Чаллы суды тәмәке продукциясе сата торган онлайн-кибетне япкан
Чаллы шәһәр суды Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминле өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) таләбе белән тәмәке продукциясе сата торган онлайн-кибетне япкан. Бу хакта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Мониторинг вакытында идарә хезмәткәрләре тәмәке әйберләре тәкъдим итә торган сайт тапкан, бу федераль законны боза. Закон нигезендә, тәмәке әйберләре кибетләрдә һәм павильоннарда гына ваклап сатылырга тиеш, ә онлайн-сәүдә тыелган.
Суд карары законлы көченә керде.
