Питер татарлары театр уйный: битлек артында ниләр бар?
Питер татарлары Тукай көннәре тирәсендә – 27 апрельдә – шәһәр үзәгендә: Казанская урамында кайчандыр Тукай булган йорт янәшәсендәге сәхнәдә спектакль уйнадылар. Тукайның Питерга килүен хәбәр иткән мемориаль такта торган йортны узып, Герцен исемендәге Россия дәүләт педагогика институты биналары комплексы урнашкан ишегалдына КПП аша үтеп керәсең дә, Колонналы залга рәхим итәсең. Шушы пафослы залда татарча спектакль күрсәтелде.
Питер татар театры турында кыскача белешмә: Татар җанлы, театр сәнгатенә гашыйк кешеләрдән туплаган театр үз эшчәнлеген 2023 елның сентябрендә Татарстанның Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллегенең хәер-фатыйхасы белән башлап җибәргән. Ул вакыттагы җитәкче Ренат Вәлиуллин алар белән очрашып, татар театрының Питерда татар телен һәм мәдәниятен популярлаштыруда мөһим миссия башкаруын ассызыклаган, уртак максатлар билгеләнгән. Питер татар театрының җитәкчесе – Гүзәл Исмәгыйлева, режиссеры – Линар Хаҗиев. Спектакльнең репетицияләре «Мирас» мәдәни үзәгендә барган.
Коллективка Герцен исемендәге институтның колонналы залын алырга Татарстанның Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге ярдәм иткән. Спектакль карарга Вәкиллек җитәкчесе вазифаларын башкаручы Шамил Шәяхмәтов үзе дә килгән иде.
Шунысын да искә төшерик: бу – яңа гасыр татарларының Питерда беренче спектакль уйнавы түгел. Санкт-Петербургта хәзер 2 татар халык театры эшләп килә. Үткән ел аларның беренчесе – «Былбыл» татар театры – үз премьерасын тәкъдим итте. Ул «Рыбацкий» мәдәният йортында иҗат итә. «Без бит татарлар! Безгә шулай кирәк», – дип язды бу хакта «Былбыл» татар театры җитәкчесе Сиринә Зиннурова. Эше командировкалар белән бәйле булу сәбәпле, ул җитәкләгән театр әлегә тулы канлы спектакльләр чыгара алмый, коллектив төрле театраль тамашалар форматында эшли.
Питер татар театры коллективы тамашачыга «Замана чире» дип аталган 1 пәрдәле трагикомедия тәкъдим итте. Пьеса авторлары – Линар Хаҗиев, Гүзәл Исмәгыйлева. Рәхимә Фәхриева текстны шигъри яктан баеткан.
ххх
Трагикомедиянең сюжеты болайрак: Сания ханымны туган көне белән котларга туганнары җыела. Юбилярны котлыйлар, бүләкләр тапшыралар, гаилә альбомын карап хозурланалар. Кунакларның берсе үзара ышанычка корылган уен тәкъдим итә: һәркайсы, телефон шалтырагач, аның тавышын ачып куярга, һәм әңгәмә кунаклар алдында барырга тиеш була. Менә шунда серләр ачыла башлый...
Сания ханымның энесе аның килене белән бутала, энесенең хатыны карт кайнанасын картлар йортына урнаштырырга йөри икән, ә кадерле улы үзенең коточкыч авыруын яшергән... Телефонда яшерелгән серләр ачыла бара, битлекләр салып ташлана. Җимерүче булган телефон коткаручы да була аламы? Гомумән, эш телефонда гынамы? Нишләдек без? Нишлибез? Кирәкме безгә битлекләр салынган мөнәсәбәтләр? Әллә битлек артында калсынмы тормышның без күрергә теләмәгән һәм якыннарыбызның безгә күрсәтергә теләмәгән яклары? Кыскасы, уйланыр тема күп. Һәвәскәр артистлар гаять кыю темага алынган. Трагикомедия жанры профессиональ театрларда да аз әле.
Ни өчен оештыручылар өр-яңа әсәр язып, шуны куярга алынган? Исеме үк татар театры бренды булып торган күренекле татар драматурглары пьесалары белән эш итсәң, ышанчылырак түгелме? Ни өчен алар үз эшләрен катлауландырганнар?
«Минемчә, татар пьесалары 2 төргә бүленә. Беренчесе – фольклор, икенчесе – заманча модерн. Аларының күбесе шактый әдәпсез, «билдән түбән» урыннар да бар, дигәндәй. Шунысы да бар: миңа шәһәр культурасы белән бәйле темалар якын, чөнки мин авыл культурасын белмим, анда яшәгәнем булмады. Ә шәһәр культурасы булган яхшы пьесалар таба алмадым. Мин заманча темаларга әсәрләр эзләдем», – дип аңлатты режиссер Линар Хаҗиев. Үзе күзаллаган әсәрне табалмагач, алар аны үзләре язарга була. Гүзәл Исмәгыйлева һәм Рәхимә Фәхриева белән бергә утырганнар да язганнар.
Халык театрлары өчен әзер пьесага бәйле булмауның зур плюсы бар – артистка карап персонажны формалаштырырга була. Әйтик, төп мәгънәне бирү өчен персонажның яше һәм җенесе зур роль уйнамаска мөмкин – кем уйнаса да барыбер. Ә әзер пьеса булса, минем ир-ат артистым җитми, дип кенә ир-ат персонажны хатын-кызга алыштырып куя алмыйсың – андый алыштырулар авторда да, варисларда да, гомумән, татар драматургиясен беләм дип санаган теләсә кемдә сораулар тудырырга мөмкин. Икенчедән, әлбәттә, авторлык хокуклары мәсьәләсе дә бар. Кайчакта кемнедер эзләп табулар, килештерүләр язуга караганда да катлаулырак булырга мөмкин.
Шулай итеп өр-яңа пьеса туган. Оештыручылар үзләре «сценарий», «инсценировка» дип тыйнак кына атаса да, минем карашымча, драматургия законнарына туры килгән чын әдәби әсәр барлыкка килгән.
Спектакльдә төп рольләрдә 7 артист уйный. Эпизодларда тагын 6 кеше. 7 артист «телле», ягъни, татар телендә сөйләшә алырлык булса, эпизодларда уйнаучыларның сүзе бөтенләй юк, яки чагыштырмача аз, димәк, сүзне дөрес әйтә алмам, акцентым бар, дигән куркулар өстенлек алмый. Аз сүзле яки сүзсез эпизодлар күбрәк булган мондый алым күбрәк артистны театр дөньясына җәлеп итәргә мөмкинлек бирә.
Төп рольләрдә – Розалия Кәрамова, Гүзәл Исмәгыйлева, Линар Хаҗиев, Рәхимә Фәхриева, Гөлсем Мирсәетова, Илшат Дәүләтбаев, Альбина Шәмсетдинова. Мине һәвәскәр артистлар ихласлыклары белән сокландырды, ә сәхнә пластикасы, хореография белән бөтенләй таң калдырды. Үзе хореограф, үзе костюмер, үзе тавыш режиссеры булган Эльмира Әхтәмова – театр өчен табыш, әлбәттә.
Гүзәл Исмәгыйлева – үзе оештыручы, үзе артист. Театр уйнарга теләгән татарлар нәкъ менә аның тирәсенә – Казаннан килгән «ут борчасы» кебек җитез Гүзәл Исмәгыйлева янәшәсенә тупланып, аны җитәкче итеп сайлаганнар. Санкт-Петербург Икътисад югары мәктәбе доценты, Омск татары, театрга гашыйк Линар Хаҗиевның режиссерлык осталыгын һәвәскәр дип кенә бәяләп булмый – ул профессиональлеккә дәгъва итә ала. Кыскасы, Линар – сәхнәне, сәхнә Линарны ярата.
Әйе, биредә камил тел, логик басымның дөреслеге, фәлән-төгән дип сәхнә теле ягыннан зур таләпләр куя алмыйбыз, андый басымнарны Татарстандагы профессиональ театрларда да күпме артист дөрес куллана икән?!
ххх
Спектакль 350 урынлы залда барды, тамаша башланыр алдыннан зал шыплап тулган иде. «Артистларыбыз үз алдына зур планка куеп әзерләнделәр. Без сезнең белән әле төрле сәхнәләрдә тагын да күрешербез, тагын да күбрәк татарларны чакырырбыз. Без сезгә булышып торырбыз, күп очрашулар булыр», – диде Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле вазыйфаларын башкаручы Шамил Шәяхмәтов, соңыннан сәхнәгә чыгып.
Спектакль карарга Бөтендөнья татар конгрессыннан Ләйсән Исхакова да килгән иде. «Идел-йорт» төбәкара халык театрлары бәйгесе кысаларында чит регионнардагы татар театрлары белән ул эшли. Кыскасы, Питер татар театрының «Заман чире» спектаклен, Казанга килеп, фестивальдә күрсәтү шансы бар. Бу, әлбәттә, һәр халык театры артистының хыялы.
Сафия Теләшева: «Спектакль бик ошады. Спектакльдә барган вакыйгалардан сабак алырга мөмкин. Артистларның барысы да бик яхшы уйнады – берсен генә аерып әйтеп тә булмый. Спектакльне карарга килүемә бик шатмын».
Журналист, язучы, җәмәгать эшлеклесе Рәхимҗан Теләшев: «Без бүген тарихи вакыйганың шаһиты булдык: бу – татар театры көне. Мин китабымда «Санкт-Петербург – татарларның мәдәни башкаласы» дип язган идем. Моңа үпкәләүчеләр дә булды. Мин Казанның татарлар өчен мәдәни башкала булуын аңлыйм. Әмма Санкт-Петербург – татарлар өчен дә мәдәни башкалаларның берсе.
Мин – Казанда Эрмитажның «Кубрат хан хәзинәсе», «Алтын Урда хәзинәсе» күргәзмәләрен оештыручыларның берсе идем. Безнең Россия этнография музее үзе генә дә ни тора! Анда искиткеч татар костюмнары саклана. Санкт-Петербургта беренче татар газетасы «Нур» басыла башлаган. Монда үткән гасырның 20-30нчы елларында тормыш кайнаган. Татарлар күпләп эшләгән предприятиеләрдә дистәләгән татарча күп тиражлы газеталар чыккан. Алар кирилицада, латиницада һәм гарәп шрифты белән басылганнар. Театр тормышы да кайнап торган. Меңәрләгән тамашачы татарча спектакльләр караган. Татар артистлары Садовая урамындагы 31нче йорт адресында урнашкан. Үтсәгез, 2нче катка күтәрелеп карагыз: зур овал тәрәзәләр. Төрле милләтләр белән бергә татарлар да шунда оешкан. 1937 ел килгәч, барысы да ябылган. Аннары сугыш башланган – театр кайгысы калмаган. Сугыштан соң Ленинград татарлары, театр булмаса, һичьюгы вокаль яки хореографик ансамбль ачылуын сорап, кат-кат мөрәҗәгать иткәннәр. Әмма берсе дә рөхсәт ителмәгән. Татар театр барлыкка килүен без хәзер генә күрдек. Ә бит гаҗәеп шәп спектакль килеп чыккан!»
Әнисә Уразгильдиева: «80нче елларда Казан университетын тәмамлап, кияүгә чыгып, Питерга киттем. Рус мәктәбендә укыгач, татарча бик белми идем. Питерда тора башлагач, татарча матур сөйләшергә өйрәнә башладым. Татарча сөйләшә алырлык кешеләр белән очрашуларны сагынып көтәм. Театрларны бик яратам, Камал, Тинчурин театрларын яратып карыйм, Татарстаннан Түбән Кама театры килгән иде – бик матур спектакль күрсәттеләр. Концертларга йөрмим, чөнки матур җырлар юк хәзер. Флера Сөләйманова кебек җырлый алган җырчылар да юк. Камил татарчам булса, үзем дә чыгып уйнар идем, әмма сәхнәдә, каушап, татарча белгәнемне дә онытырмын, дип куркам».
Театрның иганәчеләре дә, грантлары да юк. Спектакль коры энтузиазм белән чыккан. Декорацияләрне дә үзләре ясаганнар, реквизитларны да үз акчаларына алганнар. Алга барырга аларның көче җитәрме? Вакытлары, акчалары җитәрме? Санкт-Петербургта төрле театрларда яки ирекле эшләүче профессиональ режиссерлар да, театр рәссамнары да, хореографлар да, музыкантлар да күп, әлбәттә. Алар да тартылсын иде бу театрга – талантларын, белемнәренең, профессиональлекләренең, вакытларының бер өлешен туган телне саклауга багышласалар – милләт өчен эшләдем дигән бер горурлык булыр иде, савап булыр иде. Ә татар театры – Санкт-Петербург татарлары арасында туган телне саклауның үтемле юлы. Уңышлар сезгә, Питерның һәвәскәр артистлары!