Бөгелмәдә ике бала газ белән агуланган
Бөгелмәдә газ белән агулану нәтиҗәсендә ике бала һәм бер олы кеше зыян күргән. Аларны хастаханәгә озатканнар.
ТР Торак инспекциясе матбугат хезмәтендә «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, газ Кызыл Армия урамындагы йортның бер фатирында чыккан.
Татарстан Дәүләт торак инспекциясе тикшерү үткәрә. Фатирда вентиляция системасының төзек булуы ачыкланган.
