«Әбиләр чуагы кайвакыт ике, өч тапкыр да кабатлана»: быелгы җәй сузылды
Татарстанда озакка сузылган метеорологик җәй, ә аның белән бергә эсселек һәм аяз көннәр инде бу атнада тәмамлана. Бу якшәмбе һәм киләсе дүшәмбе Казанда көндез һава температурасы +14..+12 градуска кадәр төшә, бераз яңгыр ява. Салкыннардан соң төбәккә җылы кире кайтырмы? Бу хакта «Татар-информ» ТР Гидрометеорология үзәгендә белеште.