Главные новости Иркутска
Иркутск
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

«Идеаль фигура урынына – кабер». Пластик операциядән соң үлгән хатынның ике баласы ятим

0

Иркутск шәһәрендә май урталарында 33 яшьлек Серафима Б. шәхси клиникага мөрәҗәгать итә. Ул 2 тапкыр бала тапканнан соң үзгәргән фигурасын төзәтергә тели. Пластик операциядән соң берничә көн узгач, аны бик авыр хәлдә өлкә хастаханәсенә китерәләр. 2 атнадан соң ул үлә. «Идеаль фигура урынына – үлем, балалар ятим. Сабыйлар анасын башка күрмәячәк», – дип яза бу турыда «Комсомольская правда».

Үлем турында документта 2 бала анасының кислород җитмәүдән үлүе язылган.

Серафима ире Константин белән 15 ел чамасы элек таныша, 2013 елда өйләнешәләр. Ире эшмәкәр, хатыны өйдә балалар тәрбияли. Аларның кызларына хәзер 6 һәм 9 яшь.

2024 ел башында әни кеше фигурасын матурайтырга тели, клиниканы җентекләп сайлый, берничә хирург белән сөйләшә. Бер шәхси клиникада 155 мең сумга 2 көн эчендә катлаулы булмаган операция ясап чыгарырга җыеналар. Ир дә, хатын да борчылмый.

14 майда ир хатынын клиникага китереп калдыра, үзе эшкә китә. Операцияне кичкә күчерәләр. 17 50 сәгатьтә операция бүлмәсенә китерәләр. Шуннан соң ул элемтәгә чыгудан туктый. Икенче көнне иртән Константинга таныш булмаган тавыш шалтырата һәм коточкыч хәбәр җиткерә.

«Сима комада иде. Нишләп шулай булганын беркем берничә көн аңлата алмый. Клиникадан җавап ала алмагач, мин Тикшерү комитетын мөрәҗәгать иттем», – ди Константин.

Аның сүзләренчә, хокук саклаучыларга мөрәҗәгать иткәч кенә, ниндидер хәрәкәтләр башлана. Өченче тәүлектә шәхси клиникага өлкә клиник хастаханәсе табиблары килә, алар пациенты реанимация алып китәргә карар кыла.

Шул чакта ук табиблар Серафима исән калуга өмет бик аз булуын әйтә. Аның баш миенә зыян килгән була инде. Ул 10 көн реанимациядә ята, 27 майда аңына килмичә үлә.

Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.