Главные новости Казани
Казань
Июнь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26
27
28
29
30

Очсыз бәягә генә шәхси ихтыяҗлар өчен агач сатып алырга була: «Бу хакта бик аз кеше белә»

0
Очсыз бәягә генә шәхси ихтыяҗлар өчен агач сатып алырга була: «Бу хакта бик аз кеше белә»

Урман хуҗалыкларыннан очсыз бәягә генә шәхси ихтыяҗлар өчен агач сатып алырга була. Бу хакта бик аз кеше белә. Республика Урман хуҗалыгы министрлыгында «РТ» хәбәрчесенә республика халкына экологик материалны кайсы очракта бүлеп бирүләре турында сөйләделәр.

25 елга бер тапкыр

Шәхси ихтыяҗлар өчен агач алу хокукы РФ Урман кодексында язылган. Бу хокукның шартлары төбәкләрдә карала.

– «Татарстан Республикасында урманнардан файдалану турында»гы республика законына ярашлы, республика халкы 25 елга бер тапкыр, йорт һәм йорт яны корылмалары төзү өчен, 100 кубометрга кадәр агач әзерли ала. Шулай ук 10 елга бер тапкыр йортны һәм йорт яны корылмаларын ремонтлау өчен 50 кубометрга кадәр агач һәм елына бер тапкыр, биналарны җылыту өчен, хуҗалыкка 20 кубометрга кадәр агач, – дип сөйләде ТР Урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов.

Агач алу өчен ТР Урман хуҗалыгы министрлыгына тиешле гариза бирергә кирәк (үрнәкләрне министрлык сайтында табып була), шулай ук моны «ТР Дәүләт хезмәтләре» һәм «РФ Дәүләт хезмәтләре» порталлары аша да эшләргә мөмкин.

– 2023 елда без үз ихтыяҗларыбыз өчен агач әзерләү хокукын бирү буенча 3,8 мең хезмәт күрсәттек. Хезмәт күрсәтүдән баш тартырга да мөмкиннәр, – диде Зарипов. – Баш тартуның иң еш очрый торган сәбәбе – гариза бирүченең шәхси мәгълүматны тулысынча күрсәтмәве яки агач сатып алу максатын дөрес күрсәтмәве. Закон буенча алар түбәндәгечә булырга мөмкин: йорт һәм йорт яны корылмалары төзү, йорт һәм йорт яны корылмаларын ремонтлау, биналарны җылыту.

Шулай ук гаризада сез урман сатып алырга теләгән урманчылыкны күрсәтергә кирәк. Бу – республика территориясендә һәм хәтта аннан читтә урнашкан теләсә кайсы урманчылык булырга мөмкин (закон буенча сез әлеге хезмәт өчен башка төбәкләргә дә мөрәҗәгать итәргә хокуклы, әмма ул чакта гаризаны әлеге төбәкнең вәкаләтле органына бирергә кирәк). Әмма шуны истә тотарга кирәк: сез агачны үзегез сатып алачаксыз һәм беркем дә аны сезгә капка төбенә китереп бирми. Сез үзегез урманчылыкта күрсәтелгән урынга барасыз, һәм урман хуҗалыгы хезмәткәрләре күзәтүе астында үзегез кисәсез һәм үзегез төяп өйгә алып кайтасыз.

– Гражданнарның шәхси ихтыяҗлары өчен агач әзерләүне тәэмин итү максатларыннан урманчылыкларда урман кисү участоклары алдан билгеләнә. Ылыслы агачлар, каты яфраклы һәм йомшак яфраклы агачлар билгеләнә. Ылыслы хуҗалыкка карагай, чыршы, каракуш, кедр һәм башка ылыслы агачлар өстенлек иткән участоклар керә. Каты яфраклыга имән, өрәңге күбрәк булганнары. Йомшак яфраклы дип каен, усак агачлары санала, – дип аңлатты министр урынбасары.

Агачның токымына, сыйфатына һәм максатына (утынга яки төзелешкә) карап, аның бәясе дә билгеләнә. Бәяне ТР Тарифлар буенча Дәүләт комитеты карары белән билгеләнә. Быел ылыслы агачның кубометры 700-2500 сум, йомшак яфраклы агачның кубометры 100-500 сум тора.

Авыру һәм карт агачларны – балта астына

«РТ» корреспонденты Урман хуҗалыгы министрлыгыннан ни өчен теләгән һәркемгә агачларны утынга кисәргә рөхсәт итүләре белән кызыксынды. Татарстанда болай да урманнар аз бит – нибары 17 процент. Министрлыкта аңлатуларынча, гражданнарның гаризалары буенча, иң беренче чиратта, үлгән, зыян күргән һәм иске агачлар сатыла. Шул ук вакытта сайлап кисү үткәрелә, ул урманның куелыгына зыян китерми.

Шулай ук урман хуҗалыгында исәпләнгән урман кисү төшенчәсе бар. Бу – ел саен урманга зыян китермичә генә агачларны кисү күләме. Мәсәлән, 2023 елда Татарстанда исәпләнгән урман кисү күләме 2 миллион кубометрдан артык тәшкил иткән, ә 680 мең, ягъни 30,5 процент кына үзләштерелгән.

– Исәпләнгән урман кисүне үзләштермәү урман утыртуларының туплануына китерә, алар яшькә карап кыйммәтлеген һәм урманчылык функцияләрен югалткан. Аларны вакытында кисмәгәндә, урман утыртулар әкренләп деградацияләнә, агачның сыйфаты төшә. Бу – урманнарның санитар торышын начарлатуга һәм янгын куркынычы тудыруга китерә, – дип раслый Илгизәр Зарипов.

Ә менә урманда «валежник»ны күпме телисең шулкадәр һәм бушлай җыярга мөмкин. Ул гөмбә һәм җиләк белән тигезләнә. Бары тик «валежник» дип нәрсә аталганын аңларга кирәк. Бу – коры ботаклар яки агач ботаклары. Алар давыллар, көчле кар нәтиҗәсендә җиргә төшкән. Шул ук вакытта урманчылар кискәннән соң калган калдыклар, ботаклар «валежник» дип саналмый.

«РТ»дан Евгения Черноусова язмасы тәрҗемә ителде