Главные новости Карталов
Карталы
Декабрь
2025
1 2 3
4
5
6
7
8
9 10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24 25 26 27 28
29
30
31

Балык тотканда әти кеше һәм 13 яшьлек улы батып үлгән

0

Чиләбе өлкәсендә 49 яшьлек ир-ат һәм 13 яшьлек улы балык тотканда батып үлгән. Бу хакта төбәк Тикшерү комитетына сылтама белән «Вести» сайты яза.

Җинаять эше ачылган. Тикшерү версиясе буенча, 4 декабрьдә көндез әти кеше улы белән балыкка китә, ә төштән соң туганнары белән элемтәгә чыгудан туктыйлар.

«Коткаручылар Чиләбе өлкәсенең Карталинский районының Песчанка бистәсе янындагы сулыкта үсмер малайның һәм әтисенең мәетен тапты», – диелә Тикшерү комитеты хәбәрендә.

Фаҗиганең сәбәпләре, шартлары ачыклана.