ru24.pro
World News in Tatar
Март
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә һәм көндез +13 градуска кадәр җылыта

0

Чәршәмбе, 18 мартта, Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы фаразлана, явым-төшем көтелми. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Төнлә һәм иртән урыны белән томан күзәтеләчәк. Төньяк-көнчыгыштан секундына 3-8 метр тизлектә җил исә.

Төнлә минималь температура -1..-6 га, ә көнчыгыш районнарда урыны белән -10 градуска кадәр тәшкил итсә, көндез термометрның терекөмеш баганасы +4..+9 градуска, көнбатыш районнарда урыны белән +13 градуска кадәр күтәреләчәк.

Юлларда төнлә һәм иртән урыны белән көчле бозлавык барлыкка килүе ихтимал.