызлары Йолдызны мин карадым. Йолдыз мине тыңламый иде. Мәктәпкә барганда да артыннан гына озата бардым, алып кайтканда да нәкъ шулай ук. Йолдызның биленә кадәр озын, җирән матур чәчләрен тарап, аны бантиклар белән бизәп куя идем, – ди Фәгыйлә Шакирова.

«Сугыш сәнгате, бию, йөзү белән шөгыльләндем»: Рәхәтләнеп бии, 10 чакрымга йөзә, су астында суламыйча тора ала

Ышансагыз, ышаныгыз: Фәгыйлә Шакирова студент елларында «ушу» сугыш сәнгате белән шөгыльләнгән!

Фото: © Фәгыйлә Шакированың шәхси архивыннан

– Беренче курста 17 яшьтә «ушу» секциясенә язылдым, 1 ел УНИКСта «ушу» белән шөгыльләндем. Казанның тынгысыз чагы иде. Кыз булсам да, үз-үземне якларга әзер идем. Спорт белән шөгыльләнүем, беренче чиратта, сәламәтлек өчен булды. Быел БРИКС илләре уеннарында да «ушу»ны карарга бардым әле: спортсменнарны кызыксынып күзәттем, шактый еллар узса да, кагыйдәләре онытылмаган! – ди блогер.

Моннан тыш, өстәл теннисын да үз иткән ул: бәйгеләрдә призлы урыннар алган.

– Әбием Әлмәттә яши иде. Балачакта җәйге каникулларда аның янына еш бара идем. Дусларым да шәһәр кызлары булды. Аларга ияреп, бию белән шөгыльләндем. Авылда да эшсез тормадык: 3-4 гектар чөгендер утыртылган җирне эшкәртә идек, бакчадагы суган түтәлләрен утарга да туры килде. Чишмәдән көянтә белән су да ташыдык, балта күтәреп, пүлән дә ярган чаклар булды. Шушма елгасында су коенып үстек, әллә ничә чакрым йөзеп бара идек. Әле дә 5-10 километр суда арымыйча йөзә алам, су астында озак итеп суламыйча тора алам.

«Журналист белемем белән банкта икътисадчы вазифасын башкарырга туры килде»

2000 еллар башында Фәгыйлә Шакирова журналистика һәм банк өлкәләрен бергә туры китерә: 2 эшне берьюлы алып бара.

«Банк өлкәсендә тирәнтен белемнәрем булмаса да, сынатмадым».

Фото: © Фәгыйлә Шакированың шәхси архивыннан

– Белемем буенча мин – журналист. Банк өлкәсендә тирәнтен белемнәрем булмаса да, сынатмадым: банкта икътисадчы, менеджер вазифаларында 24 ел эшләдем. Интернетка урнаштырылган банк системасы турында иң беренче татарча тапшырулар әзерләүне башлап йөрдем. Финанс белеме, банк хезмәтләренең нәрсә белән шөгыльләнүләре, банк карталары, кыйммәтле акцияләр, банк ячейкалары, ваклап сату һ.б. темаларга татарча тапшырулар эшли идек. Без әзерләгән «Алтын тәңкә» финанс тапшыруы интернетка урнаштырылган иң беренче татар тапшыруы буларак, «Бәллүр каләм»гә ия булды. Без бер команда булып эшләдек: журналистлар Зөфәр Закиров, Данил Гыйниятов, режиссер Рифат Йосыпов, – дип искә ала блогер үзенең яшьлек елларын.

«Кунак кызы булып, 2 атна Финляндиядә яшәп кайттым»

Бу язмыш дигәнең шулкадәр кызык бит ул: кайларга гына сине илтми дә, кемнәр белән генә очраштырмый... Фәгыйлә апа да юлны, телне белмичә, Финляндиянең Хельсинки шәһәренә бара. Аллаһка шөкер, милләттәшләребез аны кунак итә: шулай итеп, шундагы татарлар белән танышып ул 2 атна дигәндә башка илдә кунакта булып кайта.

«Финляндия татарлары белән Луара Шакирҗанова таныштырган иде».

Фото: © Фәгыйлә Шакированың шәхси архивыннан

– Финляндия татарлары белән Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Луара Шакирҗанова таныштырган иде. Студент чакта поездга утырып, Хельсинкига юл тоттым. Татарча гына беләм, инглизчәм дә, финчам да юк... Шөкер, милләттәшләребез кайда да бер: сый-хөрмәт күрсәттеләр, кунак кызы булып, 2 атна чит илдә яшәп кайттым! Чит илдә яшәргә тәкъдим иттеләр, риза булмадым. Туган як – туган як шул инде, кунакта яхшы, ә өйдә яхшырак, – ди ул.

«Гарәп телен белмәгән килеш мәктәптә гарәпчә укыттым»

– Университетта гарәп теле дәресләренә йөрүемне белеп алгач, миңа Казанның бер мәктәбендә ата-аналар гарәп телен укытырга тәкъдим иттеләр. Бөтен өйрәнгәнем – гарәп теле алфавиты... Һәр дәрестә укучылар белән берәр хәреф өйрәндек. Әлифбаны өйрәнеп бетергәч, тулай торакта күршедә яшәгән гарәп студентларын чакырдым, икенче дәрестә алар гарәп биюләрен биеде, гарәпчә җырлар җырлады.

«Казанның бер мәктәбендә ата-аналар гарәп телен укытырга тәкъдим итте».

Фото: © Фәгыйлә Шакированың шәхси архивыннан

Ярты ел узды. Миңа тагын өстәп 2-3 класс билгеләделәр. Дәрескә килеп кергән саен балалар парта астына, шкаф эчләренә кереп кача иделәр. Мине тыңламый иделәр! «5»ле билгеләрен генә тездем... Бөтен белгәнем (әлифбаны) өйрәтеп бетергәч, ата-аналарга: «Гафу итегез, вакытым тыгыз, уку да бар бит әле», – дип, көчкә котылдым! Хәзер дә укучыларымны очратам: «Сез бит безнең иң яраткан укытучыбыз!» – дип кочаклап алалар.

«3 сәгать дигәндә 160 данә китабымны сатып алып бетерделәр»

Күптән түгел Фәгыйлә Шакированың «Кайнана самовары» дигән беренче китабы чыкты. «Китапны хәзер укучы бармыни?» – дигән сорауга Фәгыйлә апабыз кырт кисеп: «Укыйлар!» – дип җавап бирә.

«Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов, урынбасарлары белән, чират торып, китабымны сатып алды».

Фото: © Фәгыйлә Шакированың шәхси архивыннан

– Үземнең мисалымда сөйләп үтәсем килә. Кирәге чыкмый калмас дип, авыл Сабан туенда үзем белән китапларымны алдым. Авыл халкы мине күреп, тизрәк сатып ала башлады. 3 сәгать дигәндә 160 китап саттым!

Халык янәшәсендә булмасаң, алар белән даими очрашып тормасаң, нинди генә зур шәхес, талантлы язучы булсаң да, китабың китапханәләрдә, кибет киштәләрендә тузан җыеп ятачак. Сабантуйда, чират торып, китабымны алдылар! «Укыйбыз, укыйбыз!» – дип, 80 процент ир-ат китабымны сатып алды.

Сүз уңаеннан, китап язучыларга киңәш әйтәсем килә. Китап кибетендә 1 затлы матур китапның уртача бәясе 800 сум. Бу бәя күпләр өчен кыйммәт тоела. 1 меңлек китап сатканчы 250 сумлык 4 китапны сату җиңелрәк, – диде ул.

«1 меңлек китап сатканчы 250 сумлык 4 китапны сату җиңелрәк».

Фото: © Фәгыйлә Шакированың шәхси архивыннан

«Үзлегемнән авылда пианинода уйнарга өйрәндем»

Баксаң, Фәгыйлә апабыз пианинода да уйнарга өйрәнгән икән!

– Көйләрне ишетеп, үзлегемнән авылда пианинода уйнарга өйрәндем. Музыкаль белемем юк, авылда без үскәндә музыка мәктәпләре юк иде... Әмма, күрәмсең, музыкага тартылганмын. Кирәк икән, матур итеп җырлый да алам. Пианинода профессионал музыкантлар дәрәҗәсендә үк булмаса да, әле хәзер дә берничә көйне уйнап бирә алам, – ди, елмаеп, Фәгыйлә апа.

«Кирәк икән, матур итеп җырлый да алам».

Фото: © Фәгыйлә Шакированың шәхси архивыннан

«Татар гаиләләрен кавыштырдым»

«Димче диңгез кичерер». Бу сүзләр юкка гына димчеләргә атап әйтелмәгән. Татар блогеры Фәгыйлә Шакирова да димче булам димәгән. «Уемда да юк иде», — ди ул.

– Ярты ел дәвамында димче булып эшләдем. 4 парны кавыштырдым, һәммәсе дә матур гаилә корып, яшәп яталар, балалар үстерәләр, – диде блогер.

«Дүрт парны кавыштырдым».

Фото: © Фәгыйлә Шакированың шәхси архивыннан

Телевидениедән блогерлыкка бер адым

Блогер булып өлгергән Фәгыйлә апаның хезмәт юлы кайда башланган икән, диючеләр булыр. Блогер булганчы, ул телевидение өлкәсендә шактый тәҗрибә туплап өлгерә, кызыклы сораулар бирүе, берсеннән-берсе кызыклы шәхесләр эзләп табуы, бәлки, шуннан киләдер.

– Беренче курста «Татарстан хәбәрләре» газетасы редакциясендә хәбәрче булып эшләдем. Беренче редакторым – Ренат Харис иде. «Татарстан» радиосында «Сезнең хатлар» тапшыруын алып бардым. Аннан соң «Чулпан» информацион-музыкаль программасында эшләдем. Туры эфирга кемнәр генә килми иде: Вафирә Гыйззәтуллина, Хәния Фәрхи, Сәнифә Рангулова... Бер эпизод хәтердә калган: программага татар кызына өйләнгән, татарча белгән гарәп кешесен чакырдым (исемен хәтерләмим). Әңгәмә барышында сәгатенә карады да: «Гафу итегез, иртәнге намазым укылмаган», – дип, торып басты. Костюмына беркетелгән микрофон ычкынды. Туры эфирда нәрсә буласын белеп булмый: без теләсә кайсы конфузга әзер идек. Бу очракта да миңа тапшыруны үзем сөйләп дәвам итәргә туры килде, – дип искә ала ул.

«Кемнәр генә кунакка килми иде...»

Фото: © Фәгыйлә Шакированың шәхси архивыннан