Главные новости Гайсина
Гайсин
Октябрь
2024
1
2
3 4
5
6 7 8
9
10
11 12 13
14
15 16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Зөлфия Шакирова «Нәҗибә Ихсанованы алыштыра алырдай» актриса тапкан

0

Бер мәҗлестә Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар кунак булган. Зөлфия Шакирова бу көнне алып баручы булган Гөлназ Гайсинага шаккатып кайткан. Аның сүзләренчә, моңа кадәр укытучы булган, аннары тамада булып киткән Гөлназ Гайсина – зур сәхнәләрдә уйный алырдай актриса.

«Мин бу тамаданы күреп шаккаттым. Мин, гомумән, мөселман дөньясында хатын-кыз тамадалар булырга да тиеш түгел, дип уйлый идем. Бик ямьсез бит ул хатын-кызның «әйдәгез, эчәбез» дигәне. Мин бүген күрдем дә шаккаттым. Ну молодец, йомшак итеп кенә, җаен җиткереп әйтә белә.

Вакытында профессияне дөрес сайламаган. Әгәр дә вакытында театральныйны бетереп, Камал театрына барган булса, Марсель Сәлимҗановта укыган булса, Нәҗибә Ихсанованы алыштыра ала торган актриса булган булыр иде. Матур итеп, йомшак итеп, тәмле итеп сөйли белә, йомшак җәеп, катыга да утырта әле ул», – дип мактый Башкортстанның атказанган, Татарстанның халык артисты Зөлфия Шакирова Гөлназ Гайсинаны.