Главные новости Казани
Казань
Июнь
2024

Кәбестәне «Феррари» утырта, су Камадан килә: «Нармонка» Казанны яшелчәсез калдырмаячак

0
Кәбестәне «Феррари» утырта, су Камадан килә: «Нармонка» Казанны яшелчәсез калдырмаячак

«Нармонка» хуҗалыгында яшелчә үстерүчеләр һава торышына өметләнеп утырмыйлар, ә су сибү машиналарына һәм башка заманча авыл хуҗалыгы агрегатларына ышанып эш итәләр.

Минтимер Шәймиев мирасы

«Нармонка» агрофирмасы (2016 елдан «Татагролизинг» идарәсенә карый) карамагында 5 мең гектардан артык басу җире бар, шуларның 1,5 меңе – сугарыла торган җирләр. Сугарыла торган басуларда бәрәңге (425 га), кәбестә (50 га), чөгендер (110 га) һәм кишер (30 га), чәчү әйләнеше өчен бөртекле культуралар үстерелә.

– Фаразлар төзү – файдасыз эш икәнлегенә тагын да ныграк инана барам. Мәсәлән, көзге арышны без август аенда коры җиргә чәчтек, октябрь ахырына кадәр үсентеләр булмады, кырлар кыш айларына яшел булып түгел, ә кара төстә керде. Шулай итеп, көзге культуралар исән калмас, язын тагын чәчәргә туры килер, дип уйладым. Ә юк – кар эреде, һәм яшел уҗымнар күренде, – дип сөйли «Нармонка» директоры Олег Салягин. – Ә менә җылы апрель алдады. Язгы чәчүлекләрне без өченче майга кадәр тулысынча диярлек чәчеп бетердек, яңгырлардан соң үсентеләр күренә башлады, әмма салкында аларның үсеше тукталды, яфраклары саргайды. Шулай да алар үлмәде. Аларны карбамид белән тукландырдык, һәм барысы да яхшы булыр дип уйлыйм.

Фото: © rt-online.ru

Паново, Карадули һәм Нармонка авыллары янындагы агрофирма кырларына Лаеш су сибү системасының көньяк участогы хезмәт күрсәтә, анда Камадан су китерелә. Аны Минтимер Шәймиев ТАССРның мелиорация һәм су хуҗалыгы министры булган вакытта ук төзегәннәр һәм файдалануга тапшырганнар. Аңлашылганча, озак еллар дәвамында мелиорация системасы шактый тузган. Быел аны авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне әйләнешкә нәтиҗәле җәлеп итү һәм РФ мелиоратив комплексын үстерү дәүләт программасы кысаларында капиталь ремонтлаганнар.

– Ремонт вакытыннан алда, су сибү сезоны башланганчы тәмамланды. Участокның 3 станциясе дә су бирүгә тулысынча әзер, – ди «Приволжскмелиоводхоз» идарәсе җитәкчесе Марс Хисмәтуллин. – «Нармонка» планлы рәвештә хуҗалык эчендә мелиорация челтәрен үстерү һәм сугарыла торган җирләрнең мәйданын арттыру белән шөгыльләнә. 2026 елга биредә 1,7 мең гектар басу җирен сугарыла торган итәргә һәм яңгыр машиналары паркын 3кә кадәр киңәйтергә ниятлиләр, хәзер алар хуҗалыкта 19.

Фото: © rt-online.ru

Өч трактор урынына берәү

15 майда эшли башлаган 19 су сибү машинасыннан тыш, «Нармонка» агрофирмасы республиканың бер хуҗалыгында да булмаган югары җитештерүчән агрегатлар булуы белән мактана ала.

Мәсәлән, кәбестәне монда инде 7нче ел «Феррари» маркалы Италия чәчү машинасы утырта. Машина хәрәкәт барышында туфракта чокырлар ясый, үсентеләргә су яки туклыклы эремә сибә һәм үсентеләрне утыртып бара. Агрофирма хезмәткәрләре, агрегатның арткы өлешендә уңайлы урындыкларда утырып, чәчүче барабан кашыкларына үсентеләрне урнаштырып кына баралар. Эшләргә килгән Казан аграр университеты студентлары, үсентеләр өчен бушаган тартмаларны алып китеп, тулы тартмаларны китереп торалар.

– Практикантлар белән дә хәл, һава торышы белән булган кебек, төрлечә була. Акыллы һәм эшчәннәре дә килергә мөмкин, проблемалар тудыручылары да, – дип шаярта «Нармонка» директоры. – Быел бездә 10 икенче курс студенты практика үтә. Алар яхшы, тырыш, намуслы эшләделәр. Без аларны тулай торакта урыннар һәм бушлай туклану белән тәэмин иттек. Ә студентларның хезмәт хакы төп агрегат җитештерүенә бәйле. Әгәр, мәсәлән, безнең тракторист көненә 2,5 мең сум ала икән, студентларга әлеге сумманың 80 проценты түләнә.

Фото: © rt-online.ru

Ә менә бәрәңге утыртуда нибары 1 кеше катнаша, ул зур тизлектә 5 операцияне (фрезерлау, минераль ашламалар, агу кертү, бәрәңгене утырту һәм буразна ясау) башкарырга сәләтле булган Голландия бәрәңге утырту комплексы белән идарә итә. Могҗиза – машина йөртүчесе рульгә кагылмый, бары тик курс билгели, һәм комплекс автопилотта туры юлдан хәрәкәт итә.

– Гадәти технологиядә фрезерлауны бер трактор башкара, ашламаларны икенчесе кертә, буразналарны өченчесе сыза, ә монда әлеге өч операцияне, һәм боларга өстәп тагын икене, бер комплекс башкара, – дип аңлата аерманы Олег Салягин. – Шулай итеп, дизель ягулыгы чыгымы 3 тапкыр кими. Ә чәчүлекләргә артык кагылмау сәбәпле, бәрәңге уңышы 25 процентка күбрәк була.

Фото: © rt-online.ru

Кырларны сугару күпмегә төшә, дигән сорауга «Нармонка» директоры бу рәхәтлекнең арзанга төшмәвен әйтте. Су сибү машинасының бер әйләнеше 126 мең сум тора, ә шул ук кәбестәне сезон эчендә 15-20 тапкыр сугарырга кирәк. Шуңа күрә миллионнар тотыла, әмма инвестицияләрсез яхшы уңыш ала алмыйсың, ди ул.

«Республика Татарстан» сайтыннан тәрҗемә. Авторы: Фәридә Якушева