ru24.pro
World News in Tatar
Март
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Татарстан экспортерларының 23 мартка кадәр ярдәм алу мөмкинлеге бар

0

Россия экспорт үзәге бизнеска «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты кысаларында чимал һәм энергетик булмаган экспортка ярдәм итүнең мөмкин булган алымнары турында хәбәр итүен дәвам итә, диелә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы хәбәрендә.

Эшмәкәрләр җентекле мәгълүмат һәм ярдәм чаралары исемлеге белән Россия экспорт үзәге рәсми сайтында һәм «Минем экспорт» дәүләт платформасында таныша ала.

Сәнәгать продукциясен транспортлау чыгымнарын компенсацияләүгә гаризалар 23 мартта 18:00 сәгатькә кадәр кабул ителә.