Ркаил Зәйдулла Фәрит Мөхәммәтшин турында: Фәрит абый – син бөек кеше
Бүген Татарстанның Дәүләт Советы депутаты, Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла Фәрит Мөхәммәтшинның парламент рәисе вазифасыннан китүе турында карар кабул ителгәч, күңелендәге фикерләре белән чыгыш ясады.
«Бүген моңсурак көн, ләкин шул ук вакытта күңелдә яктылык хисләре дә кайный», – дип башлады ул сүзен.
«Үзгәртеп корулар чорында туарга, яшәргә язмасын, диләр. Без 40 ел тирәсе үзгәрешләр чорында яшибез. Шундый заманда кыйбланы югалтмыйча, принципларыңны саклаган хәлдә яшәве һәм җитәкчелек итүе бик авыр. Фәрит абый, үзе әйткәнчә, ул бәхетле, аның янында Минтимер ага кебек сынмаган, сыгылмаган шәхесләр бар. Аллаһка шөкер», – дип әйтте Ркаил Зәйдулла.
«Мин ачыктан-ачык әйткәнем өчен ачуланма: Фәрит абый – син бөек кеше», – дип депутат Фәрит Мөхәммәтшинның гади хезмәткәрдән алып җитәкче вазифасына кадәр зур тормыш юлы узганын искә алды.
«Ул чыгышлары, гамәлләре белән хәзер дә шаккаттырып тора. Аның исеме безнең татар халкы, Татарстан тарихында гына түгел, Россия, ә, бәлки, бөтен дөнья күләмендә алтын хәрефләр белән язылачак. 90 нчы елларда суверенитетны, федерализмны яклап, Дәүләт Думасында ясаган чыгышларын хәтерлибездер. Аңа анда уңнан да, сулдан да һөҗүм, Россияне таркатуда гаепләүләр... Сөйләргә дә ирек бирмичә шаулашулар, ләкин ул шунда үзен көрәшче итеп тотты, аны караган кешеләр татар халкы, Татарстан белән горурланмыйча калмаганнардыр. Ул халык белән аралаша белә. Совет чорын, гади халыкның асылын, мәнфәгатьләрен белгән, аларның проблемаларын чишеп яшәгән, эшләгән кеше. Бу безне генә түгел, киләчәк буыннарны да сокландырыр», – диде Ркаил Зәйдулла.
Ул Фәрит Мөхәммәтшинның бүтән төбәкләрдә дә гаҗәеп абруйга ия булуын ассызыклады. «Алтайга эшлекле визиты вакытында мине дә ияртеп барган иде. Анда да булган абруена шаккаттым, андагы җитәкчеләр аның авызына карап торды. Ул үзенең эшлекле киңәшләрен бирә белә», – диде Ркаил Зәйдулла.
Депутат Фәрит Мөхәммәтшинның балачагында туган телне өйрәнмичә калганын, ләкин соңрак, җитәкче булгач, Дәүләт Советы Рәисе булгач, татар телен өйрәнә башлаганын соклану хисе белән билгеләп үтте. «Разил Вәлиев сөйли иде: төнге бердә дә шалтыратып, «нәзберек» сүзе ничек була» дип сорарга мөмкин иде дип. Төнлә өйрәнеп, көпә-көндез чын татар әдәби телендә сөйли башлаган кеше ул. Аның татар телендәге чыгышларын тыңлап утыру үзе бер эстетик ләззәт бирә», – дип басым ясады Ркаил Зәйдулла.
Ул Фәрит Хәйрулловичның гаилә хәле ягыннан да башкаларга мактарлык, башкаларга үрнәк булырдай шәхес булуын әйтте.
Ркаил Зәйдулла фикеренчә, Фәрит Мөхәммәтшинга хәзер тормыш юлы турында истәлекләр язарга кирәк. «Мемуарлар язарга кирәк дип уйлыйм. Ул китап чыккач, Язучылар берлегенә алырбыз», – дип ярымшаяру белән төгәлләде чыгышын.
