Янгында ике яшьлек малай һәлак булган, өч бала зыян күргән
Иркутск өлкәсенең Тулун шәһәрендә 2 катлы йортта янгында 2 яшьлек малай һәлак булган һәм тагын 3 бала зыян күргән. Бу хакта төбәк буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән РЕН ТВ сайты яза.
«Диванда 2 яшьлек малай мәете табылды. Аның абыйлары – 8 һәм 5 яшьлек малайлар һәм 2 яшьлек туганнан туган апасы сөрем газы белән агуланган, алары хастаханәгә алып киттеләр», – дип хәбәр итә ведомство.
Балаларның олысы коткаручыларга сөйләгәнчә, әти-әниләре өйдә булмаганда, 2 яшьлек энесе зажигалка таба һәм матраска ут төртә. Ут мизгел эчендә кабынып китә. Малай качкан һәм башкалар белән бергә өйдән чыгып китә алмаган.
Янгынны сүндерүдә 8 кеше һәм 2 техника катнашкан. Янгын мәйданы якынча 65 квадрат метр булган.
Төбәк буенча Тикшерү комитетында җинаять эше ачылган.
