Главные новости Казани
Казань
Май
2024

Энгель Фәттахов турында: «Кыштан соң яз килми калганы юк, Ходай ничек язса, шулай булыр»

0
Энгель Фәттахов турында: «Кыштан соң яз килми калганы юк, Ходай ничек язса, шулай булыр»

Энгель Фәттаховка бәйле күңелсез хәбәр таралган көнне татар җәмәгатьчелеге «кара сишәмбе» дип атады. Чөнки ул көннең иртәсе Раил Садриевка бәйле авыр хәбәрдән башланган иде.

Актаныш районының элеккеге башлыгы, элеккеге мәгариф министры Энгель Фәттахов 21 июльгә кадәр Тикшерү изоляторында булачак. Ул үз гаебен танымый: ришвәт алмавын да, бирмәвен әйтә. Җәмәгатьчелек гадел тикшерүгә ышана, барысы да ачыкланыр дип өметләнә. Әлбәттә, кемнәрдер үз фикерләрен социаль челтәрләрдә дә әйттеләр. Кемнәрдер дәшми калуны да кулай күрде, кешенең үз ихтыярында.

Энгель Фәттахов – 1998-2012 һәм 2018-2022 елларда Актаныш районы башлыгы, 2012-2017 елларда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры. Актаныш районының Чишмә авылында туган, хәзер интернет буенча йөргән фотодагы йорты да шушы авылда урнашкан.

Энгель Фәттаховның мәгариф министры булган чорын укытучылар арасында төрлечә бәяләүчеләр бар, тел вазгыяте чорында аның милли герой дәрәҗәсенә күтәрелүен дә күрдек. Ул Актаныш районы җитәкчесе вазифасына кабат әйләнеп кайткач, хач вакыйгасы мәгълүмат кырын селкетүен дә хәтерлибез. Бу вакыйгадан соң ул район башлыгы вазифасыннан китте.

Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров: «Энгель Нәвапович мәгариф һәм фән министры булганда, миңа нәкъ аның җитәкчелегендә бер елдан артык эшләргә насыйп булды. Ул мәгариф министры булып килгәннән соң, министрлыкта аерым Милли мәгариф идарәсе оештырылды. Моңа кадәр Милли мәгариф бүлеге генә иде. Милли мәгариф идарәсе эчендә төбәкара хезмәттәшлек секторы ачылды. Бу милли мәгарифтә нигезле эшчәнлек алып барыр өчен аерым күрсәткеч булды. Шушы идарә Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребезнең балалары укыган милли мәктәпләребез, яисә милли үзәкләребез карамагындагы укыту үзәкләрендә татар телен укыту югары дәрәҗәгә җиткерде. Чөнки дәреслекләр белән дә тәэмин итү мәсьәләсе, укытучыларны семинар, киңәшмәләргә чакыру, балалар лагерьларында җәйге аланнар оештыру, Татарстанның мәгариф көннәрен оештыру, Татар теле һәм әдәбиятынннан халыкара олимпиаданы Опера һәм балет театры бинасында оештыруны югары кималдә үстереп җибәрүләр – алар барысы да аның кулы астында эшләнде. Бу дистәләгән проектлар читтәге татар балаларын да Татарстанга туплады.

Энгель Нәвапович бик таләпчән, шул ук вакытта бик милли, татар җанлы кеше, шул ук вакытта һәрвакыт милләтара татулыкны да алга сөрде. Шушы сыйфатлары өчен дә бары тик уңай яктан гына бәялим.

Аның белән бергә эшләгән кеше буларак, аның эшкә никадәр мөкиббән киткән булуын, хезмәт кешесе, җир кешесе икәнлеген аңладым. Ул бик чиста күңелле, һәрвакыт кешелекле, кешене аңлаучан. Нинди дә булса мәсьәләгә тукталган очракта да, ул үзенең бөтен барлыгын шушы эшкә бирде. Бергә эшләгән еллар дәверендә аның хезмәте минем күз алдымда иде. Мин Энгель Нәваповичны уңай яктан гына беләм.

Бу хәбәрне ишеткәч, бик борчылдым. Бу хәлне тикшерү, чишелешен булдыру – билгеле бер структураларның эше. Ләкин мин Энгель Нәваповичны бик чиста күңелле, үзенең халкы өчен, үзенең милләте өчен гомерен багышлаган кеше итеп кенә беләм. Ул бөтен тормыш этабында дәүләткә, милләткә, халкына хезмәт итте».

Тукай премиясе лауреаты, «Безнең мирас» журналының баш мөхәррире, шагыйрь, язучы Ләбиб Лерон: «Халкын күтәрү, милләтләрне кайгырту мәсьәләсендә Энгель Фәттахов татар халкы өчен нык тырышкан шәхесләрнең берсе. Безнең Актаныш районы чын татар районы булып санала бит инде. Җырда-биюдә, әдәбиятта йөзгә кызыллык китерми торган шәхесләрне биргән район һәм ул аның эшчәнлегендә дә сизелде. Ул район җитәкчесе булганда да, министр булганда да бу эшләр аның өчен алгы планда торды. Тел мәсьәләсендә авыр чорлар булганда да ул үз мәсләгенә тугры калып яклаучылардан берсе булды. Эшләгән кешегә, нык тырышкан кешегә аяк чалучылар да булмый калмый. Үч итәргә тырышулар да булмый калмый, чөнки эшләгән кеше күз уңында була бит инде гадәттә. Аңа кагылышлы бу вазгыятьтә шундый әйберләр ятадыр дип уйлыйм. Бу дөрес әйбер түгел дип уйлыйм үзем».

Тукай премиясе лауреаты, «Мәдәни җомга» газетасының баш мөхәррире, язучы Вахит Имамов: «Зур шәхесне әрәм иттеләр. Исән-имин котыла, бүген чыгаралар дип караган очракта да, ул яра аның йөрәгендә гомерлеккә калачак һәм аңа бик авыр булачак».

Филология фәннәре кандидаты, Татарстан китап нәшрияты мөхәррире Айсылу Галиева: «Минем өчен шок булды. Ул гомерен Актанышка багышлаган, министрлыктан киткәч тә, шунда кайтып, авылда эшен дәвам иткән кеше. Энгель Нәваповичны туры, беркатлы, бераз дуамал кеше дип белә идем, гомумән, Актанышларча инде. Аның өчен кайгыручылар да, шул кирәк дип сөенүчеләр дә күптер - холкы да, шәхесе дә битараф калдырырлык түгел. Һәркем үзеннән, үз тәҗрибәсеннән чыгып фикер йөртә, «Ришвәт алганым да, биргәнем дә юк», - дигәненә мин ышанам. Районда эшләгәндә дә, министрлыкка килгәч тә, балалар (яшь буын) дип эшләде, яшәде. Бу тоткарлауларның бер тында булуы да юкка гына түгел, мин монда узган гасырның утызынчы еллары шәүләсен күрәм, бик ялгышасым килә».

Шагыйрә Ләйлә Дәүләтова: «Якташым буларак, бик күп тапкырлар очрашкан булды. Төпле акыллы, эшне асылына төшеп, яхшы итеп, сыйфатлы итеп эшли торган булдыклы кеше. Бик булдыклы кеше! Мин бу кешене бик хөрмәт итәм. Безнең Актаныш районы искиткеч матур һәм анда, әлбәттә, аның өлеше искиткеч зур. Мондый аңлашылмаучанлык һәркем белән дә килеп чыгарга мөмкин. Аллаһ Тәгалә ярдәм бирсен!»

«Син минем «Һәр кешегә» дигән шигыремне күргән идеңме икән? 40-50 куплетлы бик озын шигырь ул. Интернетта ватсап төркемнәрендә дә йөрде инде. Ул бит шушы шигырьне яттан белә», диде Ләйлә Дәүләтова сүз ахырында.

Менә ул шигырьдән юллар:

«Алда ни көтә дип бик уфтанма,

Артык борчылмавың кулай булыр.

Кыштан соң яз килми калганы юк,

Ходай ничек язса, шулай булыр.

Кайгы килде диеп бик кайгырма,

Ул үтмәс күк кенә тоела.

Кояш чыгар алдыннан да башта

Җиргә шаулап яңгыр коела...»