ru24.pro
World News in Tatar
Март
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Татарстан районнарында Ураза гаете хөрмәтенә гомумшәһәр бәйрәмнәре узды

0

Бүген Казанда, Татарстан шәһәрләрендә һәм районнарында Ураза бәйрәме хөрмәтенә гомумшәһәр балалар һәм гаилә бәйрәмнәре узды. Мөхтәсибәтләр балалар һәм аларның ата-аналары өчен мавыктыргыч һәм файдалы программа әзерләде. Бәйрәмнәр мәчет ишегалларында һәм башка җәмәгать урыннарында – паркларда, җәяүлеләр йөри торган урамнарда, спорт комплексларында узды.Бу хакта ТР Диния нәзарәет матбугат хезмәте хәбәр итә.

Казанда шәһәр халкы һәм башкала кунаклары бәйрәмнәре өч урында: Иске Татар бистәсендә «Мәрҗани» мәчете янында, «Гаилә» мәчетендә һәм «Әхмәдзәки» мәчетендә узды. Шундый ук чаралар Алабуга, Яр Чаллы, Түбән Кама, Сарман, Баулы, Теләче, Лаеш, Менделеевск, Лениногорск, Мөслимдә дә узды.