Главные новости Каширы
Кашира
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Мәскәү өлкәсендәге шәһәрләрдә күп катлы йортларга дроннар һөҗүм иткән: бер кеше һәлак

0

Бүген массакүләм дрон һөҗүме булды, шул исәптән, Мәскәү өлкәсе һәм Мәскәү янындагы шәһәрләргә. Барлыгы 144 дрон бәреп төшерелүе турында хәбәр ителә. Подольск, Раменское, Жуковский, Люберцы, Домодедово, Коломно шәһәрләрендә 16 дрон бәреп төшерелүе турында хәбәр ителде. Липецк, Калуга, Тулага да һөҗүмнәр булган, шәһәрләрдә дрон калдыклары төшүе турында хәбәр ителә. Брянскига 59 дрон һөҗүм иткән (алар бәреп төшерелгән).

Беренче дрон Люберцыда 02.20 сәгатьтә бәреп төшерелә. Аннары Жуковский янына дроннар килү сәбәпле, Внуково, Домодедово аэропортлары ябыла.

Мәскәү өлкәсе Раменское шәһәренә дроннар һөҗүме нәтиҗәсендә 5 кеше яраланган, дип яза «SHOT». 46 яшьлек хатын-кыз һәлак булган. Телеграм-каналлар, 9 яшьлек бала һәлак булган, дип язганнар иде, бәхеткә, бу хәбәр расланмады. Бәреп төшерелгән дрон калдыклары шәһәрнең «Спортивный проезд» урамындагы күп катлы йортка төшкән, 10нчы һәм 11нче катларда янгын башланган. Барлыгы 20 фатирга зыян килгән. 45 кеше эвакуацияләнгән.

Бу хакта губернатор Воробьев хәбәр итте.

«Спортивный проезд»дагы йортта яшәүче «ШОТ» каналына ничек булганын сөйләгән. «Бер секунд эчендә булды. Шартлаган тавыш, һәм тәрәзәләр коелып төште. Без куркып чыгып йөгердек», – дип сөйли ул. Шартлау 04.10 минутта булган. Шартлаганнан соң тәрәзәләр ватыла, һәм фатир эченә «утлы шар» очып керә. Бу ир хатынын үзе белән каплаган, аның аркасы пешкән.

Бераз вакыттан янгын башланган йорттан 1 километр ераклыкта тагын бер дрон шартлый. «Высоковольтная» урамында да янгын башланган.

Кашира шоссесына төшкән дрон калдыгы

Жуковский шәһәрендә дрон шәһәр урамына төшкән.

Казан аэропортында да иртән чикләү кертелде: рейслар кабул ителми.