ru24.pro
World News in Tatar
Март
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Прокуратура аэропортларда чикләүләр кертелү сәбәпле пассажирларның хокукы үтәлүен тикшерә

0

Идел буе транспорт прокуратурасы, Татарстан аэропортларында рейслар тоткарлану сәбәпле, пассажирларның хокуклары үтәлешен контрольдә тота.

Ведомство хезмәткәрләре урында пассажирларга авиация кагыйдәләрендә каралган барлык хезмәтләр күрсәтеләме-юкмы икәнен күзәтә.

«Закон бозулар күзәтелгән очракта пассажирлар +7 (910) 796-59-45 номеры буенча Идел буе транспорт прокуратурасының кизү прокурорына мөрәҗәгать итә ала», – дип белдерделәр ведомствода.

Искәртеп үтәбез, бүген Татарстанда пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы режимы игълан ителде, шуның аркасында Казан һәм Түбән Кама аэропортларында рейсларны кабул итү һәм җибәрүгә карата чикләүләр кертелде.