ru24.pro
World News in Tatar
Март
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Синоптик Гоголь бу атнада Татарстанда аномаль җылы һава торышы көтелүен әйтте

0

Бу атнада Татарстанда уртача тәүлеклек температура климатик нормадан 5-8 градуска югарырак булачак. Бу - март уртасы өчен аномаль температура. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе башлыгы Феликс Гоголь бүген «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

«Алдагы көннәрдә, атна ахырына кадәр, һава торышының антициклональ характеры көтелә. Көндез максималь температура +3..+8 градус, ә 18 һәм 19 мартта көнбатышта +12 градуска тигез булачак. Атна ахырына көндез термометрның терекөмеш баганасы +5..+10 градусны күрсәтәчәк», - дип сөйләде ул.

Төнлә исә һава температурасы 0 градустан -5..-8 градуска кадәр тәшкил итә.

«Мондый һава торышы, мөгаен, алга таба да дәвам итәр. Антициклон атна ахырына кадәр тоткарланачак», - дип өстәде Гоголь.