Винера Ганиева йортын сату турында уйлавы турында әйтте: «Йөрәгем түзмәс»
Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Винера Ганиева «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалында «Сөйләшергә вакыт» тапшыруында кунак булды. Ул яраткан тормыш иптәше һәм йорты турында сөйләде.
«Ирем Камилнең вафатына 3 ел булды. Бүгенге көндә зур өйдә берүзем, кайсы почмакка барсам да аның белән бәйле, бакча да аны хәтерләтә, аның машинасы… Минем шкафта костюмнары, күлмәкләре тора, шкафны ачам да берничә минут башымны тыгып иснәп торам.
Өйдә булганда, ул гел янымда кебек, иртә-кич догаларымны укыйм. Аның юклыгына ияләшеп булмас инде, чөнки аны искә төшермәгән сәгать юк, минут юк...
Йортны сату турында уйлап та карадым, минәйтәм – юк. Йөрәгем түзмәс, ничек тә шушы йортта олыгаерга инде. Сатмыйм, Камил истәлеге бу йорт, минем өчен бик кадерле йорт», – дип сөйләде Винера ханым.
- Винера Ганиева иренең ничек вафат булуы турында сөйләде