ru24.pro
World News in Tatar
Март
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Уфада юк ителгән ике пилотсыз очкычның ватыклары йорт өстенә төшкән, зыян күрүчеләр бар

0

Уфада юк ителгән ике пилотсыз очкычның ватыклары йорт өстенә төшкән. Зыян күрүчеләр бар, дип хәбәр итте Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.

«Пилотсыз очкычлар Уфаның нефть эшкәртү заводлары тирәсендә бәреп төшерелгән. Аларның икесе Затон микрорайонында төзелә торган йортка төшкән. Нәтиҗәдә, җылыткычка ут капкан. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре янгынны оператив рәвештә сүндергән», – дип язган Хәбиров социаль челтәрләрдә.

Пилотсыз очкыч ватыклары төшеп, ике төзүче җиңелчә тән җәрәхәтләре алган. Аларны хастаханәгә озатуның кирәге чыкмаган.