Главные новости Казани
Казань
Май
2024

«Башларын елгада юып алалар да, җил киптерә» – Казансу уртасында чәч алучылар шаккатырды

0
«Башларын елгада юып алалар да, җил киптерә» – Казансу уртасында чәч алучылар шаккатырды

«Казан» гаилә үзәге янында Казансу елгасында чәч алучыларны видеога төшергәннәр. Видеода күренгәнчә, йөзү тактасында – 4 ир-ат, икесе ишкәк тоткан, өченчесе – клиент, дүртенчесе – чәчтараш. Соңгысы кәләпүш кигән, ул урындыкта телефон карап утыручы ир-атның чәчен ала. Бу чынлап торып экстрим яратучылар өчен уйлап табылганмы, әллә егетләрнең шаяруы гына микән? «В Казани поймут» төркемендә ул хакта хәбәр ителми.

Видеога төшерүче су өстендә чәч алуны сәнгать дип атый.

Әмма видеоны караучылар канәгатьсезлек белдерә. «Аннары аларның чәчләре Казансуда булачак», «Болай да су чиста түгел, хәзер инде чәч тә булачак», «Башлары эшләми бугай, кеше шаккатырмакчы булалар», «Бу гамәл өчен җәза бирергә кирәк», «Яз галәмәте», – дип комментарий калдырган алар.

Шулай ук бу хәлдән кызык табучылар да бар. «Башларын Казансуда юып алалар да, җил киптереп тә бирә», «Бизнесменнар», «Экономия», – дип көлгән бер ише.