Главные новости Казани
Казань
Май
2024

Раил Садриевны тоткарлаулары турында: «Шәхес – фигура гына, монда инцидент беренчел»

0
Раил Садриевны тоткарлаулары турында: «Шәхес – фигура гына, монда инцидент беренчел»

Алып баручы Айваз Садыйров, җинаять эше нечкәлекләренә кагылмыйча гына, Татарстанның халык артисты Раил Садриев турында үз фикерен белдерә.

«Иренмәс җан» диләр ниндедер гамәлгә, бигрәк тә беренчел карашка кирәкмәс эшкә вакытын һәм энергиясен кызганмаучы кешегә. Раил абыйны «супер иренмәс җан» дияргә мөмкин. Ул – нәтиҗәсе алай ук зур күләмдә булып тоелмас эшкә дә ышанып алынучы чын фанат. Буа театрының соңгы еллардагы эшчәнлеген анализласаң, кайбер шәһәр статусындагы мәдәният учреждениеләрендә дә моның кадәр эш башкарылмагандыр.

Раил абый – локомотив. Иҗат вәкиле булудан бигрәк, ул – көчле дипломат, аралашулар остасы. Фикерен, идеяләрен җиткереп, шул идеяләргә хуплау алу остасы. Максат куйса, бер дә чигенмичә, чигенсә дә – бер адым артка, икене алга дигәндәй, стратегик алымнар кулланып, шул максатка армый баручы шәхес ул.

Нәтиҗәсе шунда ук күренми торган эшкә алынуга килгәндә, минем үземнән андый әйбер килеп чыкмый. Иманым камил, сезнең арадагы 1000нең 999ыннан да бу шулай ук барып чыкмаячак. Моның өчен ниндидер эчке энергия, эшкә мәхәббәт, көчле ышану кирәк.

Раил Садриевта булган оештыру сәләте район театры дәрәҗәсе өчен аз, әрәм. Аның «скил»ларын шәһәр, республика дәрәҗәсендә куллану дөрес булыр иде хәтта!

Кечкенә генә район күләмендә булган театрның Рәсәйкүләм таныла алуы – феномен. Театрның репертуар сыйфаты, актерлар уйнавы – аерым тема. Ә Буа театрының танылуы, Раилне Россиянең театраль элитасында нык хөрмәтләүләре, кайсы ишеккә шакыса да, тыңларга әзер торулары аның шәхесе турында күпне сөйли. Аның белән бәйле җинаять эше линиясе турында әйтерлек сүз юк. Беренчедән, әле мәгълүматлар юк, бу процесс – тикшерү этабында гына. Икенчедән, юриспруденция өлкәсендә мин үзем дә сай йөзәм.

Шулай да татар мәдәният вәкилләрен мондый ситуациягә җәлеп итү – куркыныч «звоночек»! Монда сәясәт җиле алып килгән төтен исләре дә сизелә. Эш конкрет шәхестә генә түгел. Шәхес – фигура гына, монда инцидент беренчел. Рәсәйкүләм вазгыять контекстында иҗат, сәнгать һәм сүз иреге гайкалар-шөрепләре механизмы турында бәян бармагае, – дип яза Айваз Телеграм-каналында.

Раил Садриевны Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору идарәсе хезмәткәрләре тоткарлавы турында язган идек. Россия Тикшерү комитеты аны вазифа вәкаләтләрен үз файдасына кулланган дип шикләнә.

  • Буа драма театры җитәкчесе Раил Садриевны тоткарлаганнар