ru24.pro
World News in Tatar
Март
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Казан циркы апрельдә Будапештта «Мирас» спектаклен тәкъдим итәчәк

0

20 апрельдән Будапештта Казан дәүләт циркының «Мирас» спектакле күрсәтелә башлый. Бу хакта ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова ТР Дәүләт Советының 19 нчы утырышында хәбәр итте.

«Казан дәүләт циркы 2024 елда ук Тукай әсәрләре буенча беренче милли театр-цирк спектаклен тәкъдим итте. Бу эш масштаблырак проектка нигез салды», - дип белдерде ул.

Әдһәмова искә төшергәнчә, «Мирас» – «Наследие» спектакленең премьерасы узган елның 12 июнендә булды.

«Күп гасырлык татар мәдәниятен цирк сәнгате, хореография, вокал һәм заманча махсус эффектлар синтезы аша тәкъдим иткән бу фэнтези спектакль тамашачылар арасында танылу алды. Белоруссиядә гастрольләр уңышлы узды», - дип ассызыклады ул.

Бу проект балачактан таныш персонажларны яңача күрергә мөмкинлек бирде, бу үсеп килүче буында милли мәдәнияткә кызыксынуны саклау өчен аеруча мөһим, дип билгеләп үтте мәдәният министрының беренче урынбасары.