Главные новости Ханты-Мансийска
Ханты-Мансийск
Декабрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26
27
28
29
30
31

Каз асрап сатучылар ярминкәдә: «Хәзер бәяләр төшә бара»

0

Кыш, декабрь җитә калса, ит ярминкәләре гөрли. Яңа ел алдыннан, әлбәттә, каз ите ярминкәләре беренче планда булып кала. Ни дисәк тә, какланган һәм кыздырылган казлар – табыннарыбызның күрке!

Татарстанда әлегә кадәр каз ите ярминкәсе аерым оештырылганы юк иде шикелле, ялгышмасам. Шуңа күрә дә Казанда әлеге ярминкәнең нәкъ Яңа ел алдыннан булуы бик тә урынлы булды. 21 декабрь көнне ярминкәне Бөтендөнья татар конгрессы «Туган авылым» комплексында җәелдерде. Дистәләгән сәүдә нокталары 8 төбәктән каз, ат ите һәм алардан ясалган сыйлар, чәй продукциясе һәм милли ризыклар алып килгән иде.

Ходай кушса, какланган, кыздырылган һәм дә тутырылган казлар Яңа ел һәм Раштуа табыннары яме булыр.

Татар токымлы каз чыгарырга телиләр

Иң башта «Интертат» укучыларын ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Массакүләм мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек итү секторы җитәкчесе Гөлназ Нигъмәтуллинадан алынган мәгълүмат, саннар белән таныштырып үтим.

  • Татарстан базарында каз ите бәясе уртача 700 сум (1 кг).
  • Каз үстерү, үрчетү белән барлыгы 15 крестьян-фермер хуҗалыгы һәм 3 авыл хуҗалыгы берләшмәсе шөгыльлләнә.
  • Республикада 118,2 мең баш каз булуы билгеле, шул исәптән хуҗалыкларда 68,5 мең баш (57,9%).
  • Аерым алганда ТР «Атабаевская» агрофирмасы, «Племптица» һәм «Кощаковский» авыл хуҗалыгы предприятиеләре иң күп каз асраучылар сафын били.
  • Яшь кош-корт сатып алуга субсидияләр каралган.

Ярминкәдә ТР Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, конгрессның Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары – Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Шәрипов та бар иде.Район бүлекчәләре җитәкчеләре дә катнашты.

Бүген Бөтендөнья татар конгрессының район бүлекчәләре җитәкчеләрен җыярга булдык. Безнең биредә Татарстан Республикасы Рәисенең Эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе җитәкчесе Данил Мостафин, ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының республика халыклары телләрен үстерү идарәсе башлыгы Ләйсән Низамова, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары катнаша. Зур рәхмәт, шундый иң катлаулы көндә килгәнегез өчен. Бозлавык, һава торышы иң катлаулысы булыр дип уйлаган идем… Әмма бу әйберләрдән дә катлаулырак хәлләр булды.

Бүген 43 район вәкиле килүе турында хәбәр биргән иде. 2 райондагы җитәкчеләребез җитди гаилә сәбәпләре аркасында килә алмадылар, әмма бүгенге иртәдә дә кайберәүләр кире борылды юлдан. Чөнки, Казанга керү, ни кызганыч, тыелган иде. Каз үстерү, каз ите товарларын җитештерү – уңганнар эше. Сезгә һәм Казан халкына да аларны күрсәтергә ниятләдек, – диде Ирек әфәнде.

Ярминкә шаулап-гөрләп барды. Сәүдә рәтләре өстәлләре муллыктан сыгылып торды. Сатучыларның күбесе инде, әлбәттә, Мөслим якларыннан иде. Бу күренешкә гаҗәпләнәсе дә юк, соңгы елларда биредә Татар конгрессының зурлап үткәргән өмәләре дә моңа бер сәбәп булып та торадыр.

Тәүге әңгәмәдәшем – Мөслим районыннан фермер Рәфис Бәдретдинов белән сөйләшеп алдык.

Ничегрәк соң каз үстерүләр, берәүләр әйтмешли, елдан-ел каз үстерүләр авыраямы? Икенче берәүләр дәүләтебез булдырган ярдәм чараларын билгели.

Инде байтак еллар каз үстерү белән шөгыльләнәм. Бүген менә ярминкәгә барырга булдым. Әлбәттә, Мөслим районы хакимиятенә, район башлыгы Альберт Хуҗинга рәхмәт. Мөмкин кадәр ярдәм чараларыннан файдаланырга тырышабыз. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе дә булыша. Кредитлар да, субсидияләр дә алабыз. Каз үстерүдә 2 ел гына әле мин. Шулай да, эшләсәң, табыш китерә торган эш. Казларым Тойгилде авылында үстерелә.

Билгеле, каз үстерү өчен күп су кирәк.

Мин казларымны күлләргә-буаларга кертмим, моңа каршымын. Казның ите тәмле булсынга, агымсу кирәк! Гибридларга шулай итү яхшырак. Суны савытларга агызып кына торам фермада. Быел 2 мең каз үстердек. Казларны карашырга ярдәмчеләрем, эшчеләрем һәм гаиләм бар. Кызлар, балалар – иң якын ярдәмчеләрем. Русча әйткәндә, «семейный подряд». Бәяләр каз итенә быел төште, былтыр күтәрелгән иде. Узган ел 750 сумнан саткан идек, агымдагы елда 650 сумнан саттык, хәзер бәяләр төшә бара. Моның сәбәбе шунда – каз асраучылар күп. Шулай да сыйфаты төрле. Вөҗдансыз сатучылар кулланучыны алдарга ике дә уйламый. Ә мин бодаен да, арпасын да ашатып үстерәм казларны. Шуңа күрә дә итем яхшы икәненә инанам.

Дөрес әйтәсез, яхшы азык ашатып үстергән малның ите тәмлерәк була, диләр бит, Рәфис әфәнде!

Бүгенге ил көн-вакыйгалары сәбәпле халык аз. Мөслим – Казаннан шактый ерак район булгач, без кичә үк килеп кундык башкалага. Иң башта иртүк халык йөри башлаган иде дә, аннан соң мәхшәр башлангач, курыктылар ахырсы. андый чакта борчылдыра бит инде. Казларны киләсе елда ким дигәндә 3000-3500 башка арттырырга иде исәп.

Пенза өлкәсенең Урта Әләзән авылы – Аллаһ йортлары, иман, дини гыйлем көчлелеге белән дан тоткан җир икәнен күпләр яхшы беләбез. Туристлар да еш туктала, килә монда. Бу авылда хәләл ит ризыклары җитештерүләр аеруча көйле бара. Хәмер белән мавыгучылар да юк. Ярминкәдә исә «Татарстан Экопрод» җитәкчесе Вәрис Исәнбердин һәм оешманың үсеш буенча менеджеры Наилә Кирасирова белән таныштык. Менә ниләр сөйләде алар.

Әссәламүгаләйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ! Без Казан шәһәренә «Экопрод» җитештерү оешмасының филиалы буларак килдек. Урта Әләзәндә без малкайларны үстерүдән башлыйбыз, үзебез хәләл суябыз. Бүген биредә ассортиментның бер өлешен генә алып килдек. Бөтендөнья татар конгрессы чакыруы буенча килергә булдык, – дип сүзне башладылар.

Ничек соң быел бәяләр, арттымы яки төштеме?

Хакларны без тотырга тырышабыз. Халык мәнфәгатьләрен кайгыртып, арттырмаска омтылабыз. Әлбәттә, заманасы шундый, бәяләр артып бара. Безнең хаклар – итнең яхшы сыйфатына бәйле. Татарстанда да кулланучыны яулап барабыз, кибетләрдә дә безнең продукция. Бүгенге көндә халыктан товарга ихтыяҗ бар, казылыкларыбызны бик нык яратып алалар. Какланган итләрне аеруча алалар. Шуннан соң Бауман урамы кибетләренә дә продуктларыбызны чыгаруга ирештек.

Арытаба янәдән Мөслим уңганнарын очрадым. Күпләп каз үстерүләре белән дан тоткан крестьян-фермер хуҗалыгы хуҗасы Ирек ага Хәмадишин белән күрештек. Янында ярдәмчесе Азат та бар иде. Алар «Линда» токымлы 14 мең баш каз асрый икән. Алга таба максатлары да бар, ул да булса – татар токымлы каз чыгару. Моңа әкренләп әзерләнәләр, каз үрчетәләр әңгәмәдәшләрем. Бу җәһәттән авыл уңганнары Мәскәүдәге кош-корт белән шөгыльләнүче институт белән дә даими элемтәдә торалар, белемнәрен арттыралар. Шулай ук бу эштә аталы-уллы фермерларга ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Ветеринар академиясе булыша, ярдәм күрсәтә. Менә бит, булдыра Мөслим уңганнары!

Безнең «Хәмадишин» крестьян-фермер хуҗалыгы белән «Агролидер» дигән берләштерелгән предприятиебез бар. Каз ите һәм аннан ясалган продукция җитештерү белән шөгыльләнәбез. Туңдырылган, какланган казлар алып килдек Казан шәһәре халкына. Эретелгән каз маен да алып килдек әле, бигрәк тәмле бит аның белән тәбикмәкләрне дә майлап җибәрүләре. Менә сәүдә ноктабызны матурлап, ямьләндереп җибәрү өчен каз сурәте дә кертеп чигелгән, бәйгедән калган мендәрләрне дә куйдык. Мөслим ерак бит инде, шуңа күрә кичә кичтән үк Казанга килеп кундык. Башкача булмый, арыта бит! Әлбәттә, күңелсез хәл аркасында халык аз. Сату сүлпән бераз. Үзебез чыгарга курыкмадык. Акча кирәк бит яшәргә, ашарга. Бәяләр быел шул килеш, узган елгы кебек. Артмады да, кимемәде дә. Какланган казны бездә 1100 сумнан таба аласыз. Ә инде туңдырылган казның килосы 600 сумнан. Каз маеның килосы 300, ә бик тәмле нарезкалар – каз түш итеннән ясалганы (сөяксез) һәм бот итеннән 250, 300-350 сумнан йөри, – дип бәян итте Ирек Шакирҗан улы.

Яңа ел мәҗлесе табыннарына казлар чыгар

Яңа елны, Раштуа бәйрәмнәрен каршылаганда, бу бик тә тәмле рецептлар, һичшиксез, ярдәмгә килер. Уңган хатын-кызларның кухнядагы рецептлар блокнотын без тәкъдим иткән рецептлар да тулыландырып җибәрер.

Уңган хуҗабикә, теш табибәсе, БР «Сәхипҗамал» татар хатын-кызлары оешмасының Чакмагыш районы бүлекчәсе вәкиле Сәмига Низаева иттән пешерелгән ризыклар белән якыннарын сыйларга ярата. Аны дус-туганнары табынга ит турау остасы буларак та белә:

Яңа елга каз кыздыруның бик күп рецептлары бар. Мин шулпалы каз бәлеше рецепты белән уртаклашырга телим.

Әзерләү тәртибе:

2 кг вакланган каз, 2 кг бәрәңге, 200 г суган, бераз тоз, борыч, укроп бутап, бәлешнең эчлеген ясыйбыз. Тышлыгына 1,5 кг он, 1 стакан кефир, 1 стакан май – көнбагышныкы яки ак май, тоз, 1 чәй калагы сүндерелгән сода һәм 1 йомырка кушып, йомшак камыр басабыз. Камырны табага җәеп, аңа эчлекне салып, өстен каплап, камырның уртасын тишеп, камырдан бөке әвәләп ябабыз да бәлешне духовкага пешәргә куябыз. 2 сәгатьтән соң бөкесен алып, ярты литр ит шулпасы салабыз. Шуннан соң өстен ябып, ярты сәгатькә яңадан духовкага куеп алабыз.

Бик тәмле бәлеш килеп чыга. Яңа ел табыннарыгыз тәмле, бәйрәмнәр ямьле булсын!

Ханты-Манси өлкәсенең Югра җирлегеннән аш-су әзерләүгә маһир, уңган хуҗабикә Раушания Исхакова:

Яңа еллар якынлаша башласа, уңган хуҗабикәләр меню төзи башлый. Иң популяр ризык булып Яңа ел табынын пешкән каз бизәячәк. Яңа ел казы – ул, әлбәттә, бәйрәм өстәленең үзәк ашамлыгы, аны кичке тантаналы ашка калдырырга яратабыз, һәм бу ашамлык кичнең тәмле ризыгы булсын өчен, төрле рецептлар карый башлыйбыз.

Каз – безнең өстәлләрдә сирәк «кунак». Ул күбесенчә туйларда, туган көннәрдә, юбилейларда һәм дә кадерле кунаклар көткәндә пешерелә. Шуңа күрә казны пешерергә алдан әзерләнә башлыйбыз.

Мин сезгә духовкада әз генә вакытны ала торган каз пешерү ысулын язып үтәсем килә. Казны кыздыру өчен «җиң» (рукав) дип аталган капчык кирәк булачак. Бу җайланма ярдәмендә ит бик нәфис, сусыл һәм хуш исле булып пешәчәк. «Җиң»гә салган казны духовкага озатканнан соң, борчылмаска мөмкин. 2 сәгать буенча ул әкренләп пешәчәк, күз төшереп кенә алырга кирәк.

Каз пешерү өчен ингредиентлар: 1.Каз – 2,5 кг 2.Лимон – 1/2 данә 3.Сарымсак 3-5 теш 4.Алма – 4-5 данә, казның зурлыгына карап 5.Мандарин – 2 данә Бер аш кашыгы тоз һәм төрле тәмләткечләр кирәк булачак.

Казны сарымсак, тоз һәм төрле тәмләткечләр белән уып чыгабыз һәм эчлеккә дип әзерләнгән алма-мандариннарны әзерлибез. Алманың формасы бозылмасын өчен, аны бөтен килеш салабыз. Катырак сортлы алма сайларга кирәк. Бик тыгыз итеп тутырмыйбыз, чөнки казның эче пешмәскә мөмкин. Мандаринны икегә бүләбез. Ул үзенә генә хас булган тәмне бирәчәк. Казны тутыргач, тегеп яки эләктереп чыгарга кирәк. Казны тутырып әзерләгәч, аны «җиң»гә салып, духовкага озатабыз.180 градус температурада 1,5-2 сәгать пешерергә куябыз. Каз пешеп чыгар алдыннан барлыкка килгән майны казның өстенә сибеп чыгабыз. Казны турап, матур итеп чыгару өчен, иң оста каз тураучыга тапшырабыз. Каз ите кырына яшелчәләр, лимон кисеп, төрле тәмләткеч үләннәр куярга мөмкин. Бу ашамлык бик күркәм кыяфәтле һәм теләсә нинди өстәлнең бизәге булачак.

Ашларыгыз тәмле булсын! Мул табыннар артында якыннарыбыз белән бергә Яңа елларны каршылыйк.

Танылган композитор, автор-башкаручы, Башкортстанның «Сәхипҗамал» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Кушнаренко бүлекчәсе рәисе, Югары Сәет авылы клубы мәдәни оештыручысы Резида Сабитова:

Мин казны әллә ниләр кыйландырып, үзенчәлекле итеп тормыйм. Борынгыча гына, казны тозлы суда (рассолда) тотам тәүлек буена. Тәмләткечләр салып, кайнар суда тотып алам да пешерәм. Алмалар белән, аз гына карабодай салам. Лимон, караҗимешләр кушам тәм өчен. Әллә ни катлаулы итеп кыйландырып тормыйм. Тутырам, төрәм дә тыгам духовкага. Аннан инде бизәклисең аны, лимон телемнәре белән, мәсәлән.

Тиздән бусагада торган Яңа ел бәйрәмнәре дә башланып китәр, казлар да чыгар, бәяләр дә, гадәттәгечә, бер төшәр дә бер менәр. Тик иминлек һәм тынычлык булсын иде ил-көндә, дип тәмамлыйм сүзне.