Главные новости Ишима
Ишим
Июнь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26
27
28
29
30

Фирдүс Тямаевны хатыны «куып чыгарган»

0
Фирдүс Тямаевны хатыны «куып чыгарган»

Җырчы Фирдүс Тямаевны быелгы Сабантуйларда «тәртипсезләнеп» йөргән өчен, хатыны өйдән «куып чыгарган».

«Иртә таңнан хатын куып чыгарды. «Бар, тапмыйча кайтма», – диде. Дуслар, ярдәм итегез әле, зинһар өчен. Кичә дүртенче Сабантуй Саба районы Явлаштау авылында булды. Соңыннан суга сикергән идем, бер носкием югалган. Судан чыккач кызлар тапочки алып килгәннәр иде, анысын да кемдер алып киткән. Зинһар өчен табып бирегез әле, 10 мең сум бүләк бирәм. Шушы проблеманы чишик әле», – дип сөйләгән приколлар яратучы Фирдүс.

  • «Мин әле пока айнык» - Фирдүс Тямаев быелгы Сабантуйда да суга сикергән

10 мең сум вәгъдә иткәнгә, носки бик тиз «табылган». Комментарийларда:

«Сезнең носки Казахстанда, Ишим елгасында табылды»;

«Кичә подъезд төбендә бер носки ята иде. Бәлки, синекедер, йөзеп килгән»;

«Фирдүс абый, берүк кайгырма. Фатир бар, авылда йорт бар, носки алырбыз. Кирәк булса, тапочки да тегеп бирәм»;

«Мин таптым! Балык Бистәсендә үк югалткансың икән син аны, Фирдүс»;

«Дааа, бик зур югалту булган бу», – дип яза һәм көлешә җырчының «подписчик»лары.