ru24.pro
World News in Tatar
Март
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Татарстан командасы суга сикерү буенча «Алтын Барс» ярышларында ун медаль яулады

0

Казанда 8 яшьтән 13 яшькә кадәрге спортчылар арасында узган суга сикерү буенча «Алтын Барс» Бөтенроссия ярышларында Татарстан командасы ун медаль (алты - алтын, өч – көмеш, бер – бронза) яулады.

Турнир Россиянең 15 төбәгеннән һәм 17 шәһәреннән 220дән артык спортчыны берләштерде. Алар бер һәм 3 метрлы трамплиннан, шулай ук 5, 7 һәм 10 метр биеклектәге каланчадан индивидуаль һәм синхрон сикерүдә көч сынашты.

Үсмерләр арасындагы ярышлар 17-20 мартта Су спорты төрләре сараенда узды. Татарстанны «Акватика» олимпия резервындагы республика спорт мәктәбенең суга сикерү бүлегендә тәрбияләнүчеләр тәкъдим итте.

Камилә Садыйрова – ике алтын һәм бер бронза, Белла Шәмсуллина – бер көмеш, Анжелика Газизуллина бер алтын медаль яулады. Кәрим Шәйгарданов – бер алтын һәм ике көмеш, ә Архип Зинов ике алтын медальгә лаек булды.