Главные новости Катав-Ивановска
Катав-Ивановск
Декабрь
2024
1
2 3
4
5 6 7
8
9 10 11
12
13
14
15
16
17
18 19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Блогер үзенең видеоролик идеяләрен урлаучыны судта җиңүгә иреште (Бу - беренче очрак)

0

Чабаксарда яшәүче блогер Софья Головина социаль челтәрдә үз идеяләрен урлаучыны хөкем итүгә иреште, дип хәбәр итә SHOT телеграм-каналы.

Софья ТикТок челтәрендә онлайн марафоннар алып бара һәм миллионлаган карау җыя. Аңа танышлары Катав-Ивановск шәһәрендә яшәүче Лилиана Соколовскаяның шундый ук роликлар төшерүен әйтәләр. Лилиана Софьянең роликларындагы идеяләрне кулланып, шундый ук роликлар төшергән икәне ачыклана. Караулар саны оригиналга караганда 4 тапкырга азрак булса да, ул моннан яхшы гына акча эшли алган: «ничек итеп шәп роликлар төшерергә» дигән авторлык курсын ачкан. Ул күпсанлы язылучылар китерәм дип, 2,5 мең сумнан 300 мең сумга кадәр түләү алган.

Софья идеяләрен алуны туктатуны сорый һәм 21 урланган ролик өчен 2,1 миллион сум акча таләп итә. Лилиана баш тарткач, Анастасия Цымбал ярдәме белән судка мөрәҗәгать итә. Суд Софьяны хаклы дип таба һәм Лилиана компенсация түләргә тиеш дигән белән килешә. Дөрес, компенсация суммасы бер нольгә кими – 210 мең сум.

Бу – ТикТок идеяләрен урлаучыны гаепле дип тапкан беренче суд эше.

Моңа кадәр тыелган социаль челтәрдәге рилс идеясен урлауга бәйле суд эше булган иде. Мәскәүдә яшәүче риелтор Юлия «Ипотеканы япканнан соң нишләргә кирәк» дигән ролик төшерә һәм 61 мең язылучысы булган аккаунтына урнаштыра, аны 11 миллион кеше карый. Икенче бер риелтор Сергей сүзен сүзгә кабатлап һәм шул ук рәвешчә титрлар язып ролик төшерә. Юлия Сергейны судка биреп, 300 мең сум компенсация ала һәм роликны алып ташлауга ирешә.