Главные новости Казани
Казань
Июнь
2024

Татарстанда Чулман елгасында галәмәт зур җәен балыгы тотканнар

0
Татарстанда Чулман елгасында галәмәт зур җәен балыгы тотканнар

Татарстанда Чулман елгасында 76 килограммлы җәен балыгы тотканнар. Бу хакта социаль челтәрдәге «Новости Татарстана» сәхифәсендә хәбәр ителә.

«Аның ачуын китерсәгез, су төбенә дә алып төшеп китәргә мөмкин», – дип тә язганнар.

«Тәмле түгелдер ул», – дип комментарий калдырган берәү. Җәен балыгы үләксә ашаганга, аны өнәп бетермәүчеләр дә бар.

«Минем әти 100 кг җәен балыгы тоткан иде. Без аны пычкы белән генә кисә алдык, башын балта белән чапканнар иде», – дип язган балыкчы кызы.